16+

Башкаларга өметләнмәгез: йолдызнамә (19-26 июль)

Сез, әлбәттә, һәртөрле мактауга лаек, әмма үз-үзеңне ярату белән генә шөгыльләнергә кирәкми. Шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрне тәнкыйтьләргә һәм тәрбияләргә дә кирәкми.

Башкаларга өметләнмәгез: йолдызнамә (19-26 июль)

Сез, әлбәттә, һәртөрле мактауга лаек, әмма үз-үзеңне ярату белән генә шөгыльләнергә кирәкми. Шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрне тәнкыйтьләргә һәм тәрбияләргә дә кирәкми.

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Гаилә мәнфәгатьләренә кагылышлы мөһим вакыйгалар булырга мөмкин. Эштә гайбәт өчен азык бирмәс өчен, үзегез турында күп сөйләргә кирәкми. Пәнҗешәмбе яңа эшләр башламагыз, искеләрен тәмамларга кирәк.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май) 
Беренче планга карьера проблемасы чыгарга мөмкин. Чит кеше мәшәкатьләрен үз өстегезгә алмагыз, игътибарны үз эшегезгә юнәлтегез. Пәнҗешәмбе дусларга таянсагыз, җомга ялгызлыкта эшләү күбрәк нәтиҗә бирәчәк. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Күңел күтәренкелеге катлаулы эштә уңыш һәм табыш китерер, сез ниндидер үзенчәлекле нәрсә уйлап табарсыз. Акыллы кешеләрне тыңлагыз, ләкин авантюрага бирелмәгез.

Кысла  (22 июнь - 22 июль)
Үзегезне көчләп булса да әйбәтләп ял итәргә тырышыгыз. Якыннарыгызга һәм яраткан кешеләрегезгә хезмәт итү, әлбәттә, игелекле эш, әмма анда да тәнәфес ясарга кирәк. Күпләр тормышларына үзгәрешләр кертү белән шөгыльләнәчәк. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Тормышыгызда позитив үзгәрешләр булырга мөмкин. Бик күп нәрсә эшләргә өлгерерсез. Әмма ял турында да онытмагыз. Ялларны туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән очрашуга, балаларыгыз белән аралашуга багышлагыз.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Әгәр мөнәсәбәтләр тәмамланса, тыныч аерылышырга тырышыгыз. Вакытыгызны өегезгә багышлагыз, анда уңайлы шартлар тудырыгыз. Якшәмбе көнне гаилә һәм дусларыгыз өчен пикник оештыру теләге барлыкка киләчәк.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Сезгә яхшы мөнәсәбәттә булачак яңа җитәкче барлыкка килергә мөмкин. Шул рәвешле карьерагызда яңа этап башланырга мөмкин. Атна эшлекле сөйләшүләр һәм бетмәс-төкәнмәс гаилә эшләре белән сизелмичә дә үтеп китәр.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Җиргә төшегез, яраткан кешегез белән бәхет табарсыз. Җитәкчелек, партнерларны һәм клиентларны кызыклы идея белән кызыктырып, күп нәрсәгә ирешә аласыз. Проблемалардан котылу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Сезгә әһәмиятле эшлекле киңәшмәләрдә һәм очрашуларда ешрак булырга кирәк. Интуитив теләкләрегезгә каршы килмәгез. Соңга калмаска һәм әзерлекле булырга тырышыгыз. Фикерегезне яклап чәчрәп чыгарга кирәкми, зирәгрәк булыгыз.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Куйган тырышлыгыгыз бушка китмәс – проблемалар сазлыгыннан чыга алачаксыз. Гайбәт сатмаска, бигрәк тә буш вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Һөнәри бурычларыгызны үтәгәндә игътибарлы булыгыз, башланган эшне ташларга ярамый.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сез, әлбәттә, һәртөрле мактауга лаек, әмма үз-үзеңне ярату белән генә шөгыльләнергә кирәкми. Шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрне тәнкыйтьләргә һәм тәрбияләргә дә кирәкми. Алайса сезгә карата фикерләрен үзгәртүләре ихтимал.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Уңыш үзегездән тора. Башкаларга өметләнмәгез, барысын да үзегез эшләгез, ә булдыра алмасагыз, бүтәннәрнең эшчәнлеген катгый контрольдә тотыгыз. Ялган яки дөрес булмаган хәбәргә ышанып, кеше белән арагызны боза күрмәгез. Ялларны күбрәк гаиләгезгә багышлагыз.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading