Аллаһка ихластан ышанган кеше намазларын калдырмый.
Бүгенге сәхифәбездә без “Апанай” мәчете имам хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән намаз уку һәм аның кабул булу шартлары турында сөйләштек.
– Хәзрәт, әңгәмәбезне рамазан ае кергәч тә иң еш бирелә торган бер сораудан башлыйк әле: намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?
– Аллаһы Тәгалә безгә саф шәригатьне бүләк итте һәм Аның һәрбер әмере тәнебез өчен дә, җаныбыз өчен дә файдалы. Ул Үзенең олуг рәхмәтен дүрт нәрсәгә ирештерә: вакыт, урын, гамәл һәм кешенең күңеле.
Беренчесенә килгәндә, Аллаһы Тәгалә аеруча сөйгән вакытлар бар. Адәм баласы шул вакытта гыйбадәттә булса, изгелекләр кылса, ул Аллаһның олы рәхмәтенә ирешә. Белгәнебезчә, барлык айлар арасында рамазан ае иң изге ай санала. Бу айның кадерен белеп, ураза тоткан кеше һичшиксез Раббыбыз рәхмәтенә ирешәчәк, гәрчә намаз укучылардан булмаса да. Шәригатьтә намаз укымаган кеше ураза тота алмый дигән сүз юк. Намаз – үзенә, ураза үзенә аерым фарыз. Ураза кабул булсын өчен намаз уку яки киресенчә намазларыбыз барып ирешсен өчен ураза тоту шарт түгел. Кеше фарыз гамәлләрне үтәргә тырышса, Аллаһы Тәгалә аңа рухи яктан үсү һәм башка фарыз гыйбадәтләрне үтәү мөмкинлекләрен дә ачачак.
Намаз укучы исә намаз вакытларына да игътибарлы булырга тиеш. Вакыты кергәч тә намазын укыган кеше шулай ук Аллаһның рәхмәтендә була. Казага калдырып укысак, ул рәхмәттән мәхрүм булабыз. Болардан тыш, Бәраәт һәм Мигъраҗ, Кадер кичәләре, Мәүлид бәйрәмен дә кадерләп уздырырга тырышыйк.
Икенчесе – урын факторы. Аллаһы Тәгалә Үзенең яраткан урыннарына фәрештәләрен җибәрер ди. Алар: мәчетләр, Мина, Мөздәлифә һәм Гарәфәт үзәнлеге, Сафа-Мәрвә таулары һәм башка изге урыннар.
Өченчесе – гамәлләр. Шәригать буенча кешенең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, харам, мәкрух, мөстәкрәһ. Әгәр кеше фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб гамәлләрне кылса, ул Аллаһка якыная, бәрәкәткә ия була. Ә инде харам, мәкрух, мөстәкрәһ гамәлләрне кыла икән, Аллаһтан ераклаша дигән сүз. Кызганыч, кайберәүләр, фарыз гамәлләр кылу да җитә, диләр. Сөннәтне дә торгызсак, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм еш кылган гамәлләрне башкарсак, әйтик, нәфел намазларын укысак, зекерләр әйтсәк, Коръән укысак, фарыз гамәлләрне камил дәрәҗәдә һәм ихластан башкара башлаячакбыз.
Дүртенчесе – күңел факторы. Монда сүз олуг дин галимнәре, ихлас мөселманнар, әти-әни күңеле хакында бара. Аларның күңеле аша Аллаһ безгә Үзенең мәхәббәтен чагылдыра, рәхмәтен ирештерә. Газиз әти-әниләребезнең, рухи остазларыбызның күңелләрен кадерләсәк, Аллаһ безнең күңелләрне сафландырачак һәм бәрәкәтен бирәчәк.
– Уразаны озак еллардан калдырмыйча тотып та, әле намазга басарга тәвәккәлли алмаучылар бар. Аларга намазга килергә нәрсә комачаулый дип уйлыйсыз?
– Аның сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Бәлки, белемнәре җитеп бетмидер, бәлки, әйләнә-тирәсендәге мохит аркасындадыр. Шуңа да намаз укый торган ихлас кешеләр белән аралашырга кирәк. Алар белән тәравихларга, ифтарларга йөрсәләр, вәгазьләр тыңласалар, намаз уку теләге дә барлыкка килми калмас иде. Мөселман кешесенә дини гыйлем алу да фарыз булып тора. Намазның фазыйләтләре турында күбрәк белсәләр, аңа мөнәсәбәтләре һичшиксез үзгәрер иде. Тагын бер сәбәбе – харам ризыклар белән туклану һәм харам гамәлләр кылу.
– Аллаһы Тәгалә динне аңлауны кешенең күңеленә Үзе сала, диләр. Намаз укымауны шул сәбәп итеп, әле вакыты җитмәгәндер, дип акланучыларга сез нәрсә әйтер идегез?
– Динне аңлау өчен Аллаһы Тәгалә һәм аның нигъмәтләре турында фикер йөртергә, Аны еш искә алырга кирәк. Моны зекер һәм дога кылудан башларга киңәш итәм. Намаз укый белмәсәк тә, “ләә иләәһә илләллааһ” (Аллаһыдан башка илаһ юк) дигән зекерне барыбыз да әйтә ала. Аны еш әйтеп йөрсәк һәм Раббым, миңа чын мөселман булырга, Үзеңә буйсынып яшәргә ярдәм ит дип догалар кылсак, Аллаһы Тәгалә юлларын ачмый калмаячак. Күңелендә Аны йөрткән һәм Аның ризалыгына ирешергә теләгән кеше, ин шәә Аллаһ, намазга да басачак.
Шуны да әйтергә кирәк: бүгенге көндә бик күп дини әдәбият бастырыла. Мәчетләрдә Коръән һәм намаз укырга өйрәнү курслары оештырыла. Намазга басарга теләгән кешегә мөмкинлекләр бик күп.
– Аллаһ намазга төрле сынаулар һәм югалтулар аша да китерергә мөмкин диюгә ничек карыйсыз?
– Аллаһы Тәгалә чынлап та кемнедер Үзенә сынаулар аша да якынайта. Андый вакытта кеше, башкалардан ярдәм күрмәгәч, үзенең бер Аллаһка мохтаҗ булуын аңлый: Аңа мөрәҗәгать итә, ялвара, ярдәм сорый. Һәм Аннан җавап алыр өчен намазга баса, сәҗдә кылырга кирәклеген аңлый башлый. Ниндидер авырлыклар килүен көтәргә кирәкми. Аллаһ безне фикер ияләре итеп яралткан. Нәфестән кала, бездә акыл бар. Тән ихтыяҗының – вакытлыча, ә рухи ихтыяҗның мәңгелек булуын истән чыгармыйк. Без матди нигъмәтләргә караганда рухи байлыкка күбрәк мохтаҗбыз. Бу дөньяга ни өчен килдем, ничек яшим, теге дөньяда мине нәрсә көтә дип уйлану чын хакыйкатькә китерми калмый.
– Аллаһка кайсы намаз якынрак: даими рәвештә гадәткә кергәнчә укучыныкымы, әллә сирәк кенә, әмма чын күңелдән, елый-елый укучыныкымы?
– Кемнең намазы кабул булуын Аллаһ кына белә. Шул ук вакытта шәригать кагыйдәләре дә бар. Алар үтәлмәсә, намаз кабул булмый. Әйтик, намазның фарызлары, ваҗибләре бар. Фарызлары үтәлми икән, намаз кабул булмый дип әйтә алабыз. Укылган очракта да 100 процент кабул кылынды дип әйтеп булмый. Моны Аллаһ кына белүче. Әмма галимнәр әйтүенчә, намаз кабул булуның билгеләре бар. Намазларын ихластан укыган кеше башкаларга карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтә башлый, чөнки намаз кешене пакьли. Мине Аллаһ күреп, ишетеп тора дип, Ул яраткан гамәлләрне кыла, ялганнан, гайбәттән, көнчелектән тыела. Аның күңелендә оят хисе барлыкка килә. Без намазны үз вакытында һәм ихластан укырга тиешбез, чөнки намаз ул – Аллаһ белән сөйләшү, Аңа шөкер кылу. Гадәткә кергәнчә генә, укылдымы укылды дип түгел. Сирәк, әмма чын күңелдән укыйм дигән кеше дә ялгыша. Аллаһка ихластан ышанган кеше намазларын калдырмый, аны көтеп ала, вакытында укый һәм фарыздан кала нәфел намазларын да укырга тырыша.
– Намазларны вакытында укырга кирәк, дидегез. Кайчан укылуына карап, аның савабы да төрлечә буламы?
– Иң күп савап алыр өчен намазны вакыты кергәч тә укырга кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый хәдисе бар: “Намаз вакытының башы – Аллаһның ризалыгы, ә намаз вакытының ахыры – Аллаһның гафу итүе”. Галимнәр аңлатуынча, Аллаһның ризалыгы гафу итүенә караганда мөһимрәк. Намазны уку да, ниндидер сәбәпләр белән укылмый калса, казага калдырып уку да – фарыз. Каза кылсак, саваптан мәхрүм булабыз, әмма гөнаһ та язылмый. Каза кылмасак, зур гөнаһлы булабыз. Безгә бу дөньяга Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алып, Аның җәннәтенә ирешер өчен тырышырга кирәк, моның өчен иң беренче чиратта намазларыбызны калдырмаска тиешбез.
Комментарийлар
1
0
0
Безнең мәзхабта ялан аяк укыйлармы
0
0