16+

Акча белән сак булыгыз: йолдызнамә (8-15 март)

Бик күптәннән хәбәре-хәтере булмаган кешедән хәбәр килеп ирешүе ихтимал. Анда сезгә генә мәгълүм булган яшерен мәгънә салынган булыр. Кеше нәрсә әйтер, дип уйламагыз, эчке тоемлавыгызга колак салыгыз, ул сезне алдамас. 

Акча белән сак булыгыз: йолдызнамә (8-15 март)

Бик күптәннән хәбәре-хәтере булмаган кешедән хәбәр килеп ирешүе ихтимал. Анда сезгә генә мәгълүм булган яшерен мәгънә салынган булыр. Кеше нәрсә әйтер, дип уйламагыз, эчке тоемлавыгызга колак салыгыз, ул сезне алдамас. 

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Киңәшләшү уңай нәтиҗәләргә китерәчәк - белмәгән әйберләрегезне сорарга оялмагыз. Атнаның икенче яртысы ял итү белән бәйле сәфәрләр өчен кулай. Ялкаулыкны куып таратыгыз, күбрәк саф һавада булырга тырышыгыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бик күптәннән хәбәре-хәтере булмаган кешедән хәбәр килеп ирешүе ихтимал. Анда сезгә генә мәгълүм булган яшерен мәгънә салынган булыр. Кеше нәрсә әйтер, дип уйламагыз, эчке тоемлавыгызга колак салыгыз, ул сезне алдамас. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Электр җиһазлары белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Пәнҗешәмбе килеп ирешкән яңалык һәм мәгълүмат сезнең өчен мөһим булачак. Бүген эшлисе эшне иртәгегә калдырмагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кыслаларга үз мәнфәгатьләрен якларга туры киләчәк. Аларда үз эшен ачып җибәрү буенча яңа идеяләр барлыкка килергә мөмкин. Ләкин игътибарлы булыгыз, документларда хата китмәсен. Аны вакытында төзәтү сезнең файдага булачак. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Әйләнә-тирәдәгеләрнең сезнең турындагы фикерләре тискәре якка үзгәрмәсен дисәгез, имеш-мимешләрдән, гайбәтләрдән өстен булыгыз. Туры бәреп сораулар бирмәгез, ярсуыгызны кешегә күрсәтмәгез, тыныч булырга тырышыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Теләк булмаса да, озакка сузмый эшләргә кирәкле эшләр күп булачак. Бу исә, бераз сезнең тотрыклылыкны какшатачак. Депрессиягә китмәс өчен күңелегезгә хуш килгән кешеләр белән генә аралашырга, күңелегез кушкан эшне генә эшләргә тырышыгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Беркемгә дә сезгә боерык бирергә рөхсәт итмәгез. Бераз хәйләкәррәк булыгыз, һәр адымыгызны уйлап эшләгез һәм нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Бераз вакыт үтү нәрсәнең нәрсә икәнен үзегез дә ачык аңларсыз. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бары сез генә булдыра аласыз, дигән булып, сезгә беркем дә алынмаган эшне тапшырырга мөмкиннәр. Сезне ачыктан-ачык кулланырга теләүчеләрне әдәпле генә итеп “урыннарына утыртыгыз”. Оештыру сәләте булган Чаяннар өчен бу атна менә дигән.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчыларга алимент, мирас кебек акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Бу эшләрне башкарганда, аек акыл ярдәм итәчәк. Әгәр дә сез берәрсе белән җитди мәсьәлә турында сөйләшергә җыенган булсагыз, сузмагыз – йолдызлар сезгә хәерхаклы .

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Эшлекле мөнәсәбәтләрнең романтик юнәлешкә кереп китүе ихтимал. Интеллектуаль хезмәт белән, ягъни, компьютер программаларын үзләштерү, электр җиһазлары белән эшләү, исәп-хисап эшләре белән шөгыльләнү өчен кулай атна. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сукоярларга атна дәвамында җаваплы, хәлиткеч адымнар ясарга киңәш ителми. Атна ахырына кадәр агым уңаена “йөзсәгез” яхшырак булыр. Ә аннары сезгә көтелмәгән яктан ярдәм киләчәк. Бу исә эшләрегезнең тауга таба үрмәләвенә сәбәпче булыр.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бер нәрсәне дә үзгәртергә тырышмагыз, әлегә сезгә вәзгыятькә яраклашу җиңелрәк булачак. Бу тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла. Сезгә хәзер ял кирәк - җаныгызны да, тәнегезне дә ял иттереп, энергия туплагыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading