- Мөхәммәд пәйгамбәр дә, сәхәбәләр дә, дүрт мәзхәб башлыкларының берсе дә туган көнен үткәрмәгән. Без, татарлар, христианнар илендә яшибез. Телисеңме, теләмисеңме, аларның күп кенә гадәтләре безгә дә кергән. Безнең кайбер гадәтләр исә аларныкына кушылган. Ислам динендә, асылда, туган көн юк.
- Алайса, туган көнен үткәргән кешегә гөнаһ языламы?
- Яшьләрнең бер кимчелеге бар - алар һәр нәрсәне йә ак, йә кара буларак кабул итә. Тормыш алай гына бармый, аның төсмерләре күп. Минем төп максат - кешеләргә Аллаһ Тәгаләне таныту. Гыйлем белән хикмәт икесе бергә барса, файдасы зур булачак. Әмма гыйлем үзе генә файда бирми. Ул, Интернеттагы эзләү системасы шикелле, йә ак, йә кара җавап кына китереп чыгара. Кызганыч, хикмәт тиз килми. Инженер белән дә, табиб белән дә шул ук хәл. Һәр табибның үз зираты бар, дигән мәкальне ишеткәнең бармы? Дин әһелләре дә хата кылырга мөмкин. Кеше белгеч булып җитешсен өчен вакыт кирәк. Хәзер мәдрәсәдә укып чыккан яшь егетләр бөтен нәрсәне тиз генә үзгәртергә ашыга. Алай ярамый. «Хәзрәт, безгә сезнең мәчет ошый. Бездә дә шулай булсын иде», - диләр. «Сездә дә шулай булачак. Сабыр итегез, ашыкмагыз», - дим. Кешеләрне, хәреф танырга өйрәткән сыман, дин белән әкренләп кенә таныштырырга кирәк. Кешенең күп белүеннән куркырга кирәкми. Аларда дөрес белем никадәр күп булса, җәмгыятькә дә ярдәме шулкадәр күп булачак.
Белем белән бергә наданлык та чәчәк ата. Әйтик, Хизбут-Тәхрирчеләр нигездә эмоция белән идарә итә. Әмма диндә эмоция булырга тиеш түгел. Алар бу сафсатага үзләре генә ышанып калмыйча, башкаларны да ышандыра. Бервакыт көч структураларыннан килеп, андыйларның ни өчен артуы белән кызыксындылар. «Ә сез ник гаҗәпләнәсез? Кешеләрне тотып тора алырлык ничә имамыгыз бар соң?» - дим. Кешеләрне ислам тәгълиматы буенча өйрәтсәң, алардан файда гына булачак. Укытучы булсынмы ул, табибмы, тракторчымы... Кешеләр белән эшләгәндә иҗади караш булырга тиеш. Әнием мәктәп директоры булып эшләде, үзем һөнәрем буенча инженер, ул әйберләрне яхшы беләм.
Соңгы арада «радикаль ислам» сүзе бик еш телгә алына башлады. Франциядәге хәлләрдән соң да бу сүз кабат куертылды. Нәрсә соң ул радикаль ислам? (Бу урында сүзгә «Нурсала» мәчете имамы Динар хәзрәт кушыла.)
Радикаль ислам дигән сүз юк ул, террорчы гына бар. Сезнең кайчан да булса радикаль христиан дип әйткәннәрен ишеткәнегез бармы? Аларда да бит Аллаһ хакына кеше җанын кыючылар бар. Нинди генә дин артына яшеренсә дә, андый кеше - террорчы. Аның аркасында теге яки бу дингә башкаларда нәфрәт уяна. Исламга акыл белән эш итәрлек көчле шәхесләр кирәк, әмма алар бик аз. (Сүзне кабат Таһир хәзрәт дәвам иттерә.) Үз өстеңдә эшләргә кирәк. Балалар дә хәзер башка төрле, 5-6 яшьтән инглиз, гарәп телләрен өйрәнә. Яхшылыкны күрә белергә кирәк. Никахларда, мәҗлесләрдә дә шул турыда вәгазь сөйлим. Тирә-ягыңда нинди генә кеше булса да, барысы белән дә яхшы мөнәсәбәт урнаштырырга кирәк. Башкалар начар булса да, үзең андый булма. Утны ут белән түгел, су белән сүндерәсе. Ә су ул - изгелек билгесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар