16+

«Аның исәнлеген теләп, дога кылабыз, аннан хәбәр көтеп яшибез»

Махсус хәрби операция зонасында катнашучы егетләрнең батырлыклары хакында язып торабыз.

«Аның исәнлеген теләп, дога кылабыз, аннан хәбәр көтеп яшибез»

Махсус хәрби операция зонасында катнашучы егетләрнең батырлыклары хакында язып торабыз.

Бүгенге язма “Сабыр” позывнойлы хәрби һәм аның гаиләсе, тормыш иптәше Резедә турында.

Резедә Түбән Кама шәһәрендә туа. 2010 елда Баулы егетенә кияүгә чыга. Яшь гаилә яшәү өчен Баулы шәһәрен сайлый. 
– Гаиләдә без һәрвакыт аңлашып, бер-беребезнең сүзен ишетеп яшибез, – ди Резедә ханым. – Тормыш иптәшем гаиләбез өчен барысына да әзер. Бер- бер артлы өч балабыз туды. Олы кызыбыз Айшага – 13, уртанчы улыбыз Сабитка – 9, ә төпчегебез Сөләйманга алты яшь тулды. Илдә махсус хәрби операция игълан ителү белән, ирем анда бару теләге барлыгын әйтте. Тик мин дә, ике яктан әти-әниләребез дә каршы идек. Чөнки әле өч кечкенә бала да бар бит, аларны аякка бастырасы, укытасы...

Эшендә һәрвакыт мактау тактасында булган, 23 ел нефтьче булып эшләгән ир барыбер контракт төзүгә ирешә. 2023 елның август аенда ул Баулы хәрби комиссариаты аша контракт килешүенә кул куя.  

– Аның күңелендә, аңында Ватанпәрвәрлек хисе көчле. Ул чып-чын хәрби, – дип дәвам итте Резедә ханым. – Контракт буенча китәм дип сөйләнә башлагач та, мин аңа, әллә башта эшеңне алыштырып карыйсыңмы, дип киңәш бирдем. Ул һәрвакыт хәрби юнәлештәге хезмәтләрне сайлады. Югыйсә, ул бит Ватан алдында булган бурычын түләгән – армия хезмәтен вакытында үткән. Әле ул гына да түгел, берничә тапкыр хәрби җыеннарга да барды үз теләге белән. Менә шундый хәрби җанлы инде ул безнең. Горурланам аның белән, ул – чын ир-ат. Шулай итеп, күңеле кушканча, үз теләге белән кабат хәрби юлына басты. Киткән чагында да фронтта төрле хәлләр булачагына үзе дә әзерлеген әйтте, безне дә сабыр булырга өндәде. Җиңү белән кайтканчыга кадәр көрәшәчәкбез, дигән сүзләрне берничә тапкыр кабатлады.

Бүгенге көндә ул алгы сызыкта. Якыннары сөйләвенчә, аңа “Сабыр” кушамат аңа бик туры килә.
–Ул тормышта да бик сабыр һәм төпле фикерле кеше. Аның белән әз генә аралашкан кеше дә аңардагы бу сыйфатны сизеп аладыр, шуңа күрә аңа шушы позывнойны биргәннәрдер, дип уйлыйм. Холкы белән тыныч, бик киң күңелле, дуслык кадерен белә торган, ярдәмчел кеше ул, – ди хәрбинең тормыш иптәше. 

Сабыр бүген алгы сызыкта, танк коралы наводчигы буларак, иң мөһим һәм кирәкле, җаваплы һәм куркыныч вазыйфада.
– Сабырның куллары да алтын, ул техниканы яхшы белә. Шуңа күрә киткән вакытта, берәр ремонт частена гына алырлар, дигән өмет бар иде. Тик без уйлаганча булып чыкмады, – ди Резедә ханым. – Аны алгы сызыкка җибәрделәр. Чөнки тәҗрибәсе зур. Бүгенге көндә, аның исәнлеген теләп, дога кылабыз, аннан хәбәр көтеп яшибез. Бигрәк тә заданиегә кереп киткән вакытта. Ул атна буе хәбәрсез торырга мөмкин. Без аның өчен ут йотып торабыз. 

Сугыш сугыш инде ул бер кешене дә аямый. Сабыр да берничә тапкыр яраланган. Беренче яралануы хакында якыннарына да сөйләгән.
– Мин инде аның сүзләре буенча сөйлим. Ирем көндәлек хәрби тормышы турында бик сөйләргә тырышмый, шулай да бу очракны миңа белгертте, – ди Резедә ханым. – Алар ул көнне алты кеше заданиегә китә. Өсләрендә камера йөргәнен чамалыйлар һәм шул ук секундта дрон-ниндзя һөҗүм итә. Ирем яралана. Аңлы-аңсыз хәлдә үзенең үлеп барганын тоя, бик күп кан югалта. Ул “Аллаһу Әкбәр. Лә илләһә илләләһу” сүзләрен әйтеп өлгерә. Туфрак белән күмелгән хәлдә күпмедер ятканнан соң, аңына килә һәм, торып, куркынычсызрак урынга чыкмакчы була. Шулвакыт аңа снайпер да ата. Аңлы-аңсыз хәлдә тагын кырда ятып кала. Бераздан тавышлар тына, ул мөстәкыйль рәвештә куркынычсыз урынга чыга ала. Аңа тиз арада дөрес итеп беренче медицина ярдәмен күрсәтәләр. Яралары бик күп, тәненә кыйпылчыклар кергән, контузия алган, аяк буыны чәрдәкләнгән була. Ирем ун көн дәвамында госпитальдә ята. Анда чагында үзеннән дә ныграк яралы, үзеннән дә ныграк гарип калган хәрбиләрне күреп, үз хәлен әле алай ук аяныч түгел дип уйлап, кире яу кырына хәрби дуслары янына кайтаруны сорый. Ә заданиегә кергән алты хәрбидән ул көнне икесе үлгән була. Ирем, исән калуына сөенеп, кабат сафка баса.

Сабыр узган ел киткән килеш бер тапкыр да ялга кайтмаган. Ә гаиләсе түземсезлек белән аның кайтуын көтә. 
– Балалар көн саен әтиләре турында сөйләп торалар. Бик сагындык инде үзен, – ди әңгәмәдәшем, күз яшьләрен читкәрәк яшереп. – Кечкенә улыбыз үзен балалар бакчасыннан әтисе килеп алуын көтә. Зур кызыбыз – ул минем терәгем, анысы барысын да аңлый инде хәзер. Уртанчысы һәрвакыт әтисе турында төш күрүен сөйли. 

Баулыдан җибәрелгән гуманитар ярдәм хәрбиләргә барып җитә. Сабырның якыннары да исемле посылкалар әзерләп җибәрергә тырыша.
– Кибеткә барабыз да, балалар үзләре теләгән әйберләрне әтиләренә атап алалар. Аларга карап, күңелем тула, балалар шулкадәр әтиләренә бәйле. Аннары ярыша-ярыша хат язалар. Шулай бөтен кирәкле, ул сораган әйберләрне дә җыеп, балаларның күчтәнәчләрен дә салып, исемле посылка ясыйбыз, – ди хәрбинең хатыны. – Ел әйләнәсе гуманитар ярдәм җыюда булышкан якыннарыбызга, райондашларга, иремнең хезмәттәшләренә, волонтёрларга, шәхсән аны илтүче Ринат абый белән Илдар абыйга зур рәхмәтле без. Алар, әйберләрне илтеп, үзләренә тапшыралар, фотолар, видеолар җибәрәләр. Без, шуларны карап, сөенәбез, елыйбыз, горурланабыз

Резедә каенанасы белән каенатасына, әнисенә бик рәхмәтле. Алар гел булышып торалар. Гаилә башлыгы алгы сызыкка киткәч, үз әнисе Баулыга оныкларын карашырга килгән. Гаилә кыен хәлдә чагында якыннарның ярдәме аеруча кирәк. 

Резедә сүзләренчә, район һәм шәһәр администрациясе, хәрби комиссариат тарафыннан да һәрвакыт ярдәм сизелә. Хәрби хезмәт өчен түләүдә башта кыенлыклар булса да, хәзер барысы да вакытында һәм тоткарлыксыз килә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен төрле түгәрәкләргә бушлай йөрү, мәктәптә бушлай ашату каралган. Гаилә әлеге өстенлекләрне дә каршылыксыз, тиешенчә куллана. Ә хәрби Сабырны әле Җиңү белән кайтканнан соң да, тиешле һәм озак дәвалану көтә.       


Индира Сәйфуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading