Газетаның узган санында Мәскәүнең 263 нче мәктәбендә укучы малайның, мылтыктан ут ачып, ике кешене атып үтерүе турында мәгълүмат биргән идек инде. Хәзер ул вакыйга җентекләбрәк өйрәнелеп, аның турында яңа тулырак фактлар билгеле булгач, әлеге хәл һәм аннан «агып чыккан» темалар турында тагын бер кат язу кирәк дип саныйм.
15 яшьлек...
Газетаның узган санында Мәскәүнең 263 нче мәктәбендә укучы малайның, мылтыктан ут ачып, ике кешене атып үтерүе турында мәгълүмат биргән идек инде. Хәзер ул вакыйга җентекләбрәк өйрәнелеп, аның турында яңа тулырак фактлар билгеле булгач, әлеге хәл һәм аннан «агып чыккан» темалар турында тагын бер кат язу кирәк дип саныйм.
15 яшьлек малайны җинаятькә нәрсә этәргән?
Мәскәүнең урта мәктәбендәге җинаять турында беренче көннәрдә алга сөрелгән фаразлар һәм ясалган нәтиҗәләр төгәл үк булмаганга, вакыйганың тулы картинасын күзаллау мөмкин түгел иде. Хәзер үзе белем алган мәктәп бинасы эчендә атыш оештырган малайның 10 нчы класс укучысы 15 яшьлек Сергей Гордеев икәне тәгаен билгеле. Ул уку йортына әтисенең ике ау мылтыгын алып килә дә, дәрес барган класска бәреп кереп, башта биология һәм география фәннәре укытучысы - 29 яшьлек Андрей Кирилловны атып үтерә. Гордеев үзенең классташларын берничә сәгать буе тоткынлыкта тотып, аларга ярдәмгә ашыккан хокук сакчыларына да ут ача. Нәтиҗәдә, бер полиция хезмәткәре һәлак була, икенчесе яралана. Малай әтисенең үгетләүләре йогынтысында гына тоткыннарны азат итәргә һәм бирелергә риза була.
Хәзер Гордеев рәшәткә артында. Мәскәүнең Басман суды карары белән, җинаять эшен өйрәнү вакытына ул ике айга төрмәгә озатылды. Күрсәтмәләр бирер алдыннан, малай үзенә рус әдәбияты укытучысы белән очрашу оештыруларын таләп иткән һәм Кириллов аның чирегенә «дүртле» билгесе чыгаруына карамастан, аңа үче булмавын сөйләгән. География укытучысы мылтыгымны тартып алырга теләгәч, аңа атарга мәҗбүр булдым, дип аңлаткан үз гамәлен Гордеев.
Рус әдәбияты укытучысының сүзләренә караганда, Гордеев дәресләрдә яхшылык һәм яманлык темасына бәхәсләшергә яраткан һәм укытучы яхшылык чагылышларына мисаллар китергәндә, гел каршы килә һәм көлә торган булган. Тоткыннарның сүзләре буенча, кешеләрне атып үтергәннән соң, Гордеев: «Мин үлемнән бик куркам, аның нәрсәгә охшаганын күрәсем килгән иде», − дип белдергән. Яшен исәптә тотып, малайга хәзер 10 елга кадәр төрмә срогы яный. Тикшерүчеләр укучыны шундый коточкыч җинаятькә нәрсә этәргәнен өйрәнергә тиешләр. Бу эштә җинаятькә кагылышы булуы ихтимал һәр нәрсә - «бишле капчыгының» үзенең өлгерешлелек күрсәткеченә артык игътибары да, үз эченә йомык малайның башка укучылар белән үзара мөнәсәбәте дә, аның компьютер уеннары белән мавыгуы да җентекләп тикшерүгә мохтаҗ. Әлеге берәр фактор йогынтысында малайның психик халәте какшаган булуы дәлилләнсә, аның шартлы җәзага тартылу белән котылуы да мөмкин.
Гадәткә әйләнмәгәе
Мәктәп бинасы эчләрендә ут ачуларның Америкага хас җинаять булуына без инде ияләшеп беткән, чөнки утлы коралны ирекле рәвештә йөртү рөхсәт ителгән әлеге илдә андый вакыйгалар ай саен диярлек булып тора. Бу - безнең илдә уку йортын атыш мәйданына әверелдерүнең бердәнбер очрагы. Мәскәүдәге җинаять АКШтагы чын традицияләрне кабатлап килә дияргә дә була. Россиядә америкалыларның яшәү рәвешен хуплаучылар, океан артындагыдай тормышка омтылучылар байтак, шуны исәптә тотып, уку йортларында ут ачулар бездә дә гадәткә керә күрмәгәе, дип теләргә генә кала.
Ул хакта безгә уйларга да иртә
Ирекле рәвештә корал йөртү мәсьәләсенә килгәндә, Россиядә аны закон канаты астына кертеп, хокуклы итәргә кирәк, дигән караш тарафдарлары да бик күп. Аларның фикеренчә, бу эштә АКШ тәҗрибәсенә таяну үз-үзеңне яклау өчен мөһим һәм ул күп җинаятьләрне булдырмаска ярдәм итәр иде. Әмма Америкада да ул законның идеаль эшләмәве гел дәлилләнеп килә, Мәскәү мәктәбендәге вакыйга да ау мылтыгына гына рөхсәт булу да нинди бәлаләргә китереп җиткерә алуын исбатлап күрсәтте. Моннан, Россия ирекле рәвештә корал йөртүгә әле әзер түгел, дигән нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар