Фарыз гамәлләрдән тыш иң зур гыйбадәт – Аллаһны зикер кылу. Бүгенге сәхифәбездә Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек.
Галимнәр зикер кылуның җитмеш төрле файдасы бар дип белдерә.
– Хәзрәт, иң хәерле зикер ул кайсы?
– “Ләә иләәһә илләллаһ” кәлимәсе. Муса галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләдән: “Раббым, миңа аерым бер зикер өйрәт әле”, – дигәч, Ул: “ләә иләәһә илләллаһ дип әйт”, – дигән. Шуннан Муса галәйһиссәламнең: “Аны бит һәр бәндә әйтә”, – дигәненә исә, “үлчәүнең бер ягына – җирдәге һәм күктәге бөтен нәрсәләрне, икенче ягына “Ләә иләәһә илләллаһ” кәлимәсен куйсак, шул ягы басар иде”, ди. Шушы чагыштыру гына да бу зикернең ни дәрәҗәдә күркәм булуын күрсәтә.
– Аллаһы Тәгалә гөнаһларыңны кичерсен өчен шушы кәлимәне әйтү дә җитәме?
– Зикер әйтүнең төп шарты – аны ихластан әйтү. Тел белән генә түгел, йөрәгең белән дә инанып, аның мәгънәсенә төшенеп әйтергә тиешсең. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм вафатыннан соң, Гомәр радыяаллаһу ганһе, мин аңардан кыямәт көне җәзасыннан ничек котылырга була дип сорарга өлгермәдем, дип борчылып утырганда, Госман радыяаллаһу ганһе, мин сорадым, ул миңа, Әбү Талибка әйткән сүзләр белән, диде. Фани дөньядан киткәндә әйтелгән: “Ләә иләәһә илләллаһ”, – кәлимәсе безне җәһәннәмнән коткара, чөнки ул Расүлебез хәдисендә, җәннәтнең ачкычы, дип килә.
– Мәгънәсен белеп әйтергә кирәк, дидегез, бу зикернең эчтәлеге турында да сөйләсәгез иде...
– “Ләә иләәһә илләллаһ” кәлимәсе Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы Илаһ юк дип тәрҗемә ителә. Аллаһтан башка беркемгә дә, бернәрсәгә дә гыйбадәт кылырга тиеш түгелбез. Фәкать Ул гына гыйбадәткә лаек. Шушы сүзне әйттем дә бетте түгел, ахирәтебез өчен тырышыйк. Сәдака бирүебез дә, игелекле гамәлләр кылуыбыз да Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш.
– Мин гел иман кәлимәсен әйтеп йөрим, ул намазны да алыштыра ала, дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Шуңа да аңлатма бирсәгез иде.
– Намаз ул – фарыз гыйбадәт. Үз акылында булган һәм балигълык яшенә җиткән һәр мөселман кешесе намаз укырга тиеш. Укымасаң, гөнаһ була. Ә иман кәлимәсен әйтеп йөрү саваплы гамәл, ләкин ул намазны алыштырмый.
– Зикер кылуның тагын нинди фазыйләтләре бар?
– Галимнәр аның җитмеш төрле файдасы бар дип белдерә. Аллаһы Тәгалә Коръәндәге “Әл-Әзхәб” сүрәсенең 35нче аятендә: “Аллаһы Тәгалә Үзен бик күп искә алучы ир-атларга һәм хатын-кызларга мәгъфирәтен һәм олы әҗер-савапларын әзерләде”, – ди. Мәгъфирәт ул – гөнаһларны кичерү. Һәрдаим зикер әйтеп торган кешенең күңелен тынычлана, борчуы бетә. Күңеле тыныч булмаган кешегә намаз укырга киңәш итәләр, чөнки намаз шул ук зикергә корылган. Галимнәр әйтүенчә, балыкка су ничек кирәк булган кебек, йөрәккә дә Аллаһны искә алу кирәк. Син Раббыңны зикер итсәң, Ул да сине искә алыр. Моннан тыш, хәдисләрдән күренгәнчә, көненә йөз тапкыр «Ләә иләәһә илләллаһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир» («Аллаһтан башка Илаһ юк. Аның тиңдәше һәм охшашы юк. Мөлкәт Аллаһыныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитә”) дип әйткән кеше ун колны азат иткән савабын ала. Хәзер коллар тоту юк, әлбәттә, әмма элек бер кол бәясе бер машина хакы торуын искә алганда, син ун машина кадәр сәдака биргән буласың. Әле аның белән генә бетми, йөз савап язылыр һәм йөз гөнаһы кичерелер. Кичкә кадәр шайтан вәсвәсәсеннән сакланыр. Зикер кылган кешедән шайтан ераклаша, ул бу кешегә зыян итә алмый.
Алда искә алган доганың никадәр көчле булуын тагын бер мисал белән искәртеп үтәсем килә. Бу чынлыкта да булган хәл. Берәү икенче бер кешене өшкергәндә, аның эчендәге җен, мин бу кешедән чыгам, әмма сиңа керәм, дип телгә килгән. Ярар, дигән өшкерүче. Шуннан җен елап җибәргән. Мин сиңа керә алмыйм, син бүген иртән «Ләә иләәһә илләллаһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир» дип йөз тапкыр әйткәнсең икән, дип әйтә ди. Без дә иренмик, Аллаһны һәрдаим искә алыйк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә, “адәм баласы кыямәт көнендә нишләп буш вакытымда Аллаһны зикер итмәдем”, дип үкенер, диелә. Үкенечкә калмасын өчен, бүгеннән үк үзебездә шушу гадәтне булдырыйк.
– Тәсбих тартканда әйтә торган “сөбханаллаһ”, “әлхәмделилләһ” һәм “Аллаһу әкбәр” сүзләре дә шул ук зикер булып торамы?
– Пәйгамбәребез намаздан соң кылына торган зикерләр: утыз өч тапкыр Аллаһны данлаучының, утыз өч тапкыр Аллаһны мактаучының һәм утыз өч тапкыр Аллаһны бөекләүченең, ахырда «Тиңдәше булмаган бер Аллаһтан башка Илаһ юк, патшалык Аның кулында, Аңа мактау һәм Ул барысын да булдыра», – дип тәмамлаучының барлык кече гөнаһлары гафу ителә», – дигән.
– Зикерне күңелдән генә әйтергә буламы?
– Зикерне тел белән дә, йөрәк һәм уй белән дә кылырга була. Тел белән генә әйткәндә, әйтик “сөбханаллаһ” дип кабатлап торасың, ә күңелең башка әйберне уйларга мөмкин. Ә йөрәгең белән Аллаһны уйлап, телең белән искә алсаң – анысы югарырак дәрәҗә. Уй һәм фикер белән зикер кылу – Аллаһның шушы дөньяны бар итүе, Аның кодрәте һәм бөеклеге турында уйлану. Тел белән дә, йөрәк һәм уй белән дә искә алу инде – иң камил зикер. Пөгамбәребез сәхабәләре белән утырганда: “Сезгә Аллаһ каршында иң хәерле булган һәм сезне бөек дәрәҗәләргә күтәрә торган, бик күп итеп сәдака бирүдән дә саваплырак гамәл турында хәбәр биримме?” – ди. Сәхабәләр, әйе, дигәч, “Ул Аллаһны зикер итү”, – ди. Расүлебездән бер кеше: “Фарыздан тыш гыйбадәтләр күп. Әмма аларның кайсына ябышсам, ул мине бәхетле итә?” – дип сорагач, Аллаһ илчесе аңа: “Телең Аллаһны искә алудан кипмәсен”, – ди. Ягъни Аллаһны гел зикер итеп торырга куша.
_________________________________________________
Әрвахларга дога кылу тәртибе
Вафат булган якыннарыгыз һәм бөтен мөселманнар рухына: «Фәтихә», «Ихлас», «Нәс» сүрәләрен укырга була. Болардан тыш «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.
Аннары укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен болай дип багышларга мөмкин:
«Йә, Раббым! Укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен Үзеңнең ризалыгың өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Хава радыяллаһу ганһәнең, барлык пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, бу дөньяга килеп киткән барча мөселманнарның рухына ирештерсәң иде...»
Шуннан соң: «Догаларымны, укыган Коръән сүрәләрен әлеге кешеләргә ирештер», – дип, якыннарыбызның исемен һәм әтиләренең исемен әйтеп багышларга була. Мәсәлән: Габдулла кызы Фатыйма рухына.
(“Дин вә мәгыйшәт”)
Фото: https://www.freepik.com
Комментарийлар