16+

Туганлык җепләрен ныгыту өчен нишләргә?

Вакыт юклыкны сылтау итеп, туганның туганыннан качуы, хәтта бертуганнарның да аралашмаулары, читләшүләре – замана бәласеме?

Туганлык җепләрен ныгыту өчен нишләргә?

Вакыт юклыкны сылтау итеп, туганның туганыннан качуы, хәтта бертуганнарның да аралашмаулары, читләшүләре – замана бәласеме?

Туганлык җепләрен ныгыту өчен нишләргә?

Зарланырга яратабыз. «Вакыт, акча җитми», – дип тә зарланабыз. «Сәламәтлек какшады, дәвалануның һич файдасы юк», – дип тә сукранабыз. «Җан тынычлыгы бетте, һаман борчылам, юк-барга кайгырам», – дип тә зар елыйбыз. «Кешенең гомере кыскарды, яшьләр дә кисәк кенә үлеп китә»,– дип тә пошаманга төшәбез. Ә нилектән шулай соң? Һәрнәрсәнең сәбәбе бар, бернәрсә дә сәбәпсез генә килеп чыкмый. Әнә шул халәткә илтүче сәбәпләрнең берсе турында сөйләшик бүген.

Кисәк үлемнәрнең артуы да, акча, вакыт җитмәү дә тормышыбыздан бәрәкәт качуга барып тоташа икән. Бәрәкәт бетсә, аның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көн халәте туа. Бәрәкәт бетүнең дә сәбәпләре берничә, әмма без шуларның берсе хакында язып үтәрбез.
Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ризыгы мул (бәрәкәтле), гомере озын булуын теләгән кеше туганнары белән араны өзмәсен», –  дигән (Мөслим риваяте, 2557).

Карагыз, бу хәдис зарлануга китергән күңелсезлекләрнең серен ачты да бирде. Динебездә ризык төшенчәсенә ашый торган ризык кына түгел, ә тормышка кирәк булган барлык нигъмәт – акча, вакыт, сәламәтлек, йорт, машина, балалар, һөнәр һәм башкалар керә. Ягъни шушы нәрсәләрдә бәрәкәт булуын һәм хәерле озын файдалы гомер кичерүеңне теләсәң, туганнарың белән дус, тату яшә, ди.

Кызганыч, бүгенге көндә гел киресе күзәтелә: һәр бишенче кеше туганыннан качып яки аның белән дошманлашып яши. Ничәмә-ничә кеше, туганы белән аралары бозылуга борчылып, яныма килде. «Хәзрәт, без – өч бертуган, ике абыемны һичничек дуслаштырып булмый, дошманнар кебек яшиләр, бер-берсен күралмыйлар. Нишләргә икән? Берәр чарасы бардыр, бәлки?» – дип, җавап көтеп, күземә карый бер кардәш. Икенче берсе: «Хәзрәт, энем аралашмый, никтер  миңа үпкә саклый. Мин араны өзмәскә тырышам, күчтәнәч илтәм, ә ул өенә кертми, синнән бернәрсә дә кирәкми, ди, куып җибәрә», – дип өзгәләнә. Үземнең дә бер танышым сөйләп торды: «Безнең әтиләр – биш бала, әти төпчеге. Аның дүрт апасы бар. Әби белән бабай вафат булгач, авылдагы чери башлаган кечкенә генә йортны бүлә башладылар. Әти бәхәсләшеп тә тормады, миңа бернәрсә дә кирәкми, сезгә булсын, дип әйтү белән чикләнде. Ә апалар, әле һаман шул йортны бүлә алмыйча, бер-берсе белән талашып, кычкырышып яталар. Шунысы гаҗәп, аларның берсе дә анда торырга, бакчасына бәрәңге утыртырга да җыенмый, һәрберсенең үзләренең көйләнгән тормышлары, торырга йортлары бар».

Тормышта мондый мисаллар бик күп, һәрберсе турында яза башласаң, биредә урын да җитмәс.
Менә шундый ыгы-зыгылы чорда иң еш бирелә торган сораулар –туганнар арасындагы мөнәсәбәт хакында. «Мин туганнар белән элемтәне сакларга тырышам, ә алар миңа һич уңай карашта түгелләр, шалтыратсам, телефоннарын алмыйлар, килсәм, чәй эчертмиләр. «Вакытыбыз юк әле, китәсебез бар», – дип, сәбәп табалар. Бүләк бирсәм, алмыйлар, синнән берни дә кирәкми, рәхмәт, диләр, «ватсап»ларына язсам, җавап бирмиләр. Нишләргә? Туганлык җепләрен өзүчеләрдән буласым килми», – ди туганлык кадерен белүчеләр. Аларның бу сорауларына җавап итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисен китерәм: Әбү Һөрәйрә радыяллаһу ганһе әйтте: «Бервакыт берәү: «Әй, Аллаһының илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм, минем туганнарым бар һәм мин алар белән туганлык бәйләнешләрен сакларга тырышам, ләкин алар бу бәйләнешләрне өзәләр; мин аларга яхшылык кылам, ә алар миңа зыян китерәләр; мин алар белән йомшак мөнәсәбәттә, ә алар миңа дорфалык күрсәтәләр, ягъни  минем белән туганлык җепләрен сакларга теләмиләр”, – диде. Ул моңа каршы: «Дөреслектә, әгәр эш син әйткән кебек торса, димәк, син аларның авызларын кайнар көл белән тутырасың, һәм син болай эшләми башлаганчыга кадәр Аллаһ тарафыннан синең аларга каршы ярдәмчең булыр!» (Мөслим риваяте, 6525)

Бу хәдис туганнарың синең белән араны өзсәләр дә, аңа карап, син аларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтүдән туктама, ди, син араны өзгәнчегә чаклы Аллаһ синең белән булыр, сиңа ярдәм күрсәтеп торыр, ди.

Икенче риваятьтә болай диелә: Габдулла бине Гамер бине Гас радыяллаһу ганһүмә сүзләреннән риваять итәләр: Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Туганлык бәйләнешләрен шулай ук җавап бирүче сакламый. (Ягъни туганнары тарафыннан яхшы мөгамәләгә шулай ук җавап бирүче). Ә аларны чынлап саклаучы аның туганнары бу бәйләнешләрне өзәләр, ә ул шуңа карамастан, туганлык җепләрен сакларга тырыша». (Икенче төрле әйткәндә, туганнарының начар гамәлләренә иярмичә, төрле ысуллар табып, алар белән бәйләнешне саклый.) (Бохари риваяте, 5991)

Бу хәдис чын туганлык җепләрен саклаучыларны сыйфатлый. Туганнарың синең белән аралашырга теләмәсә дә, син бирешмә, туктап калма, өметеңне өзмә, дип, изгелеккә чакыра ул. Чөнки шулай эшләгәндә генә син чын туганлык бәйләнешләрен ныгытучы буласың, ди. Әйе, аралашып, йөрешеп яшәгән туган белән элемтә саклау җиңел, ә менә сиңа карата дошманлык хисләре кичергәне белән элемтәне саклап кара син! Монысы инде чын сынау, шунда күренә инде безнең ныклык.

Әйе, сөйләгәндә генә җиңел ул, җәмәгать, әмма тормышта куллануы бик авыр, шуңа карамастан, безгә авыр холыклы туганнар белән араны төзәтү өстендә даими эшләргә кирәк. Бу безнең тормышыбызга бәрәкәт өсти һәм җәннәткә керүебезгә бер сәбәп булып тора. Әбү Әюб Халид бине Зәйд әл-Әнсари радыяллаһу ганһе әйтте: «Бервакыт берәү Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Миңа җәннәткә керергә булыша торган гамәлләрне әйт әле», — диде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһка гына гыйбадәт кыл, башка бернәрсәгә дә гыйбадәт кылма, намаз укы, зәкәтеңне бир һәм туганлык бәйләнешләрен сакла», – диде (Мөслим риваяте, 104).

Туганнарыбыз белән дус-тату мөнәсәбәттә яшәргә безгә Раббыбыз җиңеллек бирсен, дошманлашмыйча, алар белән чын туганнар булып йөрешеп, аралашып, хәлләр белешеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп әйләсен. Әмин!

Раил Фәйзрахманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

26

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бик зур рәхмәт

    • аватар Без имени

      1

      0

      Бик файдалы язма! Аллахнын рэхмэтендэ булыгыз

      • аватар Без имени

        2

        0

        АЛЛАХНЫН РЭХМЭТЕНДЯ БУЛЫГЫЗ- БУЛЫЙК, АМИН

        Мөһим

        loading