16+

Триллион акчамы, савапмы?

Шамил Галәветдиновның Казанга килүе сентябрь аенда ук көтелгән иде. Ләкин хәзрәтнең сәламәтлеге начараеп китү сәбәпле, очрашу ике айга кичектерелде. Һәм менә, ниһаять, күпләр зарыгып көткән бу көн килеп җитте: Мәскәүнең Мемориаль мәчете имам хатибы, 30дан артык дини китаплар авторы, галим, фикер иясе, күп кенә мөселманнарның остазларына әйләнгән Шамил Галәветдинов белән...

Триллион акчамы, савапмы?

Шамил Галәветдиновның Казанга килүе сентябрь аенда ук көтелгән иде. Ләкин хәзрәтнең сәламәтлеге начараеп китү сәбәпле, очрашу ике айга кичектерелде. Һәм менә, ниһаять, күпләр зарыгып көткән бу көн килеп җитте: Мәскәүнең Мемориаль мәчете имам хатибы, 30дан артык дини китаплар авторы, галим, фикер иясе, күп кенә мөселманнарның остазларына әйләнгән Шамил Галәветдинов белән...

Ул көнне Grand Kazan Hotel халык белән «мыж»лап торды. Семинарга керү билетларының 1000-1500 сум (!) булуына да карамастан, 450 кешелек «Габдулла Тукай» конференц-залында буш урыннар күренмәде. «Триллионер» булырга теләүчеләр аз була аламы инде? Акча да кызганыч түгел, файдасы гына булсын.
Әкрен генә халыкны күзәтәм. Мөселманнар гына булыр дип көткән идем, ялгышканмын. Дингә бик исләре китмәгән танышларымны да очраттым хәтта. Кәттә генә киенгән абый-апалар да күренгәли. Дуслары, гаиләләре белән җыйнаулашып килүчеләр дә бар. Яшь төрлелеге сизелсә дә, катнашучылар арасында күбрәк 23-30 яшьлекләр. Чараның төп шарты Ш.Галәветдиновның «Триллионер слушает» исемле китабын укып чыгу булганлыктан, барысының да телендә шул: һәркем хис-тойгылары белән уртаклаша.
Дөресен әйтим, күп кенә китаплары белән таныш булсам да, моңарчы хәзрәтне күргәнем юк иде әле. Шуңа да сәхнәдә утырган кешене күргәч, азрак каушап калдым: 25ләр тирәсендәге егет берничек тә хәзрәт образына туры килми иде. Кечкенә башымнан: «Ә кая сакал? Чалма? Дисбенең әсәре дә күренми... Шушы яшь егет китаплар авторымы?» - дигән уйлар йөгереп узды. Бары чара барышында гына «егет»кә 38 яшь һәм 5 баласы булуы ачыкланды. Сөбханалла!
Алдагы 4 сәгать буе хәзрәт-«триллионер» тормышта һәм бизнеста ничек уңышка ирешергә мөмкин булуын ачыклады. Коръән аятьләрен, төрле кешеләрдән килгән хатларны, чит ил бизнес-тренерларының сүзләрен дәлил итеп китерә-китерә, эчке тавышыңны ишетергә, баш миен «селкетергә» кирәк икәнлеген аңлатты. Кыен ситуацияләрдә калган вакытта үзеңне ничек тынычландырырга, оптимистлык сыйфатларын булдыру өчен нәрсә эшләргә кебек сорауларга җавапларын тәкъдим итте һ.б. Кыскасы, чара гади психологик тренинг рәвешендә алып барылды. Гади дим, чөнки мондый тренинглар белән интернет челтәре инде тулган. Дөрес, азрак дин тематикасына бәйле булуы белән генә аерылып тора. Ә әлеге очрашуга карата минем өметем бөтенләй дә икенчерәк иде. Берсүзсез, оештыру ягыннан чарага тел-теш тидерерлек булмады, барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән. Тик... Тик рухи азык эзләп барган җирдән күңел ач кайтты...
Өйгә кайткач, интернет челтәренә «чумдым». Исәбем - Ш.Галәветдиновның «Триллионер» проекты турында башкаларның да фикерләрен ишетү. Шунда бер мөселман кызы язган бәяләмәгә юлыктым. «Шайтан үзенекен эшләгән, ахрысы. Аллаһ кешеләрне мөселман булырга өндәсә, Шамил Галәветдинов исә триллионер булырга чакыра», - дигән сүзләре күңелгә кереп «оялады». Моңарчы хәзрәткә, аның «иҗат»ына карата зур хөрмәт белән карый идем. Әлеге тренингтан соң фикерем икегә аерылды. Бер яктан, хәзрәтнең бер урында утырмавын, шәхес буларак үсүен уңай бәяләсәм, икенче яктан, аның бу проектка ник тотынуын аңламыйм. Дин эшлеклесенең дә вазифалары җитәрлек бит, бизнес-тренер булу аңа ник кирәк? Түләүле чаралар оештырып, ул үзенең дәрәҗәсен генә төшерә түгелме? Ислам дөньясы тискәре күренешләр кичергән вакытта, дин кешесенең проблемаларга шулай күз йомуымы бу? Әллә соң мин дөньядан арттарак калганмынмы? Ләкин Мәскәүдән үк килгән шундый көчле дин белгеченең моның ише тренинглар белән шөгыльләнүе югарыда утырган депутатның авыл мәктәбендәге башлангыч сыйныфта укытучылык итүе белән бер: ник кирәккәнлеге акылга сыймый. Килгәч-килгәч, җанга сихәт бирердәй вәгазь укып киткән булса, күпме мөселманны сөендерер, «триллион» савап эшләр иде югыйсә. Гыйнвар аена билгеләгән киләсе очрашуында Шамил хәзрәт бу якны да кайгыртыр, мөселман халкына үзенә күрә бер бәйрәм ясар дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading