16+

«Кызымны бу кешедән ничек коткарырга? Киңәш бирегез, зинһар!»

Бер әнинең җан авазы. Ул кызы өчен борчыла һәм шундый ук хәлгә юлыккан кешеләрдән киңәш сорый.

«Кызымны бу кешедән ничек коткарырга? Киңәш бирегез, зинһар!»

Бер әнинең җан авазы. Ул кызы өчен борчыла һәм шундый ук хәлгә юлыккан кешеләрдән киңәш сорый.

«Зинһар, минем бик зур борчуымны, җаныма тынычлык бирмәгән соравымны бастырып чыгара алмассызмы икән? Һәр кешегә үз тынычлыгы кадерле бит инде. Бу язмам кызым турында.

Кызым ире белән сигез елдан артык яши. Ире беркайда да рәсми эшләми, сугышка алуларыннан куркып, төрле вакытлы эшләрдә эшли. Тапкан акчасын үзе өчен тота: уенга, дуслары белән эчүгә тота, ди кызым. Ә ипотека, фатир өчен түләүләр, балалар бакчасы, машина кредиты — барысы да кыз җилкәсендә. Машинада кияве йөри, ә кредитын кызым түли. Кредитларның барысы да кызым исемендә.

Ниһаять, аерылышырга гариза бирделәр. Аллаһка шөкер, суд тиз булды. Хәзер аерылышу турында таныклык алырга көтәләр.

Ләкин хәзер хәл тагын да катлауланды. Кияве янаулар белән куркыта, кызымны эштән чыкканда сагалап тора. Ишек йозагын алыштырганнар иде, ул ачкыч ясаткан да, өйгә кереп утырган. Төн буе тынычлык бирми, ди кызым.

«Нишләргә инде? Полиция чакыртырга да курка кызым, кулында аерылышу турында таныклык әлегә юк. Бер айлап вакыт калгандыр, үзем шулай исәпләдем. Ишеккә тагын йозак куйсаң да, сагалап торып, ишекне ватып керер дип куркабыз.

хатын. фото ТИ

Бүген дә көне буе агач артына машинасын яшереп, кызымны сагалап торган, ди.

Кызым инде фатирны арендага алып, күченеп китү турында да уйлый. Ә кияве: „Монда үзең яшәргә тиеш, фатир өчен дә син түлисең, кредитлар да синең исемеңдә“, — ди.

Нишләргә белмибез. Бу кешедән ничек котылырга? Мондый хәлгә юлыккан кешеләр бармы арагызда? Нинди киңәш бирер идегез?

Баланы бәхетле булсын дип үстерәсең, ә тормышта нинди сынаулар белән очрашырга туры килә...»

Хөрмәтле укучылар! Мондый хәлгә юлыккан кешеләр булса, тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз. Кызына һәм әнисенә нинди киңәш бирер идегез? Фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз.

Иң мөһиме: куркыныч янаганда, аерылышу турында таныклыкны көтеп тормыйча, полициягә мөрәҗәгать итәргә һәм үз куркынычсызлыгыңны беренче урынга куярга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading