Тормышта уңышка һәм байлыкка омтылмаган кеше бармы икән? Әмма бу дөнья байлыгы һәм мал-мөлкәт артыннан куып, хакыйкый уңышны онытмыйбызмы, Раббыбызның туры юлыннан читкә тайпылмыйбызмы?
Уңышка ирешү юллары, замананың булдыклы кешеләре турында бик күп сөйләнелә, күп языла, видеолар төшерелә, төрледән-төрле тренинглар үткәрелә. Беләләрме-юкмы, кайбер белгечләр, бик белдекле кыяфәттә, ничек итеп уңышка ирешергә икәнен башкаларга өйрәтә. Алар уңышны акча, машина, йорт һәм дәрәҗә белән генә чикләп куялар. Кешене изеп-таптап, алдалап, аның намусын пычратып, золымлык аша уңышка ирешәсеңме, әллә хәләл юл беләнме – анысы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – акчалы, машиналы, йорт-җирле һәм дәрәҗәле булу. Чөнки шуларга карап, кеше сиңа бәя бирә.
Гади, кешелекле булып, дөресен генә сөйләп, кеше хакына кермичә гадел яшәп тә, малың – аз, машинаң – арзанлы, ә йортың кечкенә булса, димәк, син уңышка ирешә алмаучы булдыксыз кеше булып чыгасың.
Кызганыч, шушы вакытлыча дөньяга алданып, без «бәхет – байлыкта» дип уйлап ялгышабыз. Раббыбызның безне «Гыймран» сүрәсендәге 185нче аять аша: «Ә дөнья тормышы ул – алдаучан ләззәт кенә», – дип кисәткәнен онытабыз. Әйе, тормыш алып барыр өчен акча кирәк, моны беркем дә инкарь итми. Әмма тормышның ямен муллыкта, акчада гына дип уйлап, кешелеклелек сыйфатларын югалтсак; бар сөйләгәнебез, уйлаганбыз мал туплау гына булса; әдәп-әхлак чикләреннән чыксак, уңышка ирешербезме икән? Байлык артыннан куып, бала тәрбияләргә дә, әти-әнигә ярдәм итәргә дә, туганнарның хәлен белергә дә вакытыбыз калмады бит инде! Элек, бар нәрсә кул хезмәтенә корылган заманда халык хәзерге шикелле бар уңайлыклары булган зур йортларда яшәп, яхшы машиналарда элдермәгән. Әмма үз туганнарының хәлен белергә дә, бергә җыелырга да һәм күмәкләшеп эшләргә дә вакыт тапкан.
Ул чордан аермалы буларак, хәзер «тимер ат»та җилдерәбез, иртәдән алып кичкә кадәр тормыш алып барыр өчен акча эшлибез. Кая ул анда әти-әнинең кайтып хәлен белү?! Кесә телефоны дигән җайлы аралашу чарасы бар бит. Вакыт тапсак, ничәдер көнгә бер мәртәбә әти-әнигә шалтыратабыз да тынычланабыз. Туган йортка, әти-әни янына кайтулар сирәгәйде, онытылды дияргә дә була. Байлыкка күмелсәк тә, күңелләр фәкыйрьләнде шул. Бүген болын кадәр иркен өйгә карт әти-әни сыймый. Әгәр әти-әни эш яшендә булып, үз йортларында (фатирлары) яшәсәләр, ял көннәре булган шимбә һәм якшәмбедә үз яннарына кайтарган оныкларының тавышларыннан бик тиз туялар, чөнки алар рәхәтләнеп телевизор карарга, тынычлап телефонда «утырырга» комачаулыйлар.
Әйе, хәзер бар нәрсә дә, үзеңә файдалы булу-булмавына бәйле рәвештә, матди яктан гына үлчәнә башлады. Кем беләндер дуслашканчы, башта аның машинасына, «кесәсе калын»лыгына карыйбыз, берәр файдасы тиярме-юкмы икән дип уйлыйбыз. Әгәр берәрсе безнең ярдәмгә мохтаҗ булса, булышырдан элек: «Моңа ярдәм итсәм, рәхмәт йөзеннән нәрсә бирә алыр икән», – дип уйлыйбыз. Әҗер-савап, җәннәт-җәһәннәм турындагы уй башыбызга кереп тә карамый. «Мин – мөселман», – дип күкрәк каксак та, кайчак мәңгелеккә килгән кебек кыланабыз.
Ә Коръәнгә күз салсак, Аллаһы Тәгаләнең безне кисәткәнен онытмыйк. Хакыйкый уңыш ул бу дөньяда рәхәтлек кичерү генә түгел, киресенчә, вакытлыча сыналу урыны. Тормыш ләззәтләренә алданырга ярамый, иртәме-соңмы, барыбер моннан китәчәкбез. Мәңгелек тормышка әзерләнергә тиешбез. Раббыбыз Коръәни Кәримдә шул хакта хәбәр биреп, безгә чын уңышны турында да аңлата: «Һичшиксез, һәрбер җан иясе үлемне татып карар. Аллаһы Тәгаләдән башкалар, барчасы үлеп бетәр. Тик дөньяда кылган гамәлләрегез өчен булган әҗерләрегез сезгә тулысынча Кыямәт көнне генә бирелер. Кем дә кем Уттан ерагайтылып, Җәннәткә кертелсә, ул, һичшиксез, чын уңышка ирешкән була, ә дөнья тормышы — ул алдаучан ләззәт кенә» («Гыймран» сүрәсе, 185нче аять).
Димәк, хакыйкый уңыш ул – җәннәтле булу. Ә менә шул хакыйкый уңыш турында уйланып караганыбыз бармы? Нинди юллар белән анда эләгеп була икән? Бу тормышта мал-мөлкәтле булу алымнарын өйрәнгән кебек үк, хакыйкый уңышка ирешү мөмкинлеге турында да укыйбызмы, тыңлыйбызмы, өйрәнәбезме? Йорт-җир, акча, машина шикелле матди байлык; горурлыгыбыз булган балаларыбыз, оныкларыбыз; гомер иткән хәләл җефетләребез; хәтта өс-башыбыздагы кием – аларның берсе генә дә безнең белән китми, барысы да монда, җир өстендә кала. Бу тормышта кылган әҗер-савапларыбыз, изге гамәлләребез генә безнең белән барачак. Шуны аңлап, хакыйкый уңышка ирешергә омтылабызмы? Безнең белән бергә ахыйрәт дөньясына китәсе саваплар хакында уйланганыбыз бармы? Вакытлыча кулланырга бирелгән нигъмәтләрне, гүя без монда мәңгелеккә килгән кебек туплыйбыз, «минеке күбрәк» дип мактаныр өчен бер-беребез белән ярышабыз, ә мәңгелеккә алып бара торган әҗер-савапларны, игелекле гамәлләрне эшләргә, кызганыч, талпынмыйбыз да...
Раббыбыз безгә хакыйкый уңышка омтылырга – теләк, хакыйкатьне аңларга төзек гакыл бирсә иде. Һәм бөек уңышларга ирешергә насыйп әйләсә иде.
«Кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагать итсә (буйсынса), Аллаһтан курыкса, һәм гөнаһлы булудан сакланса, шулар – бөек уңышка ирешүчеләрдер» («Нур» сүрәсе, 52нче аять).
Раил Фәйзрахманов.
Фото: https://dumrt.ru/ru/
Комментарийлар