Чын күңелдән Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанган кеше күбрәк игелекләр кылырга тырыша һәм бу изге гамәлләрне кылганда ул риядан ерак була.
Нәрсә соң ул рия? Рия ул – кешеләр мактасыннар, хөрмәт итсеннәр өчен гамәл кылу. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә рияны кечкенә ширек дип атый. Бары тик риясыз гамәлләр генә Аллаһның рәхмәтенә китерә, кешене ике дөньяда да бәхетле итә. Аллаһ Раббыбыз “Әгъраф” сүрәсенең 56 нчы аятендә болай ди: “Игелек, изгелек кылганнарга Аллаһның рәхмәте бик якын”.
Күңелне риядан пакьләп, ихласлылык белән бизәкләр өчен мөселман, фарыз гыйбадәтләрдән тыш, нәфел гыйбадәтләрен дә кылырга тырышырга тиеш.
Динебездә булган мөбарәк көннәрне, кичәләрне барыбыз да беләбез. Аллаһның иксез-чиксез рәхмәтенә ирешер өчен, мөселманнар бу мөкаддәс көннәрдә һәм кичәләрдә генә түгел, башка вакытларда да нәфел гыйбадәтләрен кылалар.
Төн, бигрәк тә таң алды бик кадерле вакыт, чөнки барча мәхлуклар ял итә, галәмдә тынычлык хөкем сөрә. Кеше төнлә торып, гыйбадәт кылганда аңа беркем дә комачауламый, ул риядан ерак була, чөнки аны бу вакытта беркем күрми, ул үзенең Раббысы белән бергә кала, Аңа мөрәҗәгать итә, догалар кыла. Шулай итеп, ул күңелен нурландыра, Аллаһы Тәгаләгә якыная.
Аллаһы Тәгалә төнлә гыйбадәт кылучылар турында “Зарият” сүрәсенең 17-18 нче аятьләрендә болай дип әйтә: “Төннәрен аз йоклаганнар. Сәхәр вакытларында ярлыкау сораганнар”. “Фүркан” сүрәсенең 64 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз әйтә: “Алар төннәрен Раббыларына аяк үрә торып, сәҗдәгә китеп, гыйбадәт кылалар”.
Бер көнне шәйх Хәсән Басридан (Аллаһның рәхмәтендә булса иде): “Ни өчен төнлә нәфел гыйбадәтләрен кылучы мөселманнарның йөзләре шундый матур, нурлы?” – дип сорадылар. Шәйх: “Чөнки алар Рәхмәтле Аллаһ белән бергә калалар”, – дип җавап бирде.
Төнге нәфел гыйбадәтләренең фазыйләтләре, хасиятләре турында Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең түбәндәге хәдисендә әйтелгән. Билал (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять итә, Пәйгамбәребез болай дип әйткән: “Төнлә йокыдан торып, гыйбадәт кылырга тырышыгыз! Чөнки ул сезгә кадәр булган изгеләрнең гадәте. Чынлыкта төнлә торып гыйбадәт кылу – Аллаһы Тәгаләгә якынаю ул. Бу төнге гыйбадәт гөнаһлы гамәлләр кылуга киртә булып тора, хата-кимчелекләрне ярлыкый һәм тәннән авыруларны, сырхауларны куа”, – дигән (Тирмизи).
Бу хәдистә әйтелгәнчә, төнге гыйбадәт рухыбызга һәм тәнебезгә сихәт бирә. Пәйгамбәребез төнге гыйбадәтләргә аерым әһәмият биргән, ләкин шул ук вакытта ялга да игътибарлы булган. Төнлә нинди намаз укырга кирәк соң? Аллаһ Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләре үзенең бер хәдисендә әйткән: “Фарыз намазларыннан соң иң яхшы намаз – тәһәҗҗүд намазы”, – дигән (Мөслим).
Пәйгамбәребез тәһәҗҗүд намазын укыр өчен кайвакыт төннең беренче өлешендә, ә кайбер вакытта төннең уртасында йокыдан уянган, әмма Расүл әкрам бу нәфел намазын күбрәк таң алды вакытында укыган.
Әмир бин Рабига исемле бер вәли (изге кеше) булган. Ул тәһәҗҗүд намазына шулкадәр зур игътибар биргән ки, хәтта үлем дә аңа төнге намаз укыган вакытта ирешкән.
Түбәндәге хәдис мөһим урын алып тора. Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәтләре әйткән: “Җәннәттә шундый матур, үтә күренмәле сарайлар бар. Ул сарайларның эчке өлеше тыштан күренә, эчтән тышта булган нәрсәләр күренә”. Бер бәдәви гарәп сораган: “Йә Расүлаллаһ, бу сарайлар кемнәр өчен?” – дигән. Расүл әкрам: “Бу сарайлар күркәм сүзләр сөйләүче, башкаларны кунак итүче, күп ураза тотучы һәм барлык мәхлуклар йоклаган вакытта Аллаһ ризалыгы өчен намаз укучылар өчен”, – дип җавап биргән (Тирмизи).
Бер көнне Пәйгамбәребез халыкка мөрәҗәгать итеп, болай дип әйткән: “Әй, кешеләр! Бер-берегезгә сәлам бирегез, бер-берегезне сыйлагыз, кунак итегез, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытыгыз, туган-кардәшләрегезгә ярдәм итегез һәм кешеләр төнлә йоклаган вакытта намаз укыгыз. Бу гамәлләр сезне җәннәткә кертә” – дигән (Ибн Мәҗә, Тирмизи).
Җәбир дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде) әйткән: “Мин Аллаһның расүленең болай дип әйткәнен ишеткән идем: “Төнлә шундый бер сәгать бардыр ки, әгәр мөселман шул вакытта дөньясы һәм ахыйрәте өчен нәрсә дә булса сораса, Аллаһ, һичшиксез, шуны бирәчәк. Бу вакыт һәр төндә бар” (Мөслим).
Әбү Һөрайрадан (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять ителә, сөекле Пәйгамбәребез әйткән: “Һәр төннең соңгы өчтән берендә Аллаһы Тәгалә күкнең соңгы катына төшә һәм болай ди: “Кем миңа дога кыла, аны буш җибәрмәмен, кем миннән сорый, аңа бирермен, кем миннән ярлыкау турында сорый, аны гафу итәрмен”, – дигән (Бохари, Мөслим).
Әбү Һөрайрә (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять итә, Расүлуллаһ әйткән: “Сез йоклап киткәндә шайтан башыгызның арткы өлешенә өч төен бәйләп куя. Һәрберсенә сугып болай ди: “Синең төнең озак булсын, тынычлап йокла! Әгәр кеше уянып, Аллаһы Тәгаләне искә төшерсә, шуның бер төене чишелә. Әгәр тәһарәт алса, икенче төен чишелә. Әгәр намаз укыса, өченче төен чишелә һәм кеше иртә таңнан ук яхшы кәеф белән уяна. Киресенчә булганда таңнан ук аның кәефе булмый һәм аны ялкаулык баса” (Бохари, Мөслим).
Бу хәдистә әйтелгәнчә, кеше таң алды вакытында Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, ахыйрәттә бөек дәрәҗәләргә ирешмәс өчен шайтан зур тырышлыклар куя. Ул йокыны ләззәтләндерә һәм төрле сәбәпләр табып, кешене бу гыйбадәттән мәхрүм итә.
Шайтанга бирелмәс өчен, без таң атканчы тору нияте белән йокларга ятарга тиеш. Шул ук вакытта, төнлә йокыдан уянгач, Аллаһы Тәгаләне искә алу, Аның кодрәте турында уйлау күркәм гадәт санала.
Бер көнне кемдер шәех Ибраһим бин Әдхәмнән (Аллаһның рәхмәтендә булсын) сорады: “Хөрмәтле хәзрәт! Мин төнлә гыйбадәт кылыр өчен йокыдан тора алмыйм. Миңа нишләргә соң, киңәш бирегезче?” – диде. Шәех җавабында: “Көндез Аллаһка каршы килмә (гөнаһлар кылма), төнлә Ул сине үзе уятыр. Төнлә Аллаһка гыйбадәт кылу ул – зур дәрәҗә. Гөнаһлылар ул дәрәҗәгә лаек булмый”, – диде.
Аллаһы Раббыбыз барчабызга төнге нәфел гыйбадәтләрен күбрәк кылырга, күңелләребезне ихласлылык белән бизәкләргә насыйп итсә иде.
Автор: Нияз хәзрәт Сабиров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар