Туган телебезгә ун ел багышласак та, күп булмас иде. Матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай дип белдерде. Узган елны мөфтият Туган тел елы дип игълан иткән иде. Ел дәвамында диния нәзарәте шактый зур проектларны гамәлгә ашырды.
“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен бастырып, аны республика мәчетләренә генә түгел, милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләргә дә тараттылар. Китапның аудиоварианты да бар. Коръәннең татарчага тәрҗемәсен хәзер берничә телдә “сөйли торган” Коръән каләмендә дә ишетергә була. Ул Төркиядә җитештерелә. Республика мәчетләрендә татар теле курслары да дәвам иттерелде. Үткән ел йөз мәчеттә 1225 шәкерт укыган.
Быел, Татарстандагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында да, Диния нәзарәте татар теленә кагылышлы тагын бик күп проектлар өстендә эшли. Шуларның берсе – онлайн мәдрәсә.
– Хәзер дин нигезләрен онлайн рәвештә дә өйрәнергә була. Ул 100 процент татарча. Интернеттан мәдрәсә татар ру дип җыюга ук сайты килеп чыга. iOS һәм Android смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да укып булачак. Дәресләр гади итеп аңлаешлы телдә яздырылган. Аларны видео, аудио һәм текст форматларында үзләштерергә була. Кайсын телисең, шунысын ачасың. Барысы 124 дәрес, аларның озынлыгы 15 минут. Бер дәресне укыгач, сорауларга җавап бирәсе була. Дөрес итеп җавап биргән очракта гына икенче дәрескә күчәсез. Мәдрәсәдә үзең теләгән вакытта үзеңә уңайлы булган җирд укырга була. Нибары интернет белән компьютер яки телефон гына кирәк. Мәдрәсәне тәмамлаучыга исә махссус сертификат биреләчәк, – диде Камил хәзрәт.
Мәдрәсә өчен барлыгы җиде дисциплина – ислам хокукы (фикъһе), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, ислам әхлагы, гарәп теле һәм тәҗвид, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тормыш юлы һәм татарларда Ислам тарихы буенча дәресләр яздырылган. Лекцияләрнең эчтәлекләре нәзарәтнең методистлары тарафыннан төзелгән һәм төп методик әсбап сыйфатында “Ислам дине нигезләре” китабы файдаланылган. Ул Татарстан мәчетләрендә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча курсларда төп дәреслек булып хезмәт итә.
Онлайн мәдрәсә булдыруның бер максаты – чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә дини гыйлем алырга ярдәм итү. Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, ТР МДН “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, Ислам динен өйрәнергә теләгән читтә яшәүче татарлар тарафыннан мөфтияткә шундый мөрәҗәгатьләр дә булган. Андый ихтыяҗ булу пандемия чорында бигрәк тә сизелгән.
Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин онлайн мәдрәсәгә ихтыяҗ зур булачак дигән фикердә.
– Бердән, тормыш онлайнга күчеп бара. Икенчедән, бу мәдрәсә мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә уңышлы кулланыла торган махсус программа нигезендә эшләнгән. Өченчедән, күп кенә авыл мәчетләрендә мәдрәсәләр эшләми, чөнки белемле мөгаллимнәр җитми. Онлайн мәдрәсә шул проблеманы да чишәргә ярдәм итәр иде. Дүртенчедән, интернетта мәдрәсәләр күп, алар арасында дини эчтәлеге шиклеләре дә юк түгел. Монда исә мәдрәсә диния нәзарәте каршында булдырылып, анда дини уку йортларында белем алган һәм мөфтиятнең дини эшчәнлек алып барырга хокук бирүче шәһадәтнамәсенә ия булган имамнар җәлеп ителде, – дип сөйләде ул.
Онлайн-мәдрәсә остазлары итеп республикабызның югары дини уку йортларында гыйлем алган medrese.tatar платформасына барлык популяр социаль челтәрләр яисә электрон почта аша теркәлергә мөмкин. Системада теркәлгәннән соң һәр укучыга шәхси кабинет ачыла. Биредә укучының үткән темалары, эшләгән тестлары һәм шәхси уңышлары турында мәгълүмат тупланачак.
http://dumrt.ru фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар