16+

“Томан иңгәндәй...” чакларда Аллаһның Расүле нишләгән?

“Дөреслектә, кайчак йөрәгемә бертөрле томан иңгәндәй була. Шуңа күрә мин көненә йөз тапкыр Аллаһтан гафу итүен сорыйм” (имам Мөслим җыентыгында килә торган хәдис, Әл-Агър әл-Мүзәнидән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять ителә. – Ред.).

“Томан иңгәндәй...” чакларда Аллаһның Расүле нишләгән?

“Дөреслектә, кайчак йөрәгемә бертөрле томан иңгәндәй була. Шуңа күрә мин көненә йөз тапкыр Аллаһтан гафу итүен сорыйм” (имам Мөслим җыентыгында килә торган хәдис, Әл-Агър әл-Мүзәнидән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять ителә. – Ред.).

Бу сүзләр гади кеше сүзләре түгел. Бу – җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, алты яшендә дөм ятим калган, әмма шуңа да карамастан, кешеләргә карата игелекле, миһербан-шәфкатьле булып үсеп җитлеккән, янәшәдәгеләре бер файдасы булмаган таш потларга табынганда бердәнбер Раббысын эзләгән, сәүдәләрдә гаделлек, дөреслек үрнәге булган, һәрдаим ялгыз калуны өстен күреп, кырык яшенә җиткәч, тау куышлыгында фәрештәләрнең сәиде Җәбраил галәйһиссәлам аша пәйгамбәрлек вазифасын кабул иткән, олыны – олы, кечене – кече итеп сөйгән, ятимне, мохтаҗны, толны, сәфәрдә булучыны кайгырткан, Аллаһы Тәгаләнең Үзе белән сөйләшкән, дүртенче олуг Китап – Коръәни Кәримне кабул итеп алган, Җир йөзе барлыкка китерелгәннән бирле килеп киткән меңләгән пәйгамбәрләрнең мөһере булган пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре.

Уйлап кына карыйк әле, Расүлуллаһ нәрсә ди? “Йөрәгемә бертөрле томан иңгәндәй була”, – ди. Аллаһ каршында олуг дәрәҗәдә булган, кешелекне караңгылыктан – нурга, томаналыктан гыйлемгә алып чыккан Пәйгамбәребезнең дә йөрәге шундый халәттә булгалаган, димәк. Ә без – гади адәм балалары, әллә бу “томаннан” котыла алабызмы? Әллә безнең күңелләр һәрвакыт шат, йөрәкләр гел тыныч, кәефләребез гел күтәренке булып тора аламы?! Юк, әлбәттә, чөнки без гади кешеләр, без Расүлебез, гомумән, пәйгамбәрләр, изгеләр, олы галимнәр дәрәҗәсеннән бик тә ерак. 

Аңлаешлы булсын өчен, Расүлебезнең “...томан иңгәндәй” дигән сүзләренә аңлатма биреп үтикче: бу сүзләр һич тә Пәйгамбәребезнең йөрәгендә кимчелек булган дигәнне белдерми. Бу бик еш безнең – гади кешеләрнең йөрәкләрен били торган гафиллек, онытылу халәте түгел. Галимнәр әйтүенчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакыт Аллаһны искә алып, Аңа тулысынча юнәлгән хәлдә булган. Ләкин кешеләргә дин өйрәтү, өммәтнең мәсьәләләрен хәл итү, дошманнар белән көрәшү, кешеләрне исламга якынайту кебек эшләр белән шөгыльләнгәндә, бу эшләр аны Аллаһ белән булган шул өзлексез рухи халәттән аз гына читләштерә иде. Безнең өчен болар — иң бөек гыйбадәтләр.

Әмма Пәйгамбәребезнең дәрәҗәсе шулкадәр югары булганлыктан, ул бу вакытлыча мәшгульлекне, үзенең бөек дәрәҗәсе белән чагыштырганда, кимү дип күрә һәм шуннан соң истигъфар кыла. Моннан тыш, пәйгамбәрләрнең истигъфары ул Аллаһ каршында түбәнчелек күрсәтү, Раббысына мохтаҗлыгын белдерү, даими гыйбадәттә булу, Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итү өчен дә кылына.

“Томан иңгәндәй...” чакларда Аллаһның Расүле нишләгән соң? Борчу-мәшәкатьләргә “чумып”, кемнедер гаепләгәнме? Бөтен дөньясына ачу саклап, үзенә бикләнгәнме? Әллә берни эшләмичә, бу халәтнең үзеннән-үзе үтүен көтеп ятканмы? Юк, бу вакытта ул көненә йөзәр тапкыр Аллаһка истигъфар сүзләре әйткән. Ун, егерме генә түгел, ә йөз тапкыр! 

Безнең дәрәҗәләребезне карасак, безгә йөз түгел, аннан да күбрәк мәртәбә Аллаһка мөрәҗәгать итеп, истигъфар сүзләрен әйтү тиешле, чөнки безнең гафләттә булган, онытылган чакларыбыз бик еш була, моны беребез дә инкарь итә алмас. Безнең күңелләр гыйбадәттә булганда: кыямда, рөкүгъта торганда, сәҗдәгә киткәндә, Изге Китапны укыганда, зикер кылганда Аллаһ белән тыгыз элемтәдә торса да, гыйбадәттән тыш чакларда тулаем тормыш, дөнья мәшәкатенә бирелә. Моның өчен безне гаепләргә дә кирәкмидер, без – гади инсаннар, ә инсан “нәсийә – онытучы” фигыленнән ясалган сүз. Шуңа да истигъфар сүзләрен әйтүне гадәткә кертергә тырышу безгә таманга гына туры киләдер дә, иншәАллаһ. 

Әмма без бу сүзләргә бик мохтаҗ булсак да, йөзне түгел, унны да әйтергә иренәбез шул, вакыт тапмыйбыз, моның асылын аңламыйбыз һәм бу сүзләргә җитди карамыйбыз. Кызганычка, күпләребез шулай. 

Истигъфар сүзләрен “Әстәгъфируллааһ” (“Аллаһтан гафу сорыйм”) дип тә, “Әстәгъфируллааһә вә әтуубү иләйһи” (“Аллаһтан гафу сорыйм һәм тәүбә кылам”) дигән сүзләр белән дә белдерергә мөмкин. Раббыбыз күңел халәтләребезне дөресләсә иде, динебез белән нәсыйхәтләнеп яши алсак иде.

Айсылу Юлдашева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading