16+

Сәдаканың кайсы төре яхшырак: акчалата бирелгәнме, ризык яки башка нәрсәләр беләнме?

Аллаһ күңелеңә сәдака бирү ниятен сала икән, Ул сине яхшылык эшләргә чакыра дигән сүз.

Сәдаканың кайсы төре яхшырак: акчалата бирелгәнме, ризык яки башка нәрсәләр беләнме?

Аллаһ күңелеңә сәдака бирү ниятен сала икән, Ул сине яхшылык эшләргә чакыра дигән сүз.

Сәдакага кагылышлы сорауларга Яңа Шигали мәчете имам-хатыйбы Данис Баһаветдинов җавап бирә. 

Аллаһ ризалыгына ирешү юлы

– Хәзрәт, сәдаканы башта якыныңнан башла, диләр. Алар арасында мохтаҗ кеше булмаса?
– Хәер бирергә ниятләгәнсең икән, сәдака иясен башта үз якыннарың арасыннан эзләргә кирәк. Булмаса, күршеләреңне кара. Алар арасында да булмаса, мөселман кардәшләреңне барла. Аллаһы Тәгалә күңелеңә сәдака бирү ниятен сала икән, димәк, Аллаһ нәкъ менә сине яхшылык эшләргә чакыра дигән сүз. Шайтан котыртканчы, ниятеңне башкарырга ашыгыгыз. Бу – Аллаһ ризалыгына ирешү юлы. 

– Коръән укыган, дога кылган өчен сәдака алсаң, ул аның савабын киметәме?
– Мин сәдака иясе түгел дисәгез, аны мәчеткә яки бер мохтаҗ кешегә бирә аласыз. Иң мөһиме Коръән укуның нияте сәдака өчен түгел, Аллаһ ризалыгына ирешү булырга тиеш. Сәдака бирүче мөселман кардәшемә бүләк булсын яки тормышына җиңеллек китерсен дип ниятләсә, ә Коръән укучы Аллаһ дога кылу мөмкинлеген бирде дип ихластан укыса, икесе дә савапка ирешерләр дип өметләнәбез.  

– Бүләк сәдака була аламы? Әллә аны биргәндә сәдака бирү ниятең булу кирәкме?
– Бүләкне бит акчаны иркен тотучыга да, бай кешегә дә бирәбез, ә сәдака ул мохтаҗ кешегә бирелә. Әмма бүләк бирү шулай ук саваплы гамәл. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә: “Бер-берегезгә бүләк бирегез, араларыгыз якынаер”, – дигән. 

– Урамда хәер сорашучылар очраштыргалый. Алар аңа мохтаҗ булмаса, сәдакаң хәердән китәме? 
– Без хәер сорашучының чын хәлен белмибез, бәлки ул сәдака акчасына ипи яки дару ала торгандыр. Аллаһы Тәгаләнең савабына ирешү өчен ихлас күңелдән биргәнсең икән, Аллаһ аны дөрес җиргә урнаштырачак. Акча гына сәдака саналмый, ризык белән бирергә дә ярый яки аның проблемасын чишү, хәлен җиңеләйтергә тырышу да саваплы эш. 

Гошер сәдакасы
– Ел да рамазан ае алдыннан фитырның күләме билгеле булгач та, сәдаканың күләме юк, муллалар каян чыгып исәпли аны, дип әйтүчеләр табыла. Газета укучыларыбызга шуны аңлатсагыз иде.
– Сәдакаларга карата өч хөкем бар: фарыз, вәҗиб һәм сөннәт. Фарыз сәдака ул – зәкят. Аны нисабы булган кеше бирә, ягъни мөселман кешесенең бурычларын һәм кирәкле чыгымнарын чигергәннән соң 85 грамм алтыны яки шул алтын бәясе кадәр акчасы кала икән, аның нисаб өчен хисап елы башлана. Ай календаре буенча бер ел узгач, кешенең акчасы шул ук күләмдә калса, ягъни нисабка тиң булса яки ул артып китсә, аңа бу суммадан 2,5 процент, икенче төрле әйткәндә, кырыктан бер өлеш күләмендә зәкят түләргә кирәк. Зәкят түләү өчен акчаң гына түгел, фатирларың, машинаң бәяләре, сәүдә белән шөгыльләнүченең әйлнештә булган товар бәяләре дә керә. Төгәл күләмен билгеләү өчен мин белгеләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Фитыр исә вәҗиб сәдака булып санала. Аны исәпләү тәртибенә килгәндә,  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында фитыр сәдакасын бодай, хөрмә һәм йөзем белән таратканнар. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белгечләре әлеге продуктларның базардагы уртача бәясен нигез итеп ала. Шуңа күрә фитыр сәдакасының минималь һәм максималь күләме исәпләнә. Зәкят түләргә мөмкинлеге булганнарга максималь күләмдә түләргә тәкъдим ителә. Нәфел сәдака – Аллаһ ризалыгына ирешү өчен ирекле рәвештә бирелә торган өстәмә сәдака. Аны бирмәү гөнаһ түгел. 

– Ә нәзер сәдакасының шәригатьтәге хөкеме нинди?
– Максатыма ирешсәм, проблемам хәл ителсә, сәдака бирермен дип нәзер әйткән кешенең догасына Аллаһы Тәгалә җавап бирсә, аны бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл санала. 

– Уңыш җыеп алына торган чор хәзер, гошер сәдакасы бирү тәртибе турында да искә төшерсәгез иде.
– Гошер шулай ук вәҗиб сәдака. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп, үзе эшкәртеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Мөмкинлегең булганда аны бирми калырга ярамый. 

Елмаю да сәдака

– Сәдака сораучыга бу аңа чынлап та мохтаҗмы икән дип шикләнеп бирү гөнаһ түгелме? 
– Гөнаһ түгел. Чынлап та бүгенге көндә алдау юлы белән акча җыючылар күп. Мөмкин кадәр ышанычлы кешеләр яки оешмалар аша эшләргә тырышырга кирәк. 

– Сәдаканың кайсы төре яхшырак: акчалата бирелгәнме, ризык яки башка нәрсәләр беләнме? 
– Монда кешенең хәленә карарга кирәк. Сәдака урынлы һәм кирәкле, ягъни кешенең хәлен җиңеләйтә торган булырга тиеш. Өйдә кулланылмый яткан, кирәксенмәгән савыт-сабаны биреп, мохтаҗ кешенең хәлен җиңеләйтеп буламы? Бәлки аның үзенең дә савыт-сабасы күптер. Әмма теге яки бу сәбәп белән менә әҗәтләре җыелгандыр. Әлеге очракта акчалата булышу күпкә хәерлерәк.   

– Вафат булган кеше төшкә нәрсә дә булса сорап керсә, сәдака өмет итә, диләр. Динебез моны ничек аңлата? 
– Дога дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Без әти-әниләр өчен, исән вакытларында да, мәрхүм булсалар да, һәрвакыт догада булырга тиешбез. Дога кылдыру өчен мәчеткә еш киләләр. Без кылабыз доганы, әмма балаларының догасы күпкә хәерлерәк. Бу төш сәбәпле мәчеткә юлыгыз төшү юкка гына түгелдер дип, без аларны җомга намазларына йөри башларга, намазга басарга өндибез. Андый вакытта кешенең күңеленә бу сүзләр тизрәк үтеп керә.    

– Хәер биргәндә, ничек итеп дога кылырга?
– Күңелдә нинди теләкләр бар, шуларны үз телебездә үз сүзләребез белән әйтеп бирәбез. 

– Сәдака бирергә теләп тә мөмкинлеге булмаган кешегә нишләргә?
– Мал сарыф итүне таләп итми торган яхшы гамәлләр кылып та савапка ирешеп була: зекер-тәсбих әйтү, кешеләргә ярдәм итү, хәтта елмаю да сәдака булып тора.  

– Җомга көнне сәдака бирүнең фазыйләтләре хакында да ишетәсе килә.  
–  Җомга – динебездә иң фазыйләтле көн һәм ул көнне эшләнгән яхшы гамәлләр дә күпкә саваплырак була. Хак мөселман кешесе әлеге мөбарәк көннең мөмкинлекләрен кулланып калырга, күбрәк игелекле эшләр башкарырга  омтылырга тиеш. Әмма җомга үтеп китү белән әҗер-саваплар тукталмый, һәр көнебезне файдалы үткәрергә тырышыйк. Сәдака бирү өчен җомга көнен генә көтмик, әйтүемчә, сәдака урынлы һәм кирәкле булырга тиеш.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading