Тормыш җитеш булып, бер кайгы-хәсрәтсез, рәхәт яшәгән чагында, күпләребез Аллаһны зекер итәргә, Аны мактарга, Аның әмерләрен үтәп, Ул тыйган гамәлләрдән тыелырга икәнен уйлап та карамый.
Әгәр дә инде кайгы ишек кагып, дус-ишләр, туганнар читләшсә, ярдәм өмет итеп, тизрәк Аллаһка ялвара башлыйбыз.
Гаиләле бер танышым тормышында да шуңа охшаш хәл булган. Нишләргә дә белмәгәч, ахыр чиктә, киңәшләшергә дип килгән бу. «Хәләл җефетемдә онкология тапкач, бик нык дингә тартыла башлады, – дип сөйли башлады танышым. – Итәкләре озынайды, башына яулык япты, бөтен дога-зикерләрне ятлап, тиз арада намазга да басты. Аллаһка ялвара-ялвара, дога кыла-кыла, «шифа бир, дәвала мине» дип сорады.
Аллаһның рәхмәте киң шул, хатыныма операцияләр ясалып, күпмедер вакыт дәваланганнан соң, табиблар аны «тормышыңа бернәрсә дә янамый, барысы да яхшы, рәхәтләнеп яшә» дип шатландырып кайтардылар. Ул вакыттагы куануларны белсәгез иде. Әмма иң аянычлысы шуннан соң башланды. Иң элек, хатынның башыннан яулыгы төште, озын күлмәген элеккесенә алмаштырды, ә иң куркынычы – намаз укудан туктады. Нишләргә дә белмим инде. Аллаһы Тәгаләдән оят. «Раббыбыз догабызга җавап итеп, гаиләбезгә шундый сөенеч бирде.
Аңа шөкер итүебезне тагын да арттырырга, күбрәк гыйбадәт кылырга кирәк» дип җайлап кына әйтеп карадым. «Аллаһ тагын башка бәла-каза белән сыный ала бит» дип тә әйтәм, әмма исе дә китми. Ниләр генә кылыйм икән? Хатынымның рәхмәтсезлеге аркасында тагын берәр проблемага дучар булмабызмы, дип тә куркам».
Әйе, чыннан да, адәм балалары бик шөкерсез шул. Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә дә әйткән бит: «Әйт: «Ул – бар итүче, сезгә ишетү куәте, күзләр һәм йөрәкләр бирүче. Сез бик аз шөкер кыласыз» («Мөлек» сүрәсе, 23нче аять).
Ни кызганыч, тормышта мондый мисаллар адым саен диярлек очрый. Рәхәт чагында, тормышыбыз ал да гөл булганда безгә дин дә, Аллаһ та кирәк түгел. «Болай да рәхәт бит: нәрсә телим, шуны ашыйм, акчаның да нинди юл белән каян, ничек керүе мөһим түгел, керсен генә ул», – дип шәһвәтенә тулысынча бирелеп яши кеше, акны карадан аерырга теләми.
Ә менә тормыш юлы караңгы бер тар сукмакка китереп чыгарса, дус-ишләре дә, акчасы да, матди хәле дә ярдәм итә алмый башласа, ул башын иеп Аллаһка ялвара башлый. Раббыбыз да Коръәндә шул хакта кисәтә: «Кешегә (авыру яки фәкыйрьлек кебек) берәр зарар кагылган чакта (ул бәлане үзеннән алыр өчен), Безгә дога кыла. Шуннан соң Без аңа Үзебездән бер нигъмәт биргәч: «Ул миңа үземнең гыйлемем сәбәпле бирелде», – ди. Юк! (Ул нигъмәт аңа сынау булачак) бер фетнә. Ләкин аларның күбесе бу хакта белми. Аларга кадәрге кешеләр дә шулай дигәннәр иде, әмма алар (дөнья малыннан) ирешкән нәрсәләр (Аллаһының газабына дучар булудан) аларга файда китермәс» («Зүмәра» сүрәсе, 49нчы, 50нче аятьләр).
Акча булганда, абзыйлар, туганнар булышабыз дип торганда, безгә Аллаһ кирәкми шул. Ул вакытта кеше үзен мохтаҗ итеп хис итми, «үзем барысын да булдырам», дип уйлый. «Терәк булырдай кешеләрем бар» дип, чиктән ашып, үзенчә кылана. «Бу юлдан барма, харам белән шөгыльләнмә, Аллаһ күреп тора бит» дип кисәткәч тә, көлә генә. «Кая ул Аллаһ? Кемнең күргәне бар аны? Мин үзем барысын да эшлим, мин үзем булдырам, барысы да минем тәҗрибәм, гыйлемем сәбәпле, үземнең тырышлыгым белән» дип, Раббысыннан йөз чөерә. «Без кешегә (саулык һәм байлык кебек) нигъмәт биргәч, (рәхәткә чыгып, Безгә шөкер кылудан) йөз чөерә һәм (тәкәбберлеге сәбәпле, Безгә итагать итүдән) ераклаша. Аңа (авыру һәм фәкыйрьлек кебек) яманлык кагылгач исә, күп дога кыла» («Фуссиләт» 51нче аять).
Ә менә беркем дә чишә алмаслык проблемага юлыкса, башын иеп мәчеткә, хәзрәткә киләләр һәм: «Дога кылыгыз әле, нәрсә генә эшләп карамадык, шифа табып булмый», – диләр. Ә бит догага җавап килсен, Аллаһ безне танысын, ишетсен өчен, үзебезгә рәхәт чагында Аны танып, Аңа итагатъ итеп яши өйрәнергә кирәк шул. Әйе, әлбәттә, Аллаһ бу бәндәсенең догасына җавап та бирергә мөмкин, чөнки Ул – һәрвакытта да бар кешенең догасын ишетүче дә, белүче дә, һәм Ул – Рәхимле дә. Соравына җавап алганнан, теләгәненә ирешкәннән соң, Раббысы кушканнарны үтәмичә яшәвен дәвам итсә, тәкәбберләнсә, икенче вакыт Аллаһы Тәгалә бу рәхмәтсез кешегә җавап бирерме икән? Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Рәхәт чагыңда Аллаһыны таны, авыр чагыңда Ул сине таныр», – дигән бит (Тирмизи риваяте, 2516).
Бу хәдис безне уйландырырга тиеш. Тормышта рәхәт чагында да, Аллаһны зекер итәргә, Аны мактарга, Аның әмерләрен үтәргә, Ул тыйган гамәлләрдән тыелырга вакыт тапсак иде. Көйсез балалар кебек, тәрбиясез булмаса идек. Нәни чагында әнисенең итәгенә ябышып йөргән бала үсеп буйга җиткәч, аансын бар дип тә белми, кайтып хәлен дә белми, шалтыратмый да, булышу турында әйтеп торасы да юк. Ә бит ул үскәндә күпме яхшылык күргән әнисеннән! Ә Раббыбыз? Секунд саен Аның һавасына мохтаҗбыз, сәгать саен Аның суын эчеп, көн саен Аның җирендә йөреп торабыз, ә шулай да һаман тәкәбберләнәбез. Аңа гыйбадәт кылу хакында уйламыйбыз да. Аллаһының безгә бар биргәне өчен җавап бирер вакыт җитеп үкенгәнче, бу дөньяда ук мин-минлекле тәкәббер башны аска иеп, Раббыбызга шөкер итеп һәм Үзе риза булырлык гамәлләр генә кылып яшәсәк иде.
Барчабызга да Аллаһы Тәгалә һидаять-тәүфыйк биреп, рәхәт чагында да Раббыбызга гыйбадәт кылып, хәләлне харамнан аерып, игелекле гамәлләр кылып яшәргә язсын. Әмиин!
«Соңрак сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. (Бит Аллаһы сезгә гакыл, фикер һәм күз, колак, тел һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахыйрәткә әзерләнер өчен дә биргән иде, шулай ук, дөнья байлыгын да, ахыйрәткә әзерләнү өчен кулланырга биргән иде)» («Тәкәсур» сүрәсе, 8нче аять).
Раил Фәйзрахманов
Фото: архивтан
Комментарийлар