Үрмәкүчне харап иттем

Ашханә бүлмәсенең стенасына беркетелгән газ казаны төзек үк түгел. Тик торганда, казанның әле бер почмагыннан, әле икенчесеннән су тама башларга мөмкин. Газ белән тәэмин итү хезмәте эшчеләрен берничә тапкыр чакыртып карадым инде, ватылган җирен таба алмадылар. Соңгы килгәнендә, газчы егет: «Игътибар бирмәгез, гел таммый бит, артык күп тә акмый. Минем...
Ашханә бүлмәсенең стенасына беркетелгән газ казаны төзек үк түгел. Тик торганда, казанның әле бер почмагыннан, әле икенчесеннән су тама башларга мөмкин. Газ белән тәэмин итү хезмәте эшчеләрен берничә тапкыр чакыртып карадым инде, ватылган җирен таба алмадылар. Соңгы килгәнендә, газчы егет: «Игътибар бирмәгез, гел таммый бит, артык күп тә акмый. Минем үз казаным астында да инде ярты еллап чиләк тора», - дип «тынычландырып» чыгып китте. Аның киңәшенә колак салып, су өстәлне чылатып утырмасын өчен, «тып-тып» иткән урынга тәлинкә кую белән генә чикләнергә туры килде.
Саклык чарасы булган шул тимер тәлинкәгә кечкенә генә үрмәкүч ияләште. Кайчан карама, тәлинкәдә йөгереп йөри, ни уңайлы ягын тапкандыр инде. Үрмәкүчне беренче күрүемдә артык игътибар бирмәгән идем, ашханәгә һәр чыкканымда мине «каршы ала» башлагач, аңа ияләшеп беттем.
Шулай бер атналап вакыт узды, үрмәкүч, ялгызлыгымны бизәп, тәлинкәдә яши бирде. Беркөнне йокларга яткач, башыма: «Бу үрмәкүч нәрсә белән туклана икән соң? Тәлинкәдән чыкмый да бугай. Иртән торгач, бераз ипи валчыклары сибеп карарга кирәк», - дигән уй килде. Шул фикерләр белән йокыга талдым. Иртә белән ниятемне үтәргә дип, аш бүлмәсенә чыксам, үрмәкүчем аңсыз ята. Газ казаныннан тамган берничә тамчы су башына җиткән мескеннең.
Суыклары белән җанга үткән кышны алыштыручы яз куанычлар гына алып килми, бер кочак проблемалар бәйләме, хәвефле моментлар да - аның иярченнәре. Бик көтеп алсак та, ел саен, яз килгәч, су басулар башлана, юллар ашалып бетә, балыкчылар коры җирдән кителгән боз өстендә елгага ага… Ә язгы дошманнарыбызның иң хәтәре - кыш белән язның бер-берсенә юл бирәсе килмәүләре нәтиҗәсендә туып, түбәләребездән асылынып төшкән боз сөңгеләре.
Яз җиттеме, шәһәр саен дистәләгән кеше боз сөңгеләре һөҗүменең корбаннарына әверелә. Казанда быел да шундый берничә күңелсез очрак теркәлергә өлгерде инде. Аларның иң фаҗигалесе - боз кисәгенең 4 яшьлек бала өстенә төшүе. Кичектергесез хастаханәгә озатылган малайга табиблар «баш сөягенең ябык җәрәхәте, баш мие селкенү, баш сөяге түбәсе чатнау» дигән диагноз куйганнар.
Күңелсез очраклар статистикасына килгәндә, узган елның ноябреннән алып быелның 23 мартына кадәр аларның теркәлгәннәренең исәбе 7не тәшкил иткән. Аларның берсенең дә үлемгә китермәвенә шатланасы гына кала. Узган кышта боз сөңгеләре корбаннары -14, ә 2009-2010 елгы кыш айларында 26 булган икән.
Түбәдәге карны вакытында чистартмау өчен административ җәзага тарту каралган. Административ комиссия быел хокук бозулар өчен төрле оешмаларга, гомумән алганда, 995 мең сумлык штраф салырга өлгергән инде. Түбәдән кар яки боз төшү хәвефле очракның сәбәпчесе була калса, гаепле як өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.
Җәза каралуын каралган, хәвеф-хәтәре дә ел саен чыгып тора. Әмма дә ләкин түбәләрне чистартуга гел соңарып керешәләр бездә. Ә дөреслектә аңа язгы кояш нурлары түбәләрдә яткан карларны «елата» башлауга ук тотынырга кирәк. Кызганычка, бу мөһим эшкә бармак аша гына карау дәвам итә. Түбәләрне кардан арындыру өчен җаваплы затларның берләре, берничә тапкыр түбәгә менеп йөрмәс өчен, соңгы бураннарның узганын көтеп ятып; икенчеләре, боз әллә төшә, әллә юк, дип фикер йөртеп, эшне гадәттә ахырга кадәр сузалар. Эшлисе килмәгәнгә сәбәбе табыла инде аның. Вазифаларының үтәлешенә салкын караучы шул адәмнәр аркасында күп очракта балалар һәм картлар зыян күрә.
Көн саен диярлек дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре, самолетлар егылып төшүләр, кораблар батулар, янгыннар, җитди табигый катаклизмнар булып тора, аларда дистәләгән-йөзләгән кешеләрнең гомерләре өзелә. Боларның күпчелеген алдан фаразлау һәм булдырмый калу безнең көчебездән килми. Ә түбәдән төшкән боз, алар белән чагыштырганда, шундый вак кына нәрсә, шулай да яз саен ул күп кешенең сәламәтлегенә җитди зыян сала, кайчакта хәтта үлемгә дә китерә. Язга чыккач, боз сөңгеләре һөҗүме башланачагын белә торып, нишләп аның белән көрәшкә алдан ук яисә, ичмасам, вакытында тотынмаска?!
...Тәлинкәне берничә сантиметр булса да читкәрәк күчереп куйган булсам, үрмәкүчем әле дә исән булган булыр иде, бәлки. Хәстәрен вакытында күрмәгәнгә, үземне гаепле хис итеп, үкенеп утырам менә.
PS. Язма газетага әзерләнгәндә колакка тагын бер хәвефле хәбәр килеп иреште. Казанның Авиатөзелеш районында башына бозланып каткан суүткәргеч торба кисәге төшеп, Хәбриҗанов Ринат исемле ир кеше вафат булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...106701
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.11011
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.142011
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.47300
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.17900
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2815211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.149212
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.24801
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...389708
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52700
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...521108
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.476817
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.90505
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.212801
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.642501
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...106701
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.73501
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.164500
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.246401
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.220003
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика