Тормышта бар нәрсә дә без теләгәнчә генә бармый. Кайвакыт яратып эшләп йөргән эшебездән дә куып чыгаралар.
Яхшы гына барган сәүдәбез дә, төрле проблемалар чыгып, кисәк туктап кала. Менә шундый вакытларда нәрсә эшләргә соң? Эшсез калсак, нинди эшкә керергә? Сәүдәнең кайсы өлкәсендә эш башларга? Нинди уку йортына керергә, кайсы һөнәрне сайларга? Бу егеткә кияүгә чыгыйммы икән (яки бу кызга өйләнимме)? Кыскасы, бу тормышта нәрсәне дә булса сайлау каршында, ике аралыкта икеләнеп калганда, дөрес юлны ничек табарга? Бу сораулар, иртәме-соңмы, һәркемне борчый.
Иң элек шуны белеп торыйк – нәрсәнең хәерле, ә нәрсәнең зыянлы икәнен һәм үзебез өчен иң яхшы нәтиҗәне дә бары тик безне бу дөньяга бар итүче Раббыбыз гына белә. Ул – безнең холкыбызны да, теге яки бу вакытта нәрсә эшләргә сәләтле булуыбызны да иң камил рәвештә белеп торучы. Чөнки Ул – безнең Хуҗабыз, ризык һәм җан бирүче.
Без нәрсәне дә булса үзебез өчен яхшы дип уйласак та, ул безгә начар тәэсир итәргә мөмкин. Бу сүзләргә дәлил – Аллаһы Тәгаләнең аяте. Ул әйтте: «Сез сөймәгән нәрсә сезнең өчен хәерле булырга мөмкин, ә яраткан нәрсәгез, киресенчә, сезнең өчен яман булырга мөмкин. Моны Аллаһ белә, ә сез белмисез» («Бәкара» сүрәсе, 216нчы аять).
Алайса нишләргә соң безгә, сайлау каршында калсак, ничек дөрес юлны сайларга? Әйткәнебезчә, Галәмнәрнең Хуҗасы бар нәрсәне белеп тора, шуңа да, иң беренче чиратта, «миңа файдалы һәм яхшы булган, хәерле юлны табарга ярдәм ит» дип, Аллаһыдан сорарга кирәк. Бу динебездә истихара дип атала. Мисал өчен, берәр дустыгыз бер керемле кәсеп тәкъдим итә, ә күңелгездә шик бар ди. Шул чакта нишлисез? Әйе, тәһарәт алып, истихара намазы, дип ниятләп, ике рәкәгатъ намаз укыйсыз. Укып бетереп ике якка сәлам биргәннән соң, кулларны күтәреп шушы доганы укыйсыз: «Аллаһүммә инни әстәхирукә бигыйлмикә, үә әстәкъдирукә бикудратикә, үә әс‘әлүкә мин фадъликәл-гаҙыйм, фә‘иннәкә тәкъдирү үә лә әкъдир, үә тәгьләмү үә лә әгьләм, үә әнтә галләмүл-гуйүб. Аллаһүммә ин күнтә тәгьләмү әннә һәҙәл-әмра хайрун ли фи дини үә мәгаши үә гакыйбәти әмри фәкъдүрһү ли үә йәссирһү ли ҫүммә бәрик ли фиһи, үә ин күнтә тәгьләмү әннә һәҙәл-әмра шәррун ли фи дини үә мәгаши үә гакыйбәти әмри фәсрыйфһү ганни үәсрыйфни ганһү үәкъдүр лиәл-хайра хәйҫү кәнә ҫүммә әрдыйни биһ».
Әлеге доганың татарча мәгънәсе: «Әй, Аллаһ! Хакыйкатьтә, Синең гыйлемең белән Синнән хәерлесен сорыйм, Синең кодрәтең илә Синнән көч сорыйм, Синең бөек фазылыңнан сорыйм! Дөреслектә, Синең көчең җитә ә минем көчем җитми, Син беләсең ә мин белмим, һәм Син – барча яшеренне Белүчесең! Әй, Аллаһ!
Әгәр Син бу эшнең (нәрсә икәнен әйтеп китә) миңа динемдә дә, тормышымда да һәм эшләремнең ахыргы нәтиҗәсендә дә (бу һәм киләсе дөньяда) хәерле икәнлеген белсәң, аны миңа тәкъдир кыл, аны миңа җиңеләйт һәм миңа анда бәракәт бир. Әгәр Син бу эшнең миңа динемдә дә, тормышымда да һәм эшләремнең ахыргы нәтиҗәсендә дә (бу һәм киләсе дөньяда) зыянлы вә яман икәнлеген белсәң, аны минән читләштер вә мине аннан читләштер һәм ул эш кайда гына булса да, миңа хәерлесен тәкъдир кыл, соңра мине аннан канәгать кыл» (Бохари риваяте).
Бу – сайлау алдыннан эшләнә торган иң хәерле гамәл, чөнки Җәбир бин Габдуллаһ радыяллаһү ганһүмә әйтте: «Аллаһының рәсүле (Мөхәммәд ﷺ) безгә барча эшләребездә дә истихара кылуны (хәерлесен сорауны) – Коръән сүрәсен өйрәткән кебек – өйрәтә һәм әйтә иде: «Әгәр дә берәрегез нинди дә булса эш эшләргә уйласа, фарыз намазыннан башка ике рәкәгать нәфел намазы укып, ошбу доганы әйтсен.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә, әгәр ниятләгән эшебез хәерле булса, төрле яктан юлларын ачачак. Хәерсез булса, төрле киртәләр чыгып, юлыбыз ябылырга мөмкин. Яисә берәр хәерле төш керергә дә мөмкин. Монда төгәл генә җавап килергә тиеш дигән нәрсә юк. Яки Аллаһы күңелебезгә тынычлык салачак, шикләнү бетәчәк. Иң мөһиме, истихара уку, ә җавабы төрле яктан үзе киләчәк.
Икенчедән, әлеге өлкәдә гыйлеме һәм тәҗрибәсе булган кешеләр белән киңәшләшү. Аллаһыга истихара кылып хәерлесен сораган һәм мөэминнәр белән киңәшләшеп, эшендә нык булган кеше беркайчан да үкенмәс. Аллаһы тәгалә әйтте: «Эшеңдә алар белән киңәшләш, ә инде аны эшләргә карар кылсаң, Аллаһка тәвәккәллә» («әли-Гыймран» сүрәсе, 159нчы аять).
Өченчедән, хәләл юлны сайлау. «Эшсез утырам, ач калам бит, башка эш юк бит инде» дип, харам юлны сайларга, харам урыннарга эшкә керергә ярамый. Ничек кенә булмасын, Аллаһы риза булган, рөхсәт ителгән юлны сайласаң, Аллаһы безне калдырмаячак. Әлеге аятьләр бу сүзләргә дәлил булып тора: «Кем Аллаһка тәкъва булса, Ул аңа кыенлыклардан (төрле проблемалардан) чыгу юлын күрсәтер. Һәм аңа көтелмәгән җирдән ризык бирер. Кем Аллаһка тәвәккәл кылса, аңа Ул җитәдер» («Талак» сүрәсе, 2нче, 3нче аятьләр).
Берәү Аллаһыга гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһы дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. Кешене Аллаһы уйламаган җирдән ризыкландырыр. Әгәр дә берәр кеше үзен, һәм барча эшен Аллаһыга тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһы Үзе җитәдер!
Тормышта нәрсәне дә булса сайларга икеләнеп, юллар чатында калган вакытта менә шушы аятьләр һәм хәдисләр нигезендәге киңәшләрне куллансак, эшебез хәерле һәм бәрәкәтле булчак, чөнки Раббыбыз сораганнарны җавапсыз калдырмый. «Раббыгыз әйтте: «Миннән сорагыз (ялварыгыз), сезгә җавап бирермен» («Гафир» сүрәсе, 60нчы аять).
Раил Фәйзрахманов
Комментарийлар