Быел да язлар җитте. Язлар яңардымы, күңел ашкына минем. Яшьлек искә төшә.
Шул яшьлектә исәп-хисап эше бүленеп калгангадыр инде. Хәер, кемнәр генә яшьлектәге гөнаһлардан имин икән? Ялгышуы тиз дә, менә аны төзәтергә башта вакыт җитми, аннары теләк тумый, олыгайгач, соңга калына... Эчемдәгесен өйләп булса да, күңелемне бушатыйм әле.
Мин авыл малае. Әтием колхоз рәисе иде, әнием шул колхозда баш хисапчы булып эшләде. Иркенлектә үстек, ашау-эчү дә, кием-салым дисеңме, кешедән шәп яшәдек, азап белмәдек, эш эшләтмәделәр, авыл агайлары, күрше апалары ишегалдына тузан бөртеге дә төшермәделәр. Кара хезмәттә бил бөгү хакына әти белән әнинең ахыйр-ахыйрәте булу ошай иде аларга.
Мәктәпне бетергәч, Казанга килдем, укырга. Дөресрәге, әни белән әти мине тулай торакка китереп үк куйдылар. Нәрсә дип әйтим, студент тормышы да байларча иде минем. Остазлар әтинең дуслары, дәрескә йөрсәм дә, йөрмәсәм дә имтиханнарда “биш”ле чәпеделәр. Шулай итеп, курсташларымның ачуын китереп, университетны мин дә кызыл дипломга тәмамладым. Ләкин кулга дипломны тотып караганчы, дөресрәге ул көннәрне күргәнче, баштан бик күп маҗаралар үтте әле.
Уку җәфасы булмагач, тулай торакта яшәгән егет халкы нишли инде, гайрәтлерәкләр, акчалыраклар бер ишкә “оеша”. Мин дә шундый төркемгә барып эләктем – “крутой”га әйләндем. Ә крутойларның эше ул елларда кеше талау, авыл малайларын кысрыклау, аларны җәзалау иде. Белмим, нинди тәмен тапканбыздыр... Хәмер капкалагач та кыюлык кергәндерме инде. Аннары миндә акчага да кытлык юк иде дигәндәй, төркемне тотып торыр, авторитет яулар өчен әллә ни кыен булмады. Күпме кызлар үтте безнең кулдан. Беришләре үзләре теләп, икенчеләрен үзебез “хөлләдек”,
Аллаһы гафу итсен берүк. Белмим, Аллаһы гафу итәрме, кайчагында дөньясына ярамаган эшләр эшләдек. Берсендә күрше авыл егетен харап иттек. Мин аны таный да идем, ул үзе дә күпме ялынды, хәтта тезләнепләр елады. Тимәгезче, диде. Ишеттекмени, ишетмәдек шул. Ул малайны гарипләндергәнче кыйнадык. Шунда туктап кына калырга иде, бер күзен дә төртеп тишлек... Аллаһы кичерсен. Андый этлекләрне күп эшләдек.
Бумеранг диләрме әле? Бар гамәлеңнең әйләнеп кайтканлыгын хәзер аңладым. Ашыгып булса да, бер кызга өйләндем. Ә ул, үзем ишеләр кулыннан кичкән бер зат булып чыкты. Гомерем буе гаепләдем, гаепләгән саен күз алдымда үзем тапландырган кызлар йөзе килеп басты. Аның саен ныграк котырдым... Улым туды, гарип иде. Бер күзе күрми. Кайларга гына алып бармадык. Тагын шул хатынны гаепләдем, мәйтәм, бозыклыгың аркасында шулай туды. Ә ул мине битәрләде, йөклелек чорында бер генә көнемне дә тыныч яши алмадым, син гаепле, ди миңа. Улым бер күз белән гомер итә әнә.
Беләм, анысы да яшьлегемдәге кыланмышларымның әҗере, ләкин кешегә кычкырып сөйләп булмый бит менә. Инде оныкларымны ни көтәр? Кызымны бик ярата идем, ул да ялгыш юлга кереп китте. Әрмәнен дә, үзбәген дә, урысын да чираттан кияү дип алып кайта, кайларга да чыгып качарга да белмим кайчакта. Нишлисең, мин синең киявең дигәч, юлбасарны да кунак итәсең. Куып кына чыгарыр идем дә, дәрман юк, егәр бетте, үзем дә саусызландым. Артык телләшә башласам хатыным куа ук башлый өйдән, туйдым синнән, гомер буе канымны эчтең, ди. Эчкәнмендер дә бит, хәзер соң инде. Үпкәләсәм дә, үкенсәм дә үз ялгышларымның языгы бу...
Әмир.
Апас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар