16+

Нәрсә соң ул бәрәкәт?

«Әгәр Аллаһының нигъмәтләрен санап чыгарга теләсәгез, булдыра алмассыз!» (хәдис)

Нәрсә соң ул бәрәкәт?

«Әгәр Аллаһының нигъмәтләрен санап чыгарга теләсәгез, булдыра алмассыз!» (хәдис)

Раббыбызның безгә биргән нигъмәтләре чыннан да бихисап, җиңел генә сулыш ала алуыбыз да, ашаган-эчкән ризыгыбызны йота алуыбыз да, хәтта эшкәртеп шуны чыгара алуыбыз да, гади көндәлек әйберләр булса да, барысы да Аллаһның нигъмәтләре. Бездән шушы нигъмәтләрне тану, белү, барысын да Аллаһтан икәнен аңлау, алар өчен шөкер итү таләп ителә.
Аллаһ Тәгалә үзенең чиксез рәхмәте белән бирә торган һәм һәрвакыт исебездә торырга тиеш булган нигъмәтләрнең берсе - бәрәкәт. Һәр әйбернең үз бәрәкәте бар:

Мал-мөлкәтнең бәрәкәте - аның өзелмәве һәм файдалы булуы.

Гаиләнең бәрәкәте - аның имин һәм тыныч булуы.

Гомернең бәрәкәте - аның озын һәм изгелек белән тулган булуы.

Гыйлемнең бәрәкәте - аны аңлау һәм аның буенча гамәл кылу.

Балаларның бәрәкәте - аларның игелекле булулары.

Күренгәнчә, бәрәкәт ул - бөтен яхшылык һәм изгелекнең җыелмасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading