6 майда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Бөек Җиңү – бөек халык!” концерт программасын күрсәтәчәк.
Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлыйлар.
Концертның беренче бүлегендә филармония кунаклары режиссер, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Цветковның (Мәскәү) “Была война...” вокаль-хореографик спектаклен карый ала.
Бу бер-берсен бер күрүдә яраткан яшь кыз һәм егетнең күңелгә үтеп керердәй тарихы. Гашыйкларны сугыш аера. Кабат очрашканчы, аларга язмышның барлык бәлаләрен кичерергә туры киләчәк.
“Без бу спектакльгә яңа төсмер бирдек, вокаль һәм хореографик номерлар белән баеттык. Хәзер спектакльдә ТР Дәүләт ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе дә катнаша", - дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Айрат Хәмитов.
“Без бергә” балалар студиясе тәрбияләнүчеләре катнашында беренче спектакль түгел, аларның бүтән куелышларда да чыгыш ясаганнары бар. Айрат Хәмәтов фикеренчә, бу нәниләр аша ансамбль тупланган тәҗрибәсен һәм мәдәни мирасын киләчәк буын җырчыларына һәм биючеләренә тапшыра. Программаның икенче бүлегендә Россия халыкларының җырлары һәм биюләре яңгыраячак.
"Безнең илдә дус һәм тату булып бик күп халыклар яши. Россия көченең сере – безнең бердәмлектә. Программаның концерт өлешендә без моны искә төшерергә, күпмилләтле илебезнең музыка, бию традицияләренең бөтен матурлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтергә телибез", - дип аңлатты Айрат Хәмитов.
Программа кысаларында сәхнәдә рус биюе “Субботея”, татар биюләре – “Егетләр” һәм “Көмеш беләзек”, “Бөрйән егетләре” башкорт биюе, “У ручья” Төньяк Осетия биюе, “Весялуха” белорус биюен күрергә һәм “Чухри варманта” чуаш җырын ишетергә мөмкин.
Махсус Җиңү көненә ТР Дәүләт ансамбле “Солдатлар ял иткәндә” дигән дәртле бию әзерли.
“Бөек Ватан сугышы – безнең тарихыбызда мөһим һәм фаҗигале вакыйга. Ул гаиләләрдә һәм йөрәкләрдә генә түгел, ә мәдәнияттә тирән эз калдырган. Моның турында яшь буынга искә төшерү бик мөһим. Теләгән һәркемгә музыка мирасы аша үз тарихына кагылырга мөмкинлек бирүне һәм аны саклауны без бурычыбыз итеп куябыз”, — дип нәтиҗә ясады Айрат Хәмитов.
Программа Россия халыкларының фольклорын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган “Дуслык” вокаль-хореографик композициясе белән тәмамланачак. Концерт 18:30 да башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар