16+

Эш бирүче МРОТтан азрак түләсә, нишләргә?

Әгәр хезмәткәр тулы эш нормасын үтәп тә, хезмәт хакы МРОТтан түбәнрәк икәнен күрсә, иң беренче чиратта исәп-хисап кәгазен (расчетный лист) тикшерергә кирәк.

Әгәр хезмәткәр тулы эш нормасын үтәп тә, хезмәт хакы МРОТтан түбәнрәк икәнен күрсә, иң беренче чиратта исәп-хисап кәгазен (расчетный лист) тикшерергә кирәк.

Минимум белән картага килгән сумманы түгел, ә салымнар тотып калынганчы исәпләнгән сумманы чагыштырырга кирәк.

Район коэффициенты яки төньяк өстәмәләре булса, алар минимумнан тыш өстәлеп исәпләнергә тиеш. Хокук бозу ачыкланса, эш бирүчедән язмача аңлатма һәм җитмәгән сумманы түләүне таләп итегез.

Мәсьәлә хәл ителмәгән очракта, хезмәт килешүе һәм исәп-хисап кәгазьләре белән Дәүләт хезмәт инспекциясенә (Онлайнинспекция.рф) яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тоткарланган һәр көн өчен эш бирүче РФ Хезмәт кодексының 236 нчы маддәсе буенча компенсация түләргә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading