16+

Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләнде

10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр һәм казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде.

10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр һәм казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде.

Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Рамазан уразасы 2024 елның 11 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.
Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 нчы апрельдә. 
Ураза бәйрәме быел 2024 елның 10 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading