Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга “Казан нуры” имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.
– “Әввәбин намазы турында аңлатсагыз иде. Ул нинди намаз, кайчан укыла?”
– Әввәбин намазы алты рәкәгатьтән тора, ахшам намазыннан соң укыла һәм мөстәхәб (ягъни аны уку саваплы) санала.“Әввәбин” сүзе “әввәб” сүзенең күплек саны булып тора. “Әввәб” ниндидер гөнаһ кылганнан соң, шундук истигъфар кылып, Аллаһтан ярлыкау сораган кешене белдерә. Шул рәвешле, әввәбин намазын “күп тәүбә кылучының намазы” дип аңлатырга була.
– “Быел авылдагы зиратта каберлекләр баткан, җир утырган. Зираттагы туфракны алып күтәрү мөмкинлеге юк. Туфракны кырдан алып кайтып шуның белән күтәрергә теләгәннәр иде, имештер, болай ярамый, зираттан тыш туфрак булырга тиеш түгел, диләр. Шушы сорауга ачыклык кертсәгез иде” дип язганнар безгә Аксубайдан.
– Чокыр булып калган булса, читтән туфрак алып кереп тигезләп куярга ярый. Әмма диндә кабер өстен артык биек итеп күтәрергә ярамый дигән сүз бар.
– “Мәчеттә тәсбих тартканда, аны кендектән аста тотарга ярамый дип кисәтү ясадылар. Алар никадәр хаклы?”
– Хөрмәт йөзеннән әйтелгән сүз ул, әмма аны артык изгеләштерергә дә кирәкми. Кендектән югарырак тотсагыз яхшы. Астарак булса да бернинди куркынычы юк. Без зекерләрне күңел белән әйтәбез бит, ә тәсбих шул зекер сүзләрен санап әйтер өчен кулланыла.
– “Кайбер җырларда җаныбыз кош булып кайта ише юллар бар. Вафат булган кеше турында язганда сакчы фәрештәбез бул дип тә әйтәләр. Дин күзлегеннән бу дөресме?”
– Чынлап та, кайбер шигырь-җырлардагы юллар дингә туры килми. Аллаһ сакласын, ул кешене диннән дә чыгарырга мөмкин: язучысын да, җырлаучысын да, шул җырларны кабатлаучыны да. Шуңа да аларны язучыларга игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Безне мәрхүм булганнарның җаннары түгел, ә Аллаһ саклый. Җан саклый дип ышану ширек кылу, ягъни Аллаһка тиңдәшлек кылу булып чыга. Бу исә – бик зур гөнаһ. Вафат булганнар өчен без Аллаһтан аларның гөнаһлары кичерелүне, дөньяда чакта кылган яхшы гамәлләрен кабул итүен сорап дога кыла алабыз.
– Изге Болгар җыенында хаҗга юллама уйнатылу турында язгач, анда үз көчең белән эшләп алган акчага гына барырга кирәк түгелме, дигән комментарий калдырдылар. Алар никадәр хаклы?
– Әлбәттә, хаҗга үз хәләл юл белән тапкан акчаңа баруның әҗер-савабы күбрәк була. Аллаһы Тәгалә бушка бару мөмкинлеге бирә икән, ул форсатны кулдан ычкындырырга тиеш түгелбез.
– “Өй тирәсендә чыршы утыртырга ярамый, диләр. Ул бер хорафат кына түгелме?”
– Диндә андый нәрсә юк. Нинди генә мәсьәлә килеп чыкса да, без аңа җавапны Коръәннән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләреннән эзләргә тиеш. Ә аларда өй янында чыршы утыртырга ярамый дигән сүз юк.
– “Вафат булганнарга дога кылганда, ни өчен рух-шәрифләренә дип түгел, ә рухларына гына дияргә?”
– Рух-шәрифләренә дип пәйгамбәрләргә дога кылганда гына әйтәбез. Гади кешеләргә рухларына дип кенә әйтү хәерлерәк, чөнки аларның бакый дөньяга нинди халәттә киткәннәрен белмибез. Шәриф ул шәрәфать сүзеннән чыккан, ягъни изге, өстен дигәнне аңлата. Пәйгамбәрләр изге кешеләр булганга, рух-шәрифләре дию дөрес.
– “Эштә вакытта кайвакыт тәһарәт алу мөмкинлеге булмый. Андый чакта өлешчә генә тәһарәт алырга ярыймы? Намазны бөтенләй укымауга караганда алай уку яхшырак түгелме?”
– Өлешчә дигәндә нәрсә күз алдында тотылгандыр бит. Тәһарәтнең дүрт фарызы бар: берәр тапкыр битне, терсәккә кадәр ике кулны юу, башны сыпыру, аякларны тубыкка кадәр юу. Читектән булсак, аңа мәсех кылына. Берәрсен генә үтәмәсәк тә, ул тәһарәттән саналмый һәм намазыбыз да намаздан китми.
– Читекләргә мәсех кылу турында да аңлатсагыз иде, хәзрәт.
– Читекне тәһарәтле вакытта кигән булсагыз, икенче тапкыр таһәрәт алганда аякларны юып тормыйсыз, фәкать читекләр өстенә мәсех кенә кыла. Мәсех кылу ул – кул бармакларын суга чылатып, ике кулның өч урта бармагын читекләрнең өстенә тидереп, тубыкларына кадәр сыпыру, читекләр өстендә юеш эзләр хасил була.
– “Бала тугач, чәчен кистерми калырга ярыймы? Киселмәгән булса, нишләргә?”
– Бу – сөннәт гамәл, үтәсәң – савап була, үтәмәсәң – гөнаһы юк. Аннары чәчне кисәргә кирәк, күзләре яхшырак күрәчәк дигән сүз дә бар.
– “Ни өчен бәдрәф, мунчага уң аяк белән керергә ярамый?”
– Мәчеткә – уң, бәдрәф белән мунчага сул аяктан керәбез. Чыкканда, мәчеттән – сул аяктан чыгабыз, чөнки мәчет урамга караганда хәерлерәк урын, хәерле урыннан хәерсез урынга чыгабыз булып чыга. Бәдрәф белән мунча урамнан түбәнрәк дәрәҗәдә, шуңа уң аяк белән чыгабыз.
– “Ни өчен кайбер ир балалар сөннәтле булып туа?”
– Бу – Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә сөннәтле булып туган, дип әйтәләр.
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: "Исламда яхшы, игелекле гамәлгә юл салган (шундый эшне башлап җибәргән) затка савап языла. Шул юлдан баручыларның савабыннан да аңа өлеш чыгарыла, ләкин аларның савабы һич кимемәс. Ә кем дә булса Исламда начар гамәлгә юл салса, бу кешегә гөнаһ языла. Шул юлдан баручыларның гөнаһыннан да аңа өлеш чыгарыла. Ләкин аларның гөнаһы һич кимемәс".
(Әл-Бохари, Нәсаи)
Фото: freepik.com
Комментарийлар