16+

Аларны сәхнә картайтмый «саклый» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Үзешчән сәнгатьтә катнашкан ветераннар һәр елны "Балкыш" фестивален көтеп ала.

Аларны сәхнә картайтмый «саклый» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Үзешчән сәнгатьтә катнашкан ветераннар һәр елны "Балкыш" фестивален көтеп ала.

Йомгаклау концерты алдыннан Республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, фестиваль ветераннарның таланты аркасында тамашачы йөрәгенә юл тапты. - Әгәр Президент ярдәме булмаса, без аны эшли алмас идек, ди ул.



"Балкыш" та чын мәгънәсендә талантлар, гомер буе сәхнәләрдә чыгыш ясау турында хыялланган фанатлар катнаша. Аларның йөзләрендә елмаю, ветераннарны сәхнә картайтмый. Чаллыдан килгән Әхәт Хикмәтуллинны сәхнәдән бераз картайтып, 92 яшь дип ( программага исем - фамилиясен дә Азат Хисмәтуллин дип язып куйганнар) игълан итсәләр дә ул үзенең 90 яшен тагын ике айдан тутыра. Үз гомерендә ниләр генә кичермәгән ул. Туганнан бирле күрмәгән әтисенең каберен 1973 елда гына Тверь өлкәсенең Лихаславль шәһәреннән эзләп таба. Әхәт абыйның күкрәге тулы орден - медальләр. Чаллыда булсынмы, Казандамы аларны бәйрәмнәрдә чакырып торалар, чөнки тамашачы алдарны һәрвакыт яратып кала. Филармония сәхнәсендә дә хатыны Назимә апа белән татар халык биюен башкарганда аларга алкышлар тынмады. - Музыка уйный башлауга тыелып булмый. Биемәгән көнем булса, мин йоклый да алмыйм. Ә инде "Балкыш" безнең өчен бәйрәм ул. Күренеле артистлар чыгыш ясаган бинада чыгыш ясау безнең өчен зур бәхет, дип сөйли сәхнә ветераны.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading