Бу хакта башкалар нәрсә язалар икән дип интернетта эзләнергә тотындым. Баксаң, анда зәңгәрләр, алсулар өчен махсус сайтлар, форумнар буа буарлык. «В контакте» социаль челтәрендә генә шундый төркемнәр берничә. Җитмәсә, фотоларын урнаштырып, һәркайсы үзенең тарихы белән уртаклашкан. Әнә Анастасия дигәне:
- Без сөеклем белән кечкенәдән егетләрне яраттык, тик бер үбешүдән соң барысы да аңлашылды, без бер-беребезне яратабыз икән бит. Биш ай бергә яшәдек, бу әкияткә тиң иде. Ул мине аңлаган кебек мине беркем дә аңламас. Ләкин бәхетем озакка бармады, ул бер егеткә кияүгә чыкты. Ә мин нишләргә дә белмим. Кайгыдан эчәм, яшисем килми. Аның кебек кызны башка очратмаячакмын, - дип язган.
Александра дигәненең үз фикере:
- Үз җенесеңдәге кеше ярату... Бу минем өчен гадәттән тыш хәл иде. Бу дин ягыннан да зур гөнаһ икәнен беләм. Үсмер чагымда дус кызыма гашыйк булдым. Бу юләрлек узар дип уйладым. Тик вакыт узган саен мәхәббәтем көчәйде генә. Миңа аннан башка беркем кирәкми. Бала табасым да килә, ләкин аны да югалтырга теләмим.
Гөлнара Ибраһимова, «Сердәш» республика психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә психолог: - Беренче җенси җитлегү чоры балада биш яшьләр тирәсендә була, бала үзенең физиологик үзенчәлекләренә игътибар итә. Тугыз яшендә исә шәхес буларак формалашу дәвам итә, бала үзенә «мин кем?» дигән сорауны бирә. Ата-ананың баланы кечкенәдән дөрес тәрбияләве бик мөһим. Моңа җенси, психологик тәрбия дә керә. Ата‑ана балага тиешле дәрәҗәдә игътибар бирергә тиеш. Хатын-кызларның тормыштагы ролен аңлату, ана статусы турында сөйләү, әтинең гаиләдәге урынын билгеләү - болар барысы да ата-ананың бурычы.
Ни өчен бер җенестәге ике кеше бер-берсенә тартыла? Бу күренешкә китергән төгәл генә сәбәпләр юк. Мондый мәхәббәт күбрәк иҗат кешеләрендә күзәтелә. Американнар үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә, сораштырылучыларның яртысы диярлек үз җенесенә карата ярату хисләре кичерә икән. Кемдер моны яшерә, кемдер ачыктан-ачык күрсәтә. Бер җенесле мәхәббәтне гадәти хәл дияргә тел әйләнми, бу традицион түгел. Әмма психологиядә бу термин очрый икән, мондый мәхәббәтнең дә яшәргә хакы бар булып чыга. Бу хәзерге заман чире дә түгел, бер җенесле мәхәббәт элек тә булган. Бары хәзерге тискәре пропаганда психологияләре тотрыклы булмаган яшьләрне туры юлдан тайпылдыра.
Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстанның Диния нәзарәтендә пропаганда бүлеге җитәкчесе: - Бер җенесле гаиләләр ислам динендә катгый тыелган гамәл. Пәйгамбәрләр тарихына күз салсак та, Лут галәйһиссәләм вакытында бер‑берсе белән җенси мөнәсәбәтләргә кереп яшәүче ирләр булган. Лут галәйһиссәләм исә аларны туры юлга күндерергә, хатыннар белән гаилә корып яшәргә, иманга өндәргә тырышкан, ләкин аны тыңламаганнар. Ходай Тәгалә бу кавемга зур җәза биргән, аларны юк иткән. Бу хакта Коръәндә дә әйтелгән. Бу халык яшәгән урында Үле диңгез барлыкка килгән, аны «Лут күле» дип тә йөртәләр. Бу сулык хәзер дә бар. Иорданиядә урнашкан ул, бик тозлы һәм анда бер генә организм да яши алырга сәләтле түгел ди. Бер җенесле мәхәббәт дин ягыннан гына түгел, гомумән тискәре күренеш. Мондый гаиләләрнең бер файдасы юк, нәсел дәвам итми. Демократия дибез, һәр кеше үзенчә фикер йөртергә хаклы, әмма кешенең гамәлләре әхлак кысаларыннан чыкмасын иде.
Комментарийлар