16+

"Республикада азан тавышы өзелми, хәләл яшәү рәвеше алга сөрелә"

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан Диния Нәзарәте оешуга 30 ел уңаеннан мөрәҗәгате. "Бу истәлекле дата уңаеннан мөфтиятнең чишмә башында торган, аның башлангычларын тормышка ашырырга ярдәм иткән һәм республикада ислам үсеше өчен тырышкан һәркемгә рәхмәт белдерәм!" - ди ул.

"Республикада азан тавышы өзелми, хәләл яшәү рәвеше алга сөрелә"

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан Диния Нәзарәте оешуга 30 ел уңаеннан мөрәҗәгате. "Бу истәлекле дата уңаеннан мөфтиятнең чишмә башында торган, аның башлангычларын тормышка ашырырга ярдәм иткән һәм республикада ислам үсеше өчен тырышкан һәркемгә рәхмәт белдерәм!" - ди ул.

Бисмилләһир-Рахмәнир-рәхим.

Хөрмәтле хәзрәтләр, мөхтәсибләр, имамнар, абыстайлар, остазлар!

Газиз дин кардәшләр!

Әссәламу галейкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Моннан 30 ел элек, 1992 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасында татар иҗтимагый тормышында иң мөһим институтларның берсе – ТР мөселманнарының Диния нәзарәте  барлыкка килде. Бу истәлекле дата уңаеннан мөфтиятнең чишмә башында торган, аның башлангычларын тормышка ашырырга ярдәм иткән һәм республикада ислам үсеше өчен тырышкан һәркемгә – дини эшчәнлек ветераннарына, бүген дә Аллаһ юлында хезмәт куючы имамнарга һәм белгечләргә, Татарстан җитәкчелегенә, дусларга, фикердәшләргә һәм көрәштәшләргә рәхмәт белдерәм!

90-нчы елларда Россия җәмәгатьчелегендә башланып киткән үзгәрешләр илдә һәм республикада дини кыйммәтләрне кайтару өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Татарстанда бер-бер артлы мәчетләр ачыла башлый, мәдрәсәләр барлыкка килә, китаплар чыга... Мөселман инфраструктурасы үсә барган саен Татарстанда дини мәсьәләләрне оешкан төстә хәл итү өчен аерым дини идарә булдыру ихтыяҗы дә туа. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарихы әнә шулай башлана.    

Россиянең беренче мөселман диния нәзарәте Екатерина II указы буенча дин әһелләрен контрольдә тоту максатында булдырылганга күрә, илебездә мөфтиятләргә карата тискәре фикерләр хөкем сөрә. Әмма Татарстан мөфтияте дин кардәшләребезнең үз ихтыяры белән барлыкка килә. Аны булдыру - иманга һәм рухи башлангычларга кайткан, атеистик йокыдан айныган, дини иреккә һәм хак әхлакый кыйммәтләргә омтылган татар халкының үз теләге. ТР МДН нигез салучыларның ниятләре әнә шундый булган. Кызганычка каршы, аларның кайберәүләре безнең арадан китеп барды, без исә - аларның рухына догада. Кем белә, бәлки, мөфтияткә Үзенең бәрәкәтләрен Аллаһы Тәгалә аларның ихлас ниятләрен күреп биргәндер. Татарстан мөселманнары шулай ук Нәзарәт барлыкка килүнең тере шаһитларына – ветеран-имамнарга, динебез хакына эшчәленген дәвам итүче хәзрәтләргә  карата да тирән, чиксез хөрмәт белән карый. Раббыбыз аларның игелекләрен кабул итсен һәм күп әҗер-саваплар белән бүләкләсен!

Билгеле, Татарстан мөфтиятенең бүгенге күпсанлы уңышлары аның 1990 еллардагы башлангыч, фудаменталь казанышларына нигезләнә. Мисал өчен, ТР МДН III Съездының, соңыннан тарихка берләшү съезды исеме белән кереп калган корылтайның әһәмиятен бәяләп бетереп булмый, чөнки ул 1994 елдан бирле республикада берьюлы эшләп килгән ике дини оешманы - ТР МДН һәм Татарстанның төбәк МДН берләштерә. Моннан тыш, бу чор ислам мәгарифе системасы барлыкка килү һәм мөселман инфраструктурасы формалаша башлавы белән дә истәлекле: бүгенге көндә эшләп килүче барлык мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары, шулай ук хәзерге мәчетләрнең күпчелеге Нәзарәт гомеренең беренче яртысында үз ишекләрен ачып җибәрә. Бүген Татарстан өммәте үзенең үсешен шушы нигездә дәвам итә.

Соңгы елларда ТР МДН алдынгы мөфтиятләрнең берсе, ә республика – Россиянең ислам үзәге дигән абруй казанды. Аллаһының ярдәме белән, Татарстан өммәтенең рухи һәм интеллектуаль көче, дини-фәнни белгечләре, шулай ук ил һәм республика җитәкчелегенең, дин кардәшләр һәм дусларның терәге бәрабәренә бик күп төрле эш юнәлешләрендә ТР МДН алгы сафларда тора. 

Иң зур казаныш – Коръәнне бастыруның татар традицияләрен кайтару, Россиядә Коръәннең мәгънәләрен аңлау өчен заманча фундаменталь базаны булдыру һәм ислам дөньясында Коръәнне әзерләп чыгару буенча эксперт буларак танылу. 1803 елда «Казан басмасын» бастыру ислам дөньясында зур вакыйга булган кебек, 2022 елда аны бүгенге халыкара стандартларга туры туры китереп яңарту исә кабат бөтен мөселман өммәтенең игътибарын татарларга җәлеп итә.

Татарстанда ислам мәгарифенең күпбаскычлы система буларак формалашуы да зур әһәмияткә ия. Бүген бу система үз эченә 700 мәчет каршындагы кусларны, 8 мәдрәсә, 2 югары уку йортын һәм Болгар ислам академиясен ала: республикада дини гыйлемле нигезләрдән алып академик дәрәҗәга кадәр үзләштереп була.

Нәзарәтнең күзгә күренерлек уңышлары – нәшрият өлкәсендә дә. “Хозур” Нәшрият йорты 2013 елда барлыкка килә һәм шушы вакыт эчендә Россиядә иң эре мөселман медиахолдингларның берсенә әверелә. Нәшриятта 300-дән артык төрле исемдәге китаплар, шул исәптә бестселлерлар һәм фундаменталь хезмәтләр дә чыга, 6 мөселман массакүләм мәгълүмат чарасы барлыкка килә. Аларның берсе – “Хозур ТВ” мөселман телеканалы.

Вакф институтын үстерү да Нәзарәтнең өстенлекле эш юнәлеше булып тора. 2011 елда “ТР Вакфы” фонды барлыкка килде һәм шул вакыттан бирле бүгенгә кадәр Татарстан өммәте милегенә 1592 объект рәсмиләштерелде, аларның 84 – мәдәни мираска карый. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең инфраструктурасын киңәйтү да зур шатлык булды: аның тарихында хәзергесе кебек материаль-техник база моңарчы булганы юк иде!

Мөфтият татар җәмәгатьчелегеннән мәчетләрдә татар телле мохитны саклау өлкәсендәге тырышлыклары өчен дә күп рәхмәтләр ишетә. Мәчет кардышндагы татар теле курслары, татарча онлайн-мәдрәсә, татар телен өйрәнү өчен онлайн-платформа, татарча вәгазьләр – шушы һәм башка күпсанлы татар телле проектлар милли-дини мәдәниятнең үзенчәлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. 

“Нигезләмә” – республикада сөнни ислам кыйммәтләрен саклау буенча нигезле документ. “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”не эшләүдә барлык имам-мөхтәсибләр, Нәзарәтнең Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы һәм шәригать белгечләре бергә катнашты.

Хәйриячелек өлкәсендә дә Диния Нәзарәте җитди эшчәнлек алып бара. 2016 елдан бирле ул системалы рәвештә тормышка ашырыла башлады. Нәтиҗәдә, соңгы 6 ел эчендә мөфтиятнең “Зәкят” Хәйрия фонды 500 авыру кешенең дәвалану курсларына акча күчерде, 24 мең мохтаҗга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтелде.

Казыятләр системасы, бердәм хәләл стандартларын эшләү, “Даруль ифта” фәтвалар call-үзәге, Россия дини-илаһият мирасының Darul-Kutub.com электрон китапханәсе, онлайн-мәдрәсә, төрмәләрдә тәрбияви эш – Нәзарәтнең шушы һәм башка проектлары илебездә уникаль булып тора һәм Россия мөселманнарын дөньякүләм өммәтнең абруйлы бер өлеше итеп күрсәтә. Бай рухи мираска, күпгасырлык мәдәнияткә, хәзерге заман дини-илаһият казанышларына ия булган өлеше итеп...

Газиз дин кардәшләрем! Тарих өчен 30 ел – күп түгел. Бигрәк тә бабаларыбызның исламны рәсми рәвештә 11 гасыр элек кабул иткәннәрен игътибарга алсак. Әмма татарлар үзенең 1100-еллык рухи мирасын җуя язганын истә тотсак, 30 ел элек Татарстан мөфтиятен булдыру, һичшиксез, милләтебездә ислам тарихының яңа битен ачып җибәрде. Халык хәтере һәм иман, гыйлемгә һәм тарихи хаклыкка нәселдән нәселгә күчеп килүче омтылыш, туган нигезгә, кавемгә, гореф-гадәтләргә тугрылык – болар Аллаһы Тәгалә тарафыннан милләтебезнең канына сеңдерелгән. Вакытларга, гасырларга, тарихка бәйләнмәгән мәңгелек кыйммәтләр буларак, бу сыйфатлар - халкыбызның соңгы 30 ел эчендә ирешелгән рухи үсеш сәбәпләренең берсе. Шушы еллар эчендә Татарстандагы уңай үзгәрешләр – бәхәссез: республикада азан тавышы өзелми, мәчет-мәдрәсәләр төзелә, көчле экспертлар әзерләнә, хәләл яшәү рәвеше алга сөрелә, дини-илаһият фәне алга атлый, 2014 елдан бирле татар дөньясының үзәгендә - “Кол Шәриф” мәчетендә Коръән хәтем кылына башлап әлегә кадәр бер генә мизгелгә туктатылмый.... Шушы үсешнең һәр баскычында имамнар, абыстайлар, белгечләрнең хезмәте тора. Раббыбыз дин юлында тырышлыкларны кабул итсен һәм бервакытта да республикабызда Аллаһ Китабының сүзе тынмасын!

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading