16+

Саф кануннар, үзгәрешләр елы җитте

Чираттагы яңа елны башлап җибәрдек. Чыршы бәйрәмнәрен үткәрү, Яңа елны каршылау әзерлекләре ыгы-зыгысын, бөтен борчу-мәшәкатьләрне иске елда калдырып, яңа планнар, теләкләр, хыяллар белән 2013кә аяк бастык. Яңа ел үзенә хезмәт хаклары, пенсияләргә, яшәү шартларын яхшыртуга һ.б. кагылышлы бер кочак үзгәрешләр дә ияртеп килде.

Саф кануннар, үзгәрешләр елы җитте

Чираттагы яңа елны башлап җибәрдек. Чыршы бәйрәмнәрен үткәрү, Яңа елны каршылау әзерлекләре ыгы-зыгысын, бөтен борчу-мәшәкатьләрне иске елда калдырып, яңа планнар, теләкләр, хыяллар белән 2013кә аяк бастык. Яңа ел үзенә хезмәт хаклары, пенсияләргә, яшәү шартларын яхшыртуга һ.б. кагылышлы бер кочак үзгәрешләр дә ияртеп килде.

Яңа ел үзе генә килми
2013 елга планлаштырылган күпчелек үзгәрешләр ел дәвамында чынга ашырылачак, әмма 1 гыйнвар иртәсеннән үк кайбер яңа кануннар гамәлгә керергә өлгерде. Иң куандырганы - минималь хезмәт хакы арту. 13 процентка үсеп, 4611 сум урынына ул хәзер 5205 сумны тәшкил итә. Шушы өстәмә 594 сум булдымы шатлык, дияр кайберәүләр. Алар өчен искәртеп китәм: минималь хезмәт хакы 2011 елның июнендә соңгы тапкыр артканда, ул 281 сумга гына үскән иде. Бу күрсәткечтән тыш, 1 гыйнвардан ана капиталы да артты, 387 меңнән ул 408 мең сумга чаклы сикерде. Яңа ел иртәсендә кайбер һөнәр вәкилләре дә, аеруча тикшерүчеләр белән прокурорлар үзләрен күпкә баерак хис итеп, уянып киттеләр, чөнки аларның хезмәт хаклары 1 гыйнвардан 100 процентка артты. Ел дәвамында аның күләменең тагын да артачагы көтелә әле.
Шулай ук 1 гыйнвардан гамәлгә кертелгән аракыга һәм сырага кагылышлы кануннар бик файдалы булса да, байтак россиялегә ошап ук бетмәс, мөгаен. Өченче көннән алып, бер шешә аракының минималь бәһасе 36 процентка - 125 сумнан 170 сумга чаклы кыйбатланды. Башка спиртлы эчемлекләрнең бәяләре дә шактый өскә үрмәләде. Сырага килгәндә, хәзер аның 7 градустан катырагын 0,33 литрлы тараларда гына сату рөхсәт ителә. Аны җәмәгать урыннарында, массакүләм мәгълүмат чараларында рекламалау, төнге 11дән иртәнге 8гә кадәр сату тулысынча тыелды. Аракы белән сыра янына наркотикларны да кыстырыйк. Яңа ел башыннан алып, наркотик матдәләргә бәйле җинаятьләр өчен җәзалар да бермә-бер кырысланды.
1 гыйнвардан гамәлгә кергән үзгәрешләр арасында түләүле медицина хезмәтләрен рәсмиләштерү, шәхси эшмәкәрләр өчен салым түләү урынына патентлар системасын кертү, һәрбер ятимне яхшы торак белән тәэмин итү, кайбер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар арту кануннары да бар.
Елан елыннан тагын ниләр көтәргә?
Бу үзгәрешләрдән кала, безне ел дәвамында күңелгә ятышлы һәм ятышлы ук булмаган башка яңалыклар да көтә. Беренчеләренә пенсияләр арту керә. 1 февральдән хезмәт пенсияләренең күләме - 7, 1 апрельдән тагын 3 процентка үсәчәк. Социаль пенсияләргә дә өстәмә көтелә, 1 апрельдән ул 5,1 процентка артачак. Соңгыларына, мисал өчен, машина йөртү таныклыгына имтихан биргәндә, кагыйдәләр катгыйлануын кертергә була. Имтиханның теория өлешендә моңа кадәр 2 хата җибәрү рөхсәт ителсә, 1 февральдән гамәлгә керәчәк үзгәрешләр нигезендә, дөрес түгел җавап өчен булачак машина йөртүче өстәмә биш сорауга җавап бирергә тиеш булачак.
Зыян күрүчеләрнең хокукларын яклауны нәтиҗәлерәк итү өчен автомобильләрне мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) турындагы канунга да төзәтмәләр кертеләчәк. Зыян күргән кешенең тормышына, сәламәтлегенә тигән зарарны каплау күләме 160 меңнән 500 мең сумга кадәр, мал-мөлкәтенә кагылганыныкы 120 меңнән 400 меңгә кадәр артыр дип көтелә. Моның иминият полисларының 25-30 процентка кыйммәтләнүенә китерәчәген дә әйтергә кирәк.
2013 елның февраль-март айларында РФнең яңа Гражданнар Кодексы эшли башлаячак. Ул керткән яңалыкларының берсе - ябык акционерлык җәмгыятьләрен бетерү, 1 июльгә кадәр алар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә яки җитештерү кооперативларына үзгәртелергә тиешләр. 1 марттан торак фонды объектларын бушлай приватизацияләү тәмамлана. Бу үзгәрешләрдән тыш, быелдан илдә РФ гражданинының паспорт, машина йөртү таныклыгы, медицина полисы, банк картасы кебек документларын берләштергән универсаль электрон карта булдыру һәм бармак эзләре кергән чит ил паспортларын чыгара башлау эшләре дә күз алдында тотыла.
Ә 2013 елда Россия халкын көткән иң мөһим вакыйга - «Шәһри Казан» газетасының тиздән Бөтенроссия матбугат каталогына керүе. Җәйдән башлап, аны бөтен ил буенча яздыру мөмкинлеге туачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading