16+

Раббыбыз каршысына баргач, нәрсә өчен үкенәчәкбез?

Адәм баласы шундый зат инде ул, белепме-белмиме, үз-үзен алдалап яшәргә ярата. «Иртәгә эшләрмен»... «Икенче атнадан башлармын»... «Пенсиягә чыккач йөрермен»...

Раббыбыз каршысына баргач, нәрсә өчен үкенәчәкбез?

Адәм баласы шундый зат инде ул, белепме-белмиме, үз-үзен алдалап яшәргә ярата. «Иртәгә эшләрмен»... «Икенче атнадан башлармын»... «Пенсиягә чыккач йөрермен»...

Бу сүзләрне кайсыбыз гына үз тормышында бер мәртәбә генә булса да әйтми икән? Гел шулай сәбәп табып, үз тормышыбызда игелеккә урын бирүне кичектереп киләбез. 

«Кайчан Коръән укырга өйрәнәсең?» – дип, кайчак берәр танышыңа сорау бирәсең. «Әле эшләрем күп, кышка керсәк, вакыт күбрәк була, шунда өйрәнермен», – дип аклана башлый. Намазга басырга вакыт икәнен искәртсәң дә, «әле яшь мин, картая төшкәч тә, өлгерермен» дигән җавап ишетәсең. 

«Рамазан ае җитә, быел уразага керәсеңдер бит инде», – дигән сорауга да җаваплары әзер. Янәсе, бу эше бер дә ураза тота торган түгел икән, яңа эш табу белән җайларга тырышачак... Әлбәттә, берсе дә ураза тотуның, намаз укуның кирәклеген кире какмый, әмма барсының да җавап бер: «Соңрак».

Әйтерсең лә бу җир йөзендә ничә яшькә хәтле яшәячәгебез көне-сәгате белән язылган гарантия кәгазен кулга тоттырганнар. Ибне Гомәр разыяллаһу ганһу еш кына: «Кичкә кадәр яшәсәң, иртәнгә кадәр яшәвеңне көтмә, иртәнгә кадәр яшәсең, кичкә кадәр яшәвеңне көтмә. Сәламәтлегеңнән авырган вакытта кирәк булачак нәрсәне ал. Яшәвеңнән үлемең өчен кирәкле нәрсәне ал», – дип әйтә торган булган. 

Чынлап та шулай бит, кеше күтәренке кәеф, зур планнар белән йокларга ята, әмма иртә белән уянмый. Үземнең дә бер танышымның ундүрт яшьлек улы йоклаган җиреннән уянмады. Бер университетта укыган дус малайның йоклаганда йөрәге туктаган. Ул да утыз ике яшендә генә иде. «Иртәгә әйләнеп кайтам» дип, өйдәгеләре белән кыска вакытка гына саубуллашып юлга чыгып киткән кеше өчен дә ул сәфәре соңгысы булырга – юл фаҗигасенә юлыгып, гомере өзелергә мөмкин. 

Бу дөньядан китү артык зур куркыныч түгел, чөнки кайчан да булса бер, барыбер, моннан китәсе, беребез дә каласы түгел. Иң мөһиме – нинди халәттә китүебез. Иманлы килеш китәбезме? Игелекле гамәлләрнең дә иң өстене булган намаз укылдымы? Туганнарың белән араң нык булдымы? Әти-әниеңә яхшылыклар кылдыңмы? «Юк шул, булмады, өлгермәдем», – дип җавап бирергә туры килсә, бик аяныч. 

Шуңа да һәр көннең кадерен белергә һәм һәр көнебездә изге гамәлләргә дә урын табарга кирәк. Раббыбыз каршысына баргач, беркем дә: «Их, ремонтны ясап бетермәдем, Төркиягә дә ял итәргә барып кайта алмадым, яңа машинада да йөри алмадым», – дип үкенмәс. Ә нәрсә өчен үкенәчәкбез соң? Бу хакта Раббыбыз Үз китабында хәбәр бирде: «Алар газапның катылыгыннан кычкырышырлар, и, Раббыбыз, безне җәһәннәмнән чыгар, элек кылган явыз эшләребездән башка изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. Аллаһы әйтер: «Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме?

Вә сезне вәгазьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде газапның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ярдәм юк» («Фатыр» сүрәсе, 37нче аять). Бөтен үкенечебез – эшли алып та, үзебез эшләмәгән хәерле гамәлләр өчен булачак. Әле шунысы да бар, саранланып өсте-өстенә җыйган, үзебездән мохтаҗрак кешеләргә бер дә бирәсе килмәгән һәм үзебездә калдырган садакаларыбыз өчен дә үкенәчәкбез.

«И, иман китерүчеләр, сезне малларыгыз һәм балаларыгыз Аллаһны зекер итүдән читләштермәсен (намаздан туктатмасын һәм Коръән белән гамәл кылудан гафил итмәсен). Әгәр бу эшне берәү кылса, (ягъни, малына вә балаларына алданып, иманына, диненә кимчелек китерсә) андый кешеләр – ахирәттә газапта булып хәсрәтләнүчеләрдер. Без сезгә биргән малдан мохтаҗларга һәм Аллаһы юлына бирегез – сездән берегезгә үлем килмәс борын, үлем килгәч, ул кеше әйтер: «И, Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәңче, садакалар бирер идем һәм башка изгелекләрне эшләп яхшы кешеләрдән булыр идем». Аллаһы сезнең һичберегездән әҗәлне кичектермәс – әгәр аның әҗәле килсә. Аллаһы сезнең барча эшләрегездән хәбәрдардыр («Монафикълар» сүрәсе, 9нчы, 10нчы аятьләр). 

Ә без һаман уңайлы вакыт көтәбез, гел иртәгә, дип акланабыз. Әмма белегез: без көткән уңайлы вакыт килмәячәк ул, чөнки кеше гел мәшәкать эчендә яши, аннан берничек тә арынып бетеп булмый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә әйтте бит: «Һичшиксез, Без кешене михнәт эчендә яралттык» («Бәләд» сүрәсе, 4нче аять). Шуңа күрә безгә бүгенге көнне кулланырга өйрәнергә кирәк. Намазга басарга ниятләп йөрсәң, бүген үк өйрәнә, кызыксына башла; хәләл һәм хәрәм хөкемнәрен беләсең килсә, бүген үк сора һәм тормышыңда белгәнне кулланырга тырыш, чөнки уңайлы вакыт көтә-көтә кабергә кереп ятарга мөмкинбез. Буш капчык белән, хәерле гамәлләрсез китеп барсак, нишләрбез? Пәйгамберебез дә безне кисәткән: «Бу дөньяда чит җир кешесе яки мосафир кебек бул» (Бохари).

Әлеге хәдис бик әһәмиятле, эченә күп файдалар, вәгазьләр туплаган. Ул кешене бу дөньяга зур өметләр багламаска өйрәтә. Чөнки мөэмин аны үзенең даими яшәү урыны итеп карарга, аңа омтылырга тиеш түгел. Ул сәфәргә бөтен кирәк-яракны әзерләүче мосафир кебек яшәргә, байлык та, балалар да булышмаячагын аңлап, кыямәт көненә әзерләнергә бурычлы. Ә без бу дөньяга мәңгелеккә килгәндәй зур өметләр баглыйбыз, ә ахыйрәткә, мәңгелек тормышка мөнәсәбәтбез – бер мавыгу шикелле генә. 

Менә шушы аять-хәдисләрне күңелебез аша уздырып, гафиллек йокысыннан уянып, иртәгәсе көнгә калдырмыйча, бүген үк изгелек кылып яшәргә Раббыбыз тәүфыйк-һидәят бирсә иде. Яшәвебезнең максатын аңлап, кая барачагыбыз турында уйланып яшәргә зирәк акыл һәм чиста калебләр насыйп әйләсен! Әмин!

Раил Фәйзрахманов 
 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading