16+

Чүп чәчсәң, штраф җыеп алырсың

Россиянең табигать күзәтчелегеннән кимчелекләрне яшереп калып булмый

Чүп чәчсәң, штраф җыеп алырсың

Россиянең табигать күзәтчелегеннән кимчелекләрне яшереп калып булмый

Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикалары территорияләрен күзәтчелектә тота. Эшчәнлекләрендә «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә.

Шапшакларга бар чара

— Өч республикада да табигать чисталыгын җитди күзәтчелектә тотабыз. Чүпләрне теләсә-кая илтеп бушаткан юридик һәм физик затлар җавапка тартыла. Экологиягә зыян салуга кагылышлы 660 хөкем утырышында катнаштык, — диде Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Булат Әхмәдиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстанда «Экопарк» идарәче компаниясе, «РСО-Инвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «УК ПЖКХ», Казандагы «Буревестник», «Водоканал», Зәйдәге «ТрансСторйСервис» табигатькә зыян китергәннәр.

прессуха. фото автора

Табигатьнең 4 484 «дошманы»

— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте табигатьне саклау чараларына теләктәшлек күрсәтә. Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикаларындагы 4 мең 484 предприятие үзләренең эшчәнлекләрендә табигатькә зыян сала. Алар китерелә торган зыянны каплау өчен быелның 9 аенда 987 миллион сум «экология салымы» түләде. Предприятиеләр ел башыннан һавага 300 тонна зарарлы газлар чыгарды. Өч республикада да табигатьне сакларга тырышалар, экология өмәләре оештырыла, агачлар утыртыла.

Идел-Чулман төбәкара идарәсе Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннарына, аларның гаиләләренә ярдәм дә күрсәтә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга да әледән-әле гуманитар ярдәм җибәрәбез. Мәктәпләрдә экология пропагандасы алып барабыз. Табигатькә бик сак караш зарур, — диде Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Попова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading