16+

Россиянең үги балалары

Патшалар һәм рус халкының шовинист карашлы өлеше Россияне православие дәүләте итәргә күпме генә омтылса да, мөселманнар беркайчан да азчылык булмаган, өммәтебез, Аллаһның рәхмәте белән, гел арта гына килгән.

Россиянең үги балалары

Патшалар һәм рус халкының шовинист карашлы өлеше Россияне православие дәүләте итәргә күпме генә омтылса да, мөселманнар беркайчан да азчылык булмаган, өммәтебез, Аллаһның рәхмәте белән, гел арта гына килгән.

Бу тенденция хәзер дә дәвам итә. Хәтта властька атеистик Совет хөкүмәте килгәч тә, СССР җирлегендәге кайбер мәчетләр исән калдырыла. Монысы үзенә күрә, безнең илдә мөселманнар да яши, дип күрсәтеп, гарәп илләре белән эш алып бару өчен, сәяси максаттан да кирәккән, күрәсең. Кызганыч ки, бу тенденциянең дә дәвам итүен танырга мәҗбүрбез.
Чиркәү саны белән чагыштырсак...
Бу мәчетләрне илебездәге чиркәүләр саны белән чагыштырганда да, хакимият һәм җәмгыять тарафыннан аларга карата булган мөнәсәбәттә дә аермачык күзәтелә. Мәскәү Мемориаль мәчете имамы һәм күп китаплар авторы Шамил хәзрәт Аләветдинов «Эхо Москвы» радиосына биргән интервьюсында: «Мин Кавказның бер республикасында кунак булдым. Шунда бер түрә белән аралаштым. Ул бүгенге көндә үзләрендә яшәүче халыкның 60 проценттан артыгы мөселман булуын әйтте. Шуңа карамастан, республикада чиркәүләр саны күбрәк икән. Мәскәү Кавказ республикасында чиркәүләрне ремонтларга рөхсәт бирә, шул ук вакытта «ремонт» һәм «төзелеш» графасында бер генә мәчет тә тормый», - дигән иде.
Мәскәүдә мәчетләр җитмәү белән бәйле вазгыятьне яңабаштан кабатлап тормыйча, Россиянең кайбер башка шәһәрләре буенча күз йөртеп чыгасым килә. Соңгы яңалыклардан шунысы мәгълүм булды: август азакларында Рус православие чиркәве башлыгы патриарх Кирилл Новосибирск өлкәсенә барып, биредә чиркәүләр санының ике мәртәбә артачагын һәм аларның саны 200гә җитәчәген игълан иткән, һәм чиркәүләр санын арттыру буенча хакимият белән килешү имзалаган. Новосибирск җәмигъ мәчете гомум эшләр җитәкчесе Нәкыйп хәзрәт Шакирҗановның исә чиркәүләрне күпләп төзергә акча табылып торуына, шул ук вакытта башкалада мәчетләр санының җитешмәвенә эче поша. «Әле сафка басмаса да, Тынычлык урамында Кунта хаҗи Кишеев исемендәге өч катлы мәчетне ачып җибәрдек. Бу төзелеш өчен хәзер ярты миллион сумлык бурычыбыз бар. Шәһәребездә барысы бергә дүрт мәчет. Җомга намазларын халык урамда укырга мәҗбүр. Кышкы салкыннар бездә 40 градуска җитә», - ди Нәкыйп хәзрәт.
Әлеге 40 градуслы кышкы суыкта да, җәйге челләдә дә, коеп кар-яңгыр яуганда да урамда җомга намазларын уку - Россиянең бик күп төбәкләренә кагылган проблема шул.
Әнә 40 меңләп мөселман яшәүче Хабаровск өлкәсендә август башында мөселманнар шәһәрдә бердәнбер мәчет төзелешен дүрт ел дәвамында даулап йөри торгач, хакимият белән кабат аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Яшьлек урамындагы кечкенә намаз уку йортларын зурайтып мәчет ясау өчен шушы дәвердә хакимияттән кушылган бар кагыйдәләрне үтәп килеп, кәгазь эшләренә 600 мең сумнан артык акча сарыф иткән мәхәллә халкына тиешле җир мәйданы, баксаң, 1950 елда хәрбиләргә фатир төзү өчен бүлеп бирелгән булган икән. Моңа өстәп, шәһәрдәге кайбер мөселман халкын сөймәүчеләр, мәчет урынына стадион таләп итеп, канга тоз сибә. Бу хәлгә түзә алмаган мөселманнар, паспортларын күтәреп күрсәтеп: «Без дә Россия гражданнары», - дип, чак кына митингка чыгудан тыелып калды. Шәһәр хакимиятеннән исә җирле «Әл-Фуркан мәхәлләсе»нә әлегә мөселманнарны канәгатьләндерерлек башка уңайлы урын тәкъдим ителгәне юк.
Тамбов мөселманнарының бердәнбер мәчете белән бәйле проблема да һаман актуаль булып кала бирә. 50 меңләп мөселман гомер итүче бу өлкәдә Рылеев урамының 83 нче йортында урнашкан гыйбадәт бинасы шәһәрдә бердәнбер, ә өлкә буенча тулаем мәчетләр саны икәү генә. Шәһәр хакимияте җирле мөселманнарга мәчет төзү өчен Рылеев урамындагы мәйданны 2003 елда ук арендага биргән була. Җомга намазларына йөзләгән кеше йөрүче бу гыйбадәт йортын мөселманнар быел җәмигъ мәчет итеп зурайтырга ниятли, әмма, имам Габдрәхим хәзрәт Ильясов әйтүенчә, алар аренда килешүен озайту өчен документларны һәрчак вакытында биреп барган булуга карамастан, уңай нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Шәһәр администрациясе аларга мәчет салуны тыймый, шул ук вакытта аренданы да озайтмый, ә ансыз эш башлау мөмкин түгел. Март аенда берничә интернет басма «шәһәр администрациясе белгечләре мәчет төзүне тыя торган техник җитешсезлекләр табылуы» хакында хәбәр иткән иде. Соңрак альтернатива буларак хакимияттәгеләр Тамбов мөселманнарына шәһәрдән читтә, Магистраль машина юлыннан ерак булмаган Мичурин һәм Кикивадзе урамнары арасындагы, төгәлрәге, бернинди дә коммуникация үткәрелмәгән һәм бернинди дә җәмәгать транспорты йөрми торган кыр уртасындагы җиргә мәчет салырга тәкъдим итә.
Җимерү - төзү түгел шул...
Ставрополье өлкәсендә мөселман кызларына мәктәпкә хиҗаптан укырга йөрүне тыюлары турында инде барыбыз да белә. Тик бу җирле мөселманнарның бердәнбер проблемасы түгел икән. Берничә ел элек Пятигорск мөселманнары мәйдан алып, мәчет корып куйган. Әмма узган ел мәчет янында яшәүчеләрнең шикаятьләре нигезендә шәһәр суды мәчетне ишәргә дигән карар чыгарып, ишегенә мөһер салган. Тик мөселманнар әле дә урамда бөкеләр ясап, җомга намазларына бирегә йөрүен дәвам итә, ә якын-тирә йортлардагылар: «Бу башбаштаклыкка нокта куярга кирәк», - дип шикаятьләр яза тора. Шуңа карамастан шәһәр хакимияте әле дә мөселманнарга мәчет өчен яраклы җир табып бирә алмый.
Гыйбадәт кылу урыны булмау сәбәпле, бу өлкәнең тагын бер шәһәре Кисловодскида да мөселманнар ике урында йорт төзелешенә дип җир алып, мәчет салып куйган була. Быел август башында исә башта шәһәр, аннан өлкә суды да: «Максатчан файдаланылмау сәбәпле, төзелеш биналарын җимерергә», - дигән карар чыгара. Монысын инде Ставрополье мөселманнарының түземлеген соңгы чиккә җиткергән тамчы буларак кабул итәргә мөмкиндер. Ставрополье Мөселманнарының диния нәзарәте имамы Мөхәммәд-Хаҗи Рәхимов оешма сайтында 20 сентябрь көнне мөселманнарны нәкъ шәһәр мэриясенә каршы булган Пятигорскиның үзәк мәйданында җыелышып, җомга намазы үткәрергә чакыра. «Әгәр өлкә түрәләре мөселманнарны күрмәмешкә салыша икән, мөселманнар мәчет кирәклеген дәлилләп, мәйданга чыгарга әзер», - ди имам. Әмма мэрия генә бу акцияне рәсмиләштереп, үткәрүне рөхсәт итәргә ашыкмый. Дини оешмалар турындагы канун нигезендә шәһәр мәйданы дини йолалар үткәрү өчен рөхсәт ителгән урыннардан саналмый. Шуңа күрә биредә мондый чара уздыру канунсыз митинг буларак бәяләнеп, мөселманнарга карата тиешле чаралар күрелергә мөмкин.
Мәчет экстремистлык чыганагы, имеш...
Күпчелекне рус халкы тәшкил иткән башка шәһәрләрдә дә хәтта бердәнбер мәчет төзелеше һәм аның куркынычсызлыгының тәэмин ителеше җиңел генә бармый. Мисалга, Сахалин мөселманнарына мәчет төзү турында түгел, хәтта намаз уку өчен вакытлыча бинага җыелу турында хыялланырга да туры килмәс, ахры. Ник дигәндә, Көньяк Сахалин утравы администрациясе гыйнвар аенда җирле мөселманнарга Деповский урамындагы зур склад бинасын, шулай ук мөселманнарны җирләү өчен җир бүлеп бирергә вәгъдә иткән булса да, җирле мөселманнар арасында тентү үткәрелеп, араларында утрауга материктан күчеп килгән бер кешенең Хизб-ут-тәхрир халыкара экстремистик оешмасы әгъзасы булуын ачыклаулары бу теләкләреннән ваз кичәргә мәҗбүр иткән.
Борынгы татар шәһәре буларак Чиләбедә мәчетләр санының бераз ишлерәк булуы шәйләнә. Әмма Россия милли берлегенең чиләбе бүлеге, «Великая Россия» партиясе, «Русские» этносәяси берләшмәсе һәм үзләрен милли-демократик партияләр дип атаучы оешмалар Чиләбе администрациясенә, мәчет төзелешенә каршы булуларын, ислам диненең көчәеп китүеннән куркуларын белдереп, мөрәҗәгать итә, май урталарында «Чиләбе Багдад түгел!» дигән шигарьләр астында, мәчет урынына стадион төзүләрен таләп итеп, көч-хәл белән 50 кеше җыеп, митинг та үткәрә. Алар фикеренчә, биредә яшәүче халыкның 82 проценты - руслар. Шуңа күрә дә тиздән унике булачак православие, дүрт протестант, бер католик чиркәве булган бу шәһәрдә яши дип исәпләнелгән 9 процент мөселман өчен бишенче мәчет артык икән. Шулай ук мәчет төзелеше динара һәм милләтара татулыкны юкка чыгарып, дини экстремистлык үсешенә китерәчәк дип тә борчыла шовинист хисле милләтчеләр. Шөкер, Чиләбе шәһәре башлыгы Сергей Давыдов аларның бу аргументларын ышандырмый дип бәяләде. Ә иң мөһиме: «Дини оешмалар, киресенчә, шәһәр халкының мәдәниятен үстерергә ярдәм генә итәләр, экстремистлар исә мәчетләрдә түгел, ә шәхси өйләрдә һәм подвалларда агрессив күзаллаулы аңлаешсыз кешеләр тарафыннан тәрбияләнә», - дип тә әйтте ул.
Дуңгызлык эшләүчеләр кайда да бар
Мәскәүдән ерак булмаган Владимир өлкәсендә хәзер 60 меңләп мөселман яши дип исәпләнелә, кайбер мәгълүматларга караганда, Владимир шәһәренең үзендә 15 меңләп мөселман яши. Шулай да мәчет төзелеше биредә биш елга сузылып, әле 2011 елда гына тәмамлана. 800 кеше сыйдырышлы, дүрт катлы яңа таш мәчет бинасы торгызылганчы, җирле мөселманнар нибары 80 кешене генә сыйдыра торган кечкенә агач бина белән канәгатьләнергә мәҗбүр булган. Әмма аларга инде хәзерге мәчет тә тар, бирегә җомга намазларында меңнән артык мөселман җыела икән.
Владимир шәһәренең «Мәхәллә» мөселман җәмгыяте рәисе Рафаэль Хәбибуллин әйтүенчә, баштарак шәһәр хакимияте элеккеге агач йорт янәшәсендә яңа төзелеш эшләрен башларга ирек бирмәгән, башлаган төзелешкә әле янгын сүндерүчеләрнең, әле полициянең үз дәгъвалары булып торган. Соңрак эстафетаны төзелешкә каршы булучы шәһәр халкы ала. Алар төзелүче бинаның ишекләрен җимерә, тәрәзәләрен вата, нигезгә терекөмеш сибә, яна торган катнашма белән шешәләр ыргыта, диварларга свастикалар ясый.
Моңа охшаш хәлләр шулай ук Россиянең башка почмакларында да даими күзәтелеп тора.
Әнә быел 1 июнь төнендә Иваново өлкәсендә дә яшүсмерләр шәһәрдә 2003 елда 650 кеше сыйдырышлы итеп торгызылган бердәнбер мәчет диварына сүгенү сүзләре язып, свастикалар ясап, коймага дуңгыз башы асып китәләр. Санкт-Петербургта исә узган ел җәмәгать намазы вакытында шундый ук хулиганлык кылган, мәчет ишегалдына бомба муляжы һәм дуңгыз башы куйганда тоткарланган Владимир Смирнов белән Игорь Есбатаев инде хөкем ителеп, җәзаларын ала да башладылар. Сүз уңаеннан, киләчәктә «Дини хисләрне рәнҗетү турында»гы яңа канун нигезендә мондый төр җинаятьчеләрне өч елга ирекләреннән мәхрүм итү, биш йөз мең сум күләмендәге штраф, шулай ук мәҗбүри төзәтү эшләре белән җәзалый торган булачаклар.
Гает намазын зиратта укыганнар
Мөселманнарның мәчетләргә иң күп җыела торган көннәре ул, әлбәттә, Гает бәйрәмнәре. Быелгы Рамазан Гаетенең берничә рус шәһәрендә ничек узуына күз салсак, янә шул ук мәчет җитмәү проблемасы белән очрашабыз. Әнә Ярославльдә дә 1910 елда ук төзелгән бердәнбер мәчет бинасына һәм аның ишегалдына гына сыя алмаган мөселманнар якын-тирәдәге урамнарга тулган, нәтиҗәдә полиция хезмәткәрләре мәчет янындагы урамнарда транспорт йөрүен вакытлыча туктатырга мәҗбүр булган. Ә узган елның мартында Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте аппаратының киңәйтелгән президиум утырышында Ярославль мөселманнары җирле оешмасы рәисе Кюри Хәлимов шәһәргә өч мең кеше сыйдырышлы тагын бер зур мәчет кирәк булуы мәсьәләсен күтәргән иде бит югыйсә.
Тверьда быел мөселманнар Гает бәйрәмен җәмигъ мәчетендә түгел, ә ачык һавада - Идел елгасы ярына урнашкан Большие Перемерки бистәсе болынында үткәргән. Әлеге чарада җирле администрация түрәләре дә катнашкан, православие чиркәве белән католик храмының атакайлары да котлау чыгышлары ясаган. Намаздан соң бәйрәм балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган спорт уеннары, бәйрәм табыннары белән дәвам иткән. Тверь өлкәсендә хәзерге вакытта 20 меңнән артык этник мөселман бар дип исәпләнә, 500 кешене сыйдыручы мәчеткә җомга намазларына даими рәвештә 700дән артык мөселман йөри, шуңа күрә биредә дә ике йөзләп мөселман мәчет янындагы ачык мәйданга тезелергә мәҗбүр була.
Калуга өлкәсенең Малоярославец шәһәрендә исә мөселманнар, җирле мәхәлләнең йөз кешелек гыйбадәт йортына гына сыеп бетә алмаганлыктан, бәйрәм намазын шәһәр зиратында укыганнар. Шәригать каберлекләрдә намаз укуны тыйса да, мөселманнар: «Аллаһ җиңеләйтергә һәм катлауландырмаска өнди, Мәдинә шәһәрендә мәчетнең зират белән янәшә булуы берәүгә дә гыйбадәт кылырга комачауламый», - дип, каберлекләр өчен бүленгән мәйданда виртуаль мәчет урынын сызып билгеләгәннәр дә, кыйбла якка карап, гыйбадәт кылганнар.
* * *
Кыскасы, Совет хөкмәте манаралар кисә башлаганчы Россиянең бик күп төбәкләрендә чиркәүләр булган кебек үк, татар байлары тарафыннан төзелгән мәчетләре дә булуына карамастан, бүген соңгыларының бик сирәге генә исән һәм халыкка кире кайтарылган. Ислам дине бүген чыннан да бөтен Россия буенча таралып бара. Ә бу яңа мәчетләр төзүне таләп итә. Ислам дине сабырлыкка гына түгел, гаделлеккә дә өнди. Шуңа күрә дә чиркәүләр салына һәм төзекләндерелә торып, мөселманнарның мәнфәгате читкә тибәрелү, иртәме-соңмы, аларның чыннан да радикальләшүенә китерергә мөмкин. Хакимияттәгеләр еш кына, җирле халыкка караганда, мәчетләребезгә күбрәк мигрантлар йөри, дип акланырга тырыша, әмма илебезгә кертәбез, эшкә чакырабыз икән, без аларның дини хокукларын да тәэмин итәргә, мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, ә үз гражданнарыбыз турында инде әйтеп тә торасы юк. Әмма, ни кызганыч, Россиядә икенче урында торучы ислам дине ни өчендер һаман да Ил-ана үзенә якын иткән христиан диненнән аермалы буларак, үги бала хәлендә, кысрыкланып, кыерсытылып яши бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading