16+

Юк, дип әйтергә ашыкмагыз әле: 26 июль – 2 августка йолдызнамә

Сез теләсә нинди эшне башкарып чыга аласыз. Атна уртасында шәхси тормыштыгызда күңелле яңалыклар көтелә.

Юк, дип әйтергә ашыкмагыз әле: 26 июль – 2 августка йолдызнамә

Сез теләсә нинди эшне башкарып чыга аласыз. Атна уртасында шәхси тормыштыгызда күңелле яңалыклар көтелә.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Авантюрага кермәскә тырышыгыз, зур югалтулар куркынычы зур. Сишәмбе атнаның иң катлаулы көне булырга мөмкин. Җомга күңелле очрашулар көтә. Шимбә барлык сорауларыгызны тиз хәл итәрсез. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Атна башында барлыкка килгән проблемаларга юмор белән карарга кирәк. Сәфәрләр, очрашулар һәм башка мәшәкатьләрне атнаның икенче яртысына күчерү яхшырак. Нәтиҗәләр ясагыз, ләкин эчегездән генә, кычкырып түгел.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тормышыгызда күңелле үзгәрешләр көтелә. Сезнең теләкләрегез үтәлә. Һәм барыннан да элек бу шәхси өлкәгә кагыла. Яраткан кешегез, ниһаять, сезнең аңа никадәр кадерле булуыгызны аңлый. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезне югары бәяләячәк, аларның өметен өзмәгез, үзегезнең яшерен талантларыгызны күрсәтегез. Үзегез өчен активрак яшәү рәвеше сайлаган саен, эшләрегез дә җиңелрәк биреләчәк. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Вакытыгызны буш такылдауга сарыф итмәскә тырышыгыз. Әгәр сез үз эшегезне тыныч һәм төгәл эшләсәгез, барлык уйларыгыз да тормышка ашачак. Эш планын төзи башлаганчы, партнерларыгызның ышанычлылыгын тикшерергә кирәк, бәлки, сезнең мәнфәгатьләр туры килми торгандыр. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Чит кеше ярдәменнән башка бөтен эшләрегезне дә башкарып чыга алмаячаксыз. Игътибарлы булыгыз, ашыгып эш санын арттырачаксыз гына. Якын  арада сезнең өчен кадерле кеше белән мөнәсәбәтләрегез өзелүе ихтимал.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Рухи үсеш һәм үзлегеңнән белем алу белән шөгыльләнегез. Бик файдалы мәгълүматны белә аласыз. Сишәмбе көнне очрашулар һәм сөйләшүләр уңышлы булачак. Сезне эшлекле тәкъдимнәр кызыксындыра ала. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Ниндидер яңа нәрсәләргә тотынмыйча, көндәлек эшләр белән шөгыльләнүегез яхшырак. Әгәр дә сезнең нидер эшлисегез килә икән - эшләгез, инициатива күрсәтегез. Шәхси тормышка вакытыгызны күбрәк бүлегез, мәхәббәт сезгә комачауламый, ә илһамландыра гына. Моны күптән аңларга вакыт. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Ял итәргә һәм ниндидер яңа нәрсә белергә вакыт җитте. Үз-үзегезгә ышанычыгыз күбрәк. Чәршәмбе көнне, үзегезнең күркәмлегегезне һәм дипломатик сәләтләрегезне файдаланып, үз максатыгызга ирешә һәм ярдәмчеләрне җәлеп итә аласыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сез чираттагы карьера түбәсенә үрмәләп менә башларсыз. Әмма ял - көч тупларга һәм киләчәк казанышларга этәргеч бирә торган искиткеч чара. Ялны беренче урынга кую урынлырак булыр. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезгә инициатива һәм кыюлык күрсәтергә кирәк, әле тырышлыгыгызны да кушсагыз, якын киләчәктә сезне зур файда көтә. Идеяләрне тормышка ашыруда хезмәттәшләрегез, дусларыгыз һәм якыннарыгыз ярдәме кирәк булачак. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада дөньяда Балыклардан да уңышлырак кешеләр табылмас. Сез теләсә нинди эшне башкарып чыга аласыз. Атна уртасында шәхси тормыштыгызда күңелле яңалыклар көтелә. Юк, дип әйтергә ашыкмагыз әле.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading