16+

«Сез килгәнгә хәләл ризык әзерләдем...»

...Мондый диалогларны ишеткәнегез бармы икән сезнең? Кайбер кеше намаз укыган кешеләр генә хәләл ризык белән тукланырга тиеш дип саный.

«Сез килгәнгә хәләл ризык әзерләдем...»

...Мондый диалогларны ишеткәнегез бармы икән сезнең? Кайбер кеше намаз укыган кешеләр генә хәләл ризык белән тукланырга тиеш дип саный.

— Менә сез киләсе булгач, ризыгымны хәләл иттән пешердем әле…

— Ник, без килгәндә генә хәләл ашыйсызмыни?

— Әйе инде. Без сезнең кебек намаз укымыйбыз бит.

— Намаз укымагач, харам ашарга дигән сүзме? Менә намазын укый алмасаң да, ичмасам, ризыгын хәләлне ашарга тырыш алайса.

— Шулай ярыймы?

— Шулай кирәк! 

Ә бит хәләл туклану ул һәр мөселман өчен тиешле, фарыз гамәл. Харам — тыелган ризык. Дуңгыз ите — тыелган, «Бисмилләһ» сүзләреннән башка чалынган хайван ите — тыелган. Һәм бу тыелу һәр мөселманга кагыла, кардәшләрем. Намаз укыганына да, укымаганына. Әйе, әйе, монда буталмыйк әле яме: «ләә иләәһә илләллааһ Мүхәммәдүр-расүлуллааһ» («Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд аның Расүле») сүзләрен күңеле белән кабул иткән, теле белән әйткән һәрбер кеше мөселман! Аны берәүнең дә имансызлыкта гаепләргә хакы юк, ә менә, киресенчә, нәсыйхәтләргә, ислам дине юлына чакырырга, сораулар бирсә, үз гыйлеме белән аңлатырга, хаталары булса, ипләп кенә, күңелен төшермичә дөресләргә бурычлы булып тора.   Намаз. Фото: Татар Информ

Кемнең бөҗәк ашап утырасы килсен инде?!

Рамазан ае җиткәч тә, күпләрдән шул бер сорау килә: «Мин бит намаз укымыйм, ураза тотсам буламы?» Хатын-кызлар: «Мин бит яулыктан йөрмим, ураза тотуым дөресме?» — дип сорый. Хәзрәтләребез аларга бу гамәлләрнең барысы да үз урынында һәм һәркайсы өчен аерым әҗер-савап языла, дип аңлата. Югарыда искә алынган очрактагыча, кайбер кеше «хәләл ризыкны намаз укыган кеше генә ашарга тиеш, намаз укымасам, нигә миңа ризыкны хәләл-харамга аерып утыру кирәк?» дип фикер йөртә. Мин бу фикер сөрешен укучының рус теленнән дәрес эшләп килмәве өстенә, «әй, мин барыбер рус телен эшләмәдем, математиканы да эшләп тормыйм алайса» дип уйлавы белән чагыштырам. 

  • Намаз — үз урынына, ураза — үзенекенә, ә хәләл белән тукланырга тырышу үзе аерым изге гамәл булып тора, кардәшләрем.

Моннан тыш, хәләл ризыкның иң чиста, пакь тәгам икәнен дә онытырга ярамый. Һәм хәтта бөтенләй дә мөселман булмаган, башка диндә булган кешеләр дә хәләл ризыкка өстенлек бирә, чөнки ул сыйфатлы. Без элегрәк кибеттән алган желатинны нәрсәдән эшләнгәнен технологтан ишетеп белгәч, желатин салынган ризыкларны ашау теләге бик нык кимеде. Кайбер кызыл төстәге тәм-томнарга салына торган кармин ише өстәмәләр белән дә шулай ук. Кемнең бөҗәк ашап утырасы килсен инде?!

Ә изге гамәл дигәннән, шуны аңлыйк: Аллаһы Тәгалә барыбызга да әҗер-савапны күңелебездәге изге ниятебезгә карап бирәчәк, Аның ризалыгына да шул ният пакьлеге белән ирешербез, Аллаһ боерса. Шуңа күрә, булдыра алганын, үтәргә көчебез җиткәнен бүгеннән үтәргә тырышыйк. Әлбәттә, хөрмәтләп кунагыбызны хәләл ризык белән сыйлау бик күркәм гамәл. Менә бу беренче адымыбыз булып тора да инде.  Намаз. Фото: Татар Информ

Ихлас догадан башлана

Моннан соң үзебез дә, өебездә һәр көнне намазлы кунагыбыз булган кебек, хәләл ризык кына сатып алсак, шундый ризык ашый башласак, икенче адымыбызны ясаган булырбыз. Сүз дә юк, кайбер кеше, әлегә башка гамәлләрне үти алмаса да, йортына харам ризык кертми, кунакта йә берәр кая сәфәрдә булса да, ризыкның хәләллеген белешә, чөнки һәр бөртек ризыгы өчен әҗер-савап языласын, харам ризык керү догалар кабуллыгына киртә буласын белеп тора.

Аллаһның рәхмәте белән, шушы даими ашаган хәләл ризыкларыбыз фикерләребезне, гамәлләребезне, тормышларыбызны да хәерле якка үзгәртсен иде. Барысы да кечкенә адымнан, изге нияттән, ихлас догадан башлана.

  • Коръәни Кәримдә дә: «Алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһ кешеләрдә булганны алмаштырмый», — диелә («Күк күкрәү» сүрәсе, 13:11).

Айсылу Юлдашева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading