16+

Казанда һәм Татарстанда декабрь нинди булачак?

Синоптик аномаль җылы һәм салкын төбәкләрне атады.

Синоптик аномаль җылы һәм салкын төбәкләрне атады.

Россия Гидрометүзәге директоры Юрий Симонов «Известия» матбугат үзәгендә узган конференциядә декабрь аена башлангыч һава торышы фаразын җиткерде. Белгеч сүзләренчә, кышның беренче аенда ил территориясенең күпчелек өлешендә уртача айлык температура климатик нормадан югарырак булуы көтелә.

Мондый җылырак һава торышы илнең Европа өлешендә — димәк, Татарстанда һәм Казанда да, шулай ук Уралда һәм Себернең көньягында фаразлана.

Шул ук вакытта Россиянең көнчыгыш төбәкләрендә — Якутиядә, Магадан өлкәсендә, Хабаровск краеның төньягында һәм Камчаткада — киресенчә, климатик нормадан салкынрак декабрь булырга мөмкин.

Эксперт билгеләп үткәнчә, шундый ук тенденцияләр Баш геофизика обсерваториясе модельләрендә дә күзәтелә.

«Салкыннар булмаячак дигән сүз түгел»

Шул ук вакытта Юрий Симонов озак вакытлы фаразларның бары тик ихтималлыкка нигезләнүен искәртте.

«Илебезнең Европа өлешендә температура нормадан югарырак фаразланса да, бу салкыннар бөтенләй булмаячак дигәнне аңлатмый. Суык дулкыннары булу ихтималы зур, әмма алар Атлантика йогынтысында килүче җылы циклоннар һәм көнбатыш җилләре белән алышынып торачак», — дип аңлатты белгеч.

Синоптик сүзләренчә, Татарстан халкын һәм илнең күпчелек төбәкләрен шактый үзгәрүчән декабрь көтә: салкын көннәр җылыну белән чиратлашачак. Шуңа да карамастан, айлык уртача температура фоны нормадан югарырак сакланачак.

  • Юрий Симонов өстәгәнчә, декабрь аена төгәлрәк фараз һәм температура аномалияләренә актуаль бәяләмә ноябрь ахырында билгеле булачак.

зима фото татар информ 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading