16+

Төшемме, өнемме?

Әбү Хәнифәнең шәкерте Әбү Йосыф өч-дүрт төн рәттән гаҗәеп һәм бик сәер, куркыныч төш күрә. Күргән төшен юрап бирүне өмет итеп, хәзрәте Әбү Хәнифә янына килә: - Әй остазым! Бөек, хөрмәтле Әбү Хәнифә хәзрәт. Өч көн дәвамында бик гаҗәеп, куркыныч төш күрәм дә, тиргә батып, куркып уянам, - диде Йосыф....

Әбү Хәнифәнең шәкерте Әбү Йосыф өч-дүрт төн рәттән гаҗәеп һәм бик сәер, куркыныч төш күрә. Күргән төшен юрап бирүне өмет итеп, хәзрәте Әбү Хәнифә янына килә: - Әй остазым! Бөек, хөрмәтле Әбү Хәнифә хәзрәт. Өч көн дәвамында бик гаҗәеп, куркыныч төш күрәм дә, тиргә батып, куркып уянам, - диде Йосыф....

Әбү Хәнифәнең шәкерте Әбү Йосыф өч-дүрт төн рәттән гаҗәеп һәм бик сәер, куркыныч төш күрә. Күргән төшен юрап бирүне өмет итеп, хәзрәте Әбү Хәнифә янына килә:
- Әй остазым! Бөек, хөрмәтле Әбү Хәнифә хәзрәт. Өч көн дәвамында бик гаҗәеп, куркыныч төш күрәм дә, тиргә батып, куркып уянам, - диде Йосыф.
Әбү Хәнифә:
- Шәкертем, сөйлә төшеңне, Аллаһ насыйп иткәнчә юрарбыз, Аллаһ боерса, - дип әйткәч, Әбү Йосыф сөйли башлый:
- Әйтерсең мин чүлдә, артымнан ерткыч хайван -арыслан чаба. Бу арысланнан качу һәм үземне коткару теләге белән каршымда торган бер тирән коега сикерәм. Коеның чиләк бәйләнгән бавына тотынып калам. Кое төбендә бер елан, авызын ачып, мине йотарга тора. Мин асылынып калган бауны бер ак, бер кара күсе кимереп тора. Нишләргә белмичә, хәйран калып, як-ягыма карап торганда, коеның диварларына ябышып үскән ботаклардагы пешкән җиләк-җимешләрне күрдем. Шушы вакытта артымнан чапкан арысланны, мине йотарга теләгән еланнарны һәм асылынып торган бауны кимергән күселәрне онытып, җимешләр ашый башладым. Шушы мизгелдә, кинәт кенә, тиргә батып уяндым, - дип тәмамлады сүзен Әбү Йосыф.
Әбү Хәнифә шәкертенең төшен бик игътибар белән тыңлагач әйтте:
Хөрмәтле шәкертем Әбү Йосыф, артыңнан куган ерткыч хайван - бел, ул - синең әҗәлең. Коега сикереп, ябышып калган бавың - синең чикле гомерең. Ак күсе һәм кара күсе ул - синең дөньяда уздырган көнең белән төнең. Кое төбендә авызын ачып, сине йотарга теләгән елан ул - синең каберең. Кое диварларына ябышып үскән ботаклардагы җимешләр ул - дөньяның алдагыч зиннәтләре һәм ләззәтләре! Әй шәкертем, артыңнан атлап барган әҗәлеңне (үлемеңне), тормыш бавыңны кыскарткан көнең белән төнеңне, үлемеңнән соң сине көтеп торган кара гүреңне онытып, кул учыңда кечкенә боз кисәге кебек эреп беткән, юкка чыккан бу дөньяның ялган ләззәтләренә алданып, киләчәк дөньяда булачак бәхетеңне юк итә күрмә. Аллаһ сине сөядер. Сине сөйгәнгә күрә, хикмәт тулы төшләр аркылы вәгазьлидер, - дип сөйләде Әбү Хәнифә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading