16+

Ни өчен кышны мөселманның язы, диләр?

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бүгенге сәхифәбездә йокы әдәпләре турында сөйләде.

Ни өчен кышны мөселманның язы, диләр?

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бүгенге сәхифәбездә йокы әдәпләре турында сөйләде.

-    Хәзрәт, ни өчен кыш ул мөселманның язы, дип әйтәләр?
-    Кыш - нәфел гыйбадәтләр кылу өчен иң җайлы вакыт. Көннәр кыска булганлыктан, ураза тотасың, ә озын төннәрдә намазлар укыйсың. Әйтик, иртәнге намазга бер сәгать иртәрәк торып, тәхәҗҗүд намазын укый алабыз. Моның өчен фәкать теләк кенә кирәк. Иртәнге намазга да тора алмыйм әле дип зарланучылар бар, әйе. Әмма йокы әдәпләрен үтәгән очракта, бу мөмкин булмаган эш түгел. 

-    Динебездәге йокы әдәпләре турында да сөйләсәгез иде.
-    Аның турында безгә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм җиткереп калдырган. Аның иң беренчесе – йоклар алдыннан тәһарәт алып, тешләрне чистарту. Безнең тешләр нәкъ менә төнлә бозыла икән. Пәйгамбәребез төнлә уянып киткәндә дә, мисвак белән тешен чистартып куя торган булган. Икенче әдәп – йокларга ятканчы, тәхәҗҗүд намазын укырга кирәк булган киемнәрен һәм юынырга су әзерләп куйган. Ул чорда күп кенә сәхабәләрнең төнге намазны укыганда кия торган киемнәре аерым булган. Аларын көндезге намазда кимәгәннәр. Хәзер бездә мәчеткә намазга барганда яхшырак кием кияргә тырышалар, башкалар күрсен дип. Ә элеккегеләр исә, киресенчә, искерәк, гадирәк кием кияргә тырышканнар, чөнки алар моны Аллаһ ризалыгы өчен эшләгән. Өченче әдәп – борынгылар мендәр астына васыятьнамә салып калдырганнар. Белеп булмый бит: иртән уяна аласыңмы-юкмы. Ә без аның турында гомумән уйлана белмибез, югыйсә йокы ул – кечкенә үлем. Дүртенчесе – йокларга китәр алдыннан тәүбә-истигъфар кылу. Бу - бик мөһим гамәл. Тагын шуны әйтәм, без иртәгә ни буласын белмибез. Гафу сорауны, тәүбә итүне нишләптер гел башка вакытка калдырабыз. Тәхәҗҗүд намазына уянасың килсә, бу бигрәк тә кирәк. Бер риваятьтән килгәнчә, бер кеше иртәнге намазга уяна алмыйм, дип әйткәч, галим кеше аңа, чөнки гөнаһларың комачаулый, ди. Кемнең гөнаһлары күп, алар уяна алмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, бер кеше турында “бу – җәннәтле” дигәч, сәхабәләр аны күзәтеп торганнар. Бер караганда, ул башкалардан берни белән дә аерылмый, намаз укый, уразасын тота. Шуннан бер сәхабә аңа, синдә кунып чыгыйм әле, ди. Анда да гайре табигый нәрсә күрми. Аптырагач, нишләп Расүлебез синең турында җәннәтле, дип әйтә икән дип сорагач, теге кеше, йокларга ятканда беркемгә дә ачу тотмыйм, бөтен кешегә дә яхшылык кына телим, ди. Тагын бер әдәп - кыйблага карап, уң якка яту һәм догалар кылу. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә кызы Фатыйма радыяллаһу ганһә килеп, эш күп, ярдәмгә бер хезмәтче кирәк, дигәч, Расүлебез аңа, хезмәтчедән дә яхшырак әйбер турында әйтимме: утыз өч тапкыр сөбханаллаһ, утыз өч кат әлхәмделилләһ һәм утыздын өч тапкыр Аллаһу әкбәр, дияргә кирәк, ди. Бу зекерләрне йокларга ятар алдыннан да әйтәләр һәм ул Фатыйма зекере дип атала. Көн дә шушы зекерне әйтеп ятсаң, йокың туя һәм вакытың да бәрәкәтле уза. Моннан тыш “Ихлас, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укып, кулга өреп, тәнегезне сыпырып чыгыгыз. Шулай ук “Аятел-Көрси” уку файдалы, Пәйгамбәребез, аны укыган кеше янына шайтаннар килмәс, ди. Йокларга ятканда укыла торган махсус дога да бар: "Бисмикә Аллааһүммә әхйәә вә әмүүтү" (Аллаһым! Синең исемең белән үләм һәм тереләм). Йокыдан торгач исә «Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр» (Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр) дип дога кылырга кирәк. 

-    Тәхәҗҗүд намазын искә алып үттегез. Ул нинди намаз? 
-     Тәһәҗҗүд төн уртасыннан соң укыла һәм кимендә ике рәкәгатьтән тора. Ул нәфел намаз. Укысаң – саваплы, укымасаң, гөнаһы юк. Шәхсән үземнең шуңа игътибар иткәнем бар: төнлә уянып та, йокы туймаячак дип, тәхәҗҗүдне укымый ятканга караганда, аны укып яткан очракта йокы күбрәк туя, торырга рәхәтрәк. Укымыйча ятканда озаграк йоклыйсың кебек бит югыйсә, шулай булса да, йокыңның бәрәкәте юк, бу да – Аллаһның бер хикмәте. Аның ризалыгы өчен укылганлыктан, ул безгә көч бирә.  

-    Тәхәҗҗүдне укыган очракта, витр намазы кайчан укыла?
-    Аңардан соң. Әгәр дә тәхәҗҗүдкә торырга ниятләмәгән булсаң, аңа кадәр укылса да ярый.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading