– Элек сез айлар буе гастрольләрдә йөри идегез. Ул чакларны сагынып искә аласызмы?
–Гастрольләрдә йөрү кыен ул. Элек авылга концерт белән киләсең, сәхнә бизәлешен тулаем үзең уйлыйсың, әле җиһазларны тоташтырырга кирәк. Мәдәният йортлары салкын... Хәзер барыбер эш өчен мөмкинлекләр бар. Клублар җылы, шөкер. Рәхәтләнеп концерт куярга була. Әлбәттә, гастрольнең күңелле мизгелләре дә бар иде, әмма шул салкын клубта чыгыш ясаулар искә төшерәсең дә... Әти: “Кычыткан чыпчыгы син! Гел җырлап йөрисең”, – дия иде. Һөнәрем шул булгач, авыр булса да түзәсең. Хыял, тамашачыларның рәхмәт сүзләре һәрвакыт иҗат итәргә көч биреп торды. Сәхнәдә ялгышкан мизгелләрдә дә алкышларга күмделәр. Тамашачыларыма чиксез рәхмәтлемен.
– Йолдызлык чире белән авырганыгыз булдымы?
– Вакыт җитмәүдән игътибарсыз калган мәсьәләләр булгандыр. Без кинәт кенә күтәрелеп киттек. Гастрольләргә чыгарга тәкъдим иттеләр, ә безнең программабыз да юк иде әле. Туй акчаларыбызга җиһазлар алып, гастрольләргә чыктык. Беренче чыгышларыбызны да шундый җылы кабул иттеләр.
– Ни өчен Мәскәүдә концерт куярга булдыгыз?
– Бу концертны эшнең нәтиҗәсе буларак иҗат концерты дип тәкъдим итәбез. Киләчәктә андый ук зур гастрольләр булмас инде. Уфада, Казанда, Чаллыда концертларыбыз узды. Беренче өлешне күбрәк гаиләмә, иҗатыма багышлыйм. 7 өр-яңа дуэт яздырдык. Дуэтлар Марат Яруллин, Марат Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Илнар Миранов белән булачак. Бу концертны оештыруның төп сәбәбе – яраткан тамашачым белән очрашу. Кремль сараенда беренче тапкыр концерт куячакмын, хәерле сәгатьтә. 1 декабрь очрашырбыз, Аллаһы бирса.
«JIVE» коллективы директоры Валерий Коротков:
– Зәйнәб ханым белән без дустанә мөнәсәбәтләрдә. Бу иҗатта да ярдәм итә. Мондый чараны шоу форматында ясап, төп игътибарны визуаль өлешкә биреп булыр иде. Тик бу чыгыш Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова традицияләренә кире кайту кебек була. Аларның да үзләренең төркемнәре булган. Иҗатларында татар моңы джаз, рок алымнары белән кушылып китә. Уфада, Казанда узган концертлар уңышлы булды. Без кызыклы, актуаль, заманча музыка ясый алуыбызны күрсәтәбез. Мәскәү халкына да милли музыканы заманча аранжировкада ишеттерербез.
Гөлназ Сәфәрова, концертның сценаристы, алып баручысы:
– Мин гел концертларда җырчы турында кызыклы фактлар белән бүлешәм. Тамаша юморсыз гына булмый, әмма ул көлкеханәгә кайтып калырга тиеш түгел. Менә без дә Зәйнәп ханымның дәрәҗәсен күрсәтеп, шул ук вакытта кызыклы мәгълүмат белән бүлешәчәкбез.
Марат Галимов, җырчы, композитор:
Зәйнәп апа белән эшләү бик җиңел. Аның иҗатын балачактан бик яратам. Композитор буларак җырларымны иң беренче башкаручысы да ул. Мин күптән түгел генә көйләр яза башладым. Башта җырларымны куркып кына тәкъдим иткән идем. Хәзер инде 10лап җырымны башкара. Берсендә Зәйнәп апа: “Бу җырны син башкарасың, авторы кем аның?” – дип сорады. Ә ул җырның авторы үзем идем. Композитор буларак сәләтемне таныган кеше ул. Бик хөрмәт итәм. Әле күптән түгел генә Россиянең бер төбәгеннән кайттык. “Гаиләбез белән Зәйнәп Фәрхетдинова концертына барабыз”, - диләр. Бу да зур күрсәткеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар
1
2
Зэйнэп ис..кк
0
0