– Тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, зур авырлыклар белән дөньяга китергән һәм тәрбия кылган әниләребез алдында без бик бурычлыбыз. Аллаһ Тәгалә Коръәннең “Бәни Исраил” сүрәсендә: “Әгәр син исән чакта әти-әниеңнең берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!” – ди. Әти-әни баласын аякка бастыру өчен бөтен көчен бирә. Сарык бәтие яки бозау туа да шунда ук аякка басып йөри, ашый башлый. Ә без тууга ук мөстәкыйль рәвештә ризык табып туклана алмыйбыз, тәпи йөргәнче әле үрмәлибез генә. Олыгайган әти-әниләребез дә бервакыт сабый бала хәленә калып кашык тотып ашый алмаганда, авырып урын өстендә ятып кына торганда алар безне караган кебек, без дә шулай ук тәрбияләп торырга тиешбез. Әниләребезнең хакы исә аеруча зур. Алар безне төн йокыларын калдырып, назлап-иркәләп, тәмле ризыклар белән сыйлап, авырган вакытта шул авыртуларны үзләренә алырдай булып ут йотып яшиләр. Сөләйман галәйһиссәлам белән булган бер вакыйга турында искә төшерик. Баласы булмаган бер хатын берәүнең баласын урлый. Баласыз калган әни кеше Сөләйман галәйһиссәламгә барып, теге хатынның баланы үзенеке дип әйтүен, аны бирәсе килмәвен сөйли. Пәйгамбәр теге хатынны баласы белән бергә чакырып китерә дә, бу бала кемнеке дип сорый, ике хатын да, минеке, диләр.
Алай булгач, баланы урталай чабып, икегезгә яртышар бала булыр, ди пәйгамбәр. Шунда хатыннарның берсе, юк, бүлмәгез, мин баладан баш тартам, ул аңа булсын, ди. Шуннан Сөләйман галәйһиссәлам баланың чын әнисе менә бу дип, баланы аңа бирә. Баласының исәнлеге, бөтенлеге хакына әни кеше үзенең сабыеннан да баш тартырга сәләтле икән.
– Әниләр алдындагы бурычларны без берәр ничек түләп бетерә алабызмы?
Комментарийлар