16+

Тагын да зуррак Коръән!

Күптән түгел генә иң зур Коръән бездә дип шапырынган идек. Бу ярышка әфганнар да кушылган булып чыкты.

Тагын да зуррак Коръән!

Күптән түгел генә иң зур Коръән бездә дип шапырынган идек. Бу ярышка әфганнар да кушылган булып чыкты.

Узган елның ноябрь аенда Казанга кайтарылган 2м х1,5м зурлыктагы изге китап зурлыгы ягыннан хәзер икенче урында калды. Әфганстанның танылган җәмәгать эшлеклесе Әлхаҗ Сәет Мансур Надери дөньядагы иң зур Коръән ясау нияте белән чыккан һәм проектны финанслаган. 500 мең долларга төшкән Коръәннең битләренең буе - 228 см, иңе 155 см икән. Дөрес, авырлыгы «Кол Шәриф» мәчетендәгесеннән (800 кг) калыша - 500 кг гына.
Коръәннең тексты алтын хәрефләр белән язылган һәм төрле төстәге миллионлаган бизәге бар.
2004 елдан 2009 елга кадәр Хәким Нәсыйр Кусрава Балхи җитәкчелегендәге рәссамнар төркеме язу һәм бизәү эше белән шөгыльләнгән. Тагын ике ел рәсмиләштерү һәм архив эшләренә киткән. Шул вакыт аралыгында аны ясау сер итеп сакланган. Барысы да ел башында гына игълан ителгән. Хәзер Коръәнне Кабул шәһәренең мәдәният үзәгендә күрергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading