Коръәндә бу төннең мөбарәк рамазан аена туры килүе турында белгертелә, ләкин кайсы төн икәне ачык әйтелми.
Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча төрле фикерләр бар. Гаишә (Аллаһ аннан риза булсын) Пәйгамбәребезнең түбәндәге хәдисен китерә: “Кадер кичәсен рамазанның соңгы ун көненең так көннәрендә эзләгез". Безнең Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр.
Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп гыйбадәтләр һәм догалар кылган. Игътикяф кылып, үзебезнең күңелләребезне сафландырабыз, йомшартабыз, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз. Кодси хәдистә Аллаһ Раббыбыз әйткән: “Әгәр кеше Минем бер уч төбе кадәр якынайса, Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен”, – дигән.
Әгәр игътикяф кылырга хәлебездән килми икән, без өйләребездә дә төнге нәфел гыйбадәтләр, истигъфарлар, догалар кылып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Рәсүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер”, – дигән (Бохари, Мөслим).
Кадер кичәсе билгеләре
Ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, каты җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була. Бу кичтә мөэминнәр аерым бер тынычлык һәм мәрхәмәт тоялар.
Кадер киче догасы
Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән сорады: “Йә Расүлуллаһ! Әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, нәрсә әйтим?” Аллаһның Расүле аңа әйтте: “Әллаһуммә иннәкә Гафуун Кәрим. Тухиббуль-гафвә, фәгфу ганни” (“Йа Аллаһ, Син – Гафу итүче, Юмарт, гафу итәргә яратасың, гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка”), – дип дога кыл”, – диде.
Нәфел гыйбадәтләрнең фазыйләте турында икенче бер кодси хәдистә болай дип әйтелгән: “Бәндә Миңа нәфел гыйбадәтләрен кылып якынаер. Мин аны яраткач, аның ишетүче колагы, күрә торган күзе, тота торган кулы, йөри торган аягы булачакмын. Ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин аңа, һичшиксез, аны бирәчәкмен. Миннән яклау сораса яклаячакмын” (Бохари).
Бу хәдисне галимнәр болай дип аңлаталар: Аллаһы Тәгалә өстәмә гамәлләрне, ягъни нәфел гыйбадәтләрен кылучыны үзенә якынайта һәм аны иман дәрәҗәсеннән ихсан дәрәҗәсенә күтәрә, шуның нәтиҗәсендә кеше Аллаһны күргән кебек гыйбадәт кыла башлый, аның йөрәге Аллаһка карата мәхәббәт, хөрмәт, курку белән тула. Ниһаять, Аллаһы Тәгаләне танып белү сәбәпле, ул күңел күзе белән күрә башлый. Калеб нәфес хакимлегеннән азат ителә һәм Аллаһы Тәгалә теләгәнне генә тели башлый.
Шундый калебкә ия булган кеше Аллаһны искә алмыйча бернәрсә дә сөйләми, Аның боерыгыннан тыш бернәрсә дә кылмый, сөйләгәндә Аллаһның ярдәме белән сөйли, караганда Аллаһның ярдәме белән карый, берәр әйбер тотканда Аның ярдәмендә тота.
Рамазан аенда көннәрне уразада, ә төннәрне гыйбадәттә үткәрергә тырышыйк.
“Апанай” мәчете имам-хатыйбы
Нияз хәзрәт Сабиров әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар