Балтач, гомумән, Татарстан журналистикасы үзенең талантлы улын югалтты. Нурзада Гәрәй улы Сәмигуллин вафат булган.
Нурзада Сәмигуллин 1956 елның 3 августында Ор авылында туа. Ул бар гомерен спорт, мәгариф, журналистика өлкәсенә багышлый. Балтач районы спортчыларын вакытлы матбугат битләрендә яктыртып барган олпат шәхес. Быел ел башында Балтач районы Бөрбаш авылы көрәшчеләренә багышланган китабы чыгуы турында хәбәр иттеләр. Китап авторлары шул китап өчен Нурзада абый турында берәр язма әзерләвемне сорадылар. Китап чыкты, Нурзада абый турында язма да дөнья күрде. Язманы сезгә дә тәкъдим итәбез. Әлеге мәкалә мәрхүм рухына бер дога булсын иде.
Көрәш буенча Татарстанның кайбер районнарында һәм шәһәрләрендә бик күп эшләр эшләнә. Даими рәвештә ярышлары да уза, менә дигән чемпионнары, көрәш тарихында эз калдырган легендар батырлары да бар, яшьләр белән дә эшли беләләр. Кызганыч, ниндидер эш эшләнү ул әле бу турыда башкалар белә дигән сүз түгел. Ә башкалар белмәгәч, башкаларга җиткерелмәгәч, нинди генә зур эшләр башкарылса да, алар шул бер район, бер тусовка эчендә генә кала.
Бу яктан Балтач – бик бәхетле район. Чөнки анда Нурзада Сәмигуллин кебек олпат, тәҗрибәле, оста журналист эшли. Нурзада абый белән төгәл кайчан танышуымны хәтерләмим дә. Ләкин безне таныштырган урын, ул, әлбәттә, көрәш ярышлары. Чаллыдадыр дип уйлап куям хәзер. Муса Җәлил турниры вакытында. Ни өчен? Чөнки Нурзада Сәмигуллин ел саен Татарстанның көрәш темасын яктырткан их яхшы журналисты дип игълан ителә. Ул чакта мин дә бүләк алдым. Һәм без ел саен аның белән һичьюгы Муса Җәлил турнирында очраша башладык. Ул да бүләк ала, мин дә бүләк алам.
Шул танышуның нәтиҗәсе буларак, Нурзада абыйны акрынлап республика күләмендә чыга торган газеталарга да тарттым. Эшләгән эшләре бихисап чөнки. Башта «Безнең спорт» газетасына яза башлады ул, аннан «Идел» журналы сайтына, инде килеп «Шәһри Казан»га да. Башка төбәк, район журналистларын да тартырга тырыштым, әмма... Әйткәнемчә, андый районнардагы эшләр, ярышлар шул район чикләрен уза, республикакүләм матбугатка чыга алмады. Димәк, Татарстанның зур җитәкчеләре дә, көрәш федерациясе әгъзалары да, көрәш җанатарлары да укый, күрә алмады.
Ә Балтачны күрделәр. Күреп, укып, ишетеп торалар. Район күләмендә уздырылучы ярышларны һәм аларның нәтиҗәләре белән дә, районның данлыклы, ветеран һәм мәрхүм көрәшчеләре белән дә таныштыра бара Нурзада абый. Берьюлы шаяртып язганым да истә: «Нурзада абыйга Аллаһ ярдәм бирсен – Балтачта атна саен көрәш». Бу юлларымны үзе дә чираттагы язмасына керткән иде әле. Яшерен-батырын түгел (мактанып әйтүем түгел, горурланып әйтүем), «Шәһри Казан» газетасы, бигрәк тә газетаның сайты – бүгенге көндә иң күп күләмдә татарча көрәш темасын төрле яклап яктырткан басма. Нурзада абый моны белә, күрә һәм язмаларын да нәкъ менә безгә – «Шәһри Казан»га җибәрә. Һәм Балтач, район дәрәҗәсендәге ярышлар, геройлар бөтен республика көрәш сөючеләренә җиткерә. Бер район, хәтта ки бер авыл җирлегендәге темалар булса да, әлеге язмалар бик күп караулар, лайклар, комментарийлар җыя.
Нурзада абый, өлкән яшьтә булуына карамастан, заманча технологияләрне дә ныклап үзләштергән журналист. Газетага бер төрле, сайтка икенче төрле яза ул. Бирелеш форматлары төрле чөнки. Соңгы елларда соцчелтәрләр өчен дә махсус атап яза башлады ул. Телеграм-каналда озын мәгълүматны кыска гына итеп бирү сорала. Нурзада абый моны да өйрәнде: фото, видеолары шәп һәм текстлары – бик күп мәгънәне үзенә сыйдырган кыска текстлар. Яшьләргә күпме өйрәтеп тә кертеп булмый торган нечкәлекләрне Нурзада абый белән онлайн гына аралашып аңлашабыз шулай.
Бөрбаш турында да күп яза Нурзада абый. Аның ярдәме белән (дөресрәге, каләме ярдәмендә) Бөрбаштагы көрәш, ярышлар, данлыклы көрәшчеләре, узганы һәм бүгенгесе Татарстан күләмендәге көрәш җәмәгатьчелеген кызыксындыра алды. Ә Бөрбаш авылында узучы мөселман балалары Сабан туе турындагы мәгълүматны бөтен Россия көрәш җәмәгатьчелеге көтеп ала.
Язма «киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын!». Кызганыч, булмады. Нурзада абыйның урыны җәннәттә булсын!
Татарстанның көрәш федерациясе дә Нурзада Сәмигуллинның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар