16+

Өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызга хөкем карары чыгарылды

Өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызны гаепле дип таныганнар һәм аңа 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызны гаепле дип таныганнар һәм аңа 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Гаепләнүче шулай ук 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Минзәлә районында 9, 10, 13 яшьлек малайлар юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган иде.  

Малайлар Югары Тәкермәненнән Тау асты Тәкермәненә  каршы як юлдан барганнар. Аларны Toyota машинасы бәрдергән. Зилә Хөсәенова бер судта, прибор панеленә карап, балаларны күрми калуын әйткән иде. 

Дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, суд хатын-кызны Россия Җинаять кодексының 264 маддәсенең 5 өлеше буенча гаепле дип таныды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләде һәм 2 елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.

Өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызга хөкем карары чыгарылды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading