16+

Моңаеп утырмагыз: 2-9 октябрьгә йолдызнамә

Яхшы ниятләрегез тиздән үзегезгә кире әйләнеп кайта ала.

Моңаеп утырмагыз: 2-9 октябрьгә йолдызнамә

Яхшы ниятләрегез тиздән үзегезгә кире әйләнеп кайта ала.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Иҗади башлангычлар өчен яхшы вакыт. Идеяларыгыз ташып торырга мөмкин. Ләкин фикерләрегезне бөтен кешегә сөйләп йөрмәгез. Алдап, үзләштерүләре бар. Кәефегезне күтәрер өчен үзегезгә бер яңа әйбер алырга мөмкинсез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Гаиләле Үгезбозауларга йолдызлар вакытны күбрәк балалары, сөйгән ярлары белән үткәрергә киңәш итә. Табигатькә чыгып керсәгез була. Ә ялгыз Үгезбозауларны яңа танышулар көтәргә мөмкин. Як-ягыгызга карагыз, бәлки сез көткән кеше нәкь яныгыздадыр.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Күбрәк аралашыгыз. Күптән күрешмәгән дусларыгызга, туганнарыгызга кунакка барып килергә мөмкинсез яисә үзегез аларны очрашуга дәшегез. Бу күрешүләр сезгә яхшы тәэсир итәр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу арада якыннарыгызга сезнең ярдәмегез кирәк чыгарга мөмкин. Кире какмагыз, мөмкин кадәр булышыгыз. Кайбер кыенлыклар кәефегезне төшерергә мөмкин, игътибар итмәсәгез кулаерак булыр.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән халык. Бу мәкаль нәкь сезнең өчен. Максатыгызга тугры калып, юлыгызны дәвам итегез. Тиздән беренче нәтиҗәләрен күрүегез ихтимал.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кәефегез бу арада бик тиз алышынырга мөмкин. Хисләргә артык бирелмичә, үз-үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Бу вакытны сезне аңлаган, терәк булган кеше белән үткәрсәгез яхшырак булыр. Атна ахырына барысы да урынына кайтырга мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Акча белән бик “уйнарга” тырышмагыз. Артык кыйммәтле әйбер алыр өчен яхшы вакыт түгел, кичектереп торсагыз әйбәтрәк. Әлегә акчаны җыеп торсагыз, соңыннан үзегезгә рәхмәт әйтерсез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Вакытны дөрес билгели белсәгез, бөтен җирдә өлгерерсез, эшегезне эшләргә дә, дуслар белән күрешергә дә. Бу көннәрдән артык яңалыклар көтмәгез. Яхшы хәбәрләр дә, яман хәбәрләр дә булмаска мөмкин.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Тирә-юнегездә аралашулар бик күп булыр. Үзегезгә файдалы булганнарын гына сайлагыз, гәйбәттән ерагырак торсагыз, үзегезгә яхшырак булыр. Вакытыгызны дөрес билгеләгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бөтен кешегә ошап бетеп булмый шуны онытмагыз. Сез бөтен кеше шикелле булмаска мөмкинсез - бу нормаль күренеш. Калганнар нәрсә уйлар дип, үз хыялларыгыздан баш тармагыз. Сез дөрес юлда!

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу көннәрдә барысы да гади һәм күңелсез булып тоелырга мөмкин. Төшенкелеккә бирелеп, моңаеп утырмагыз. Соңгы җылы көннәрдә табигатькә чыгып кереп, яңа истәлекләр калдырыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Атнаны яхшы үткәрер өчен, һәр иртә саен үзегезнең кәефегезне күтәрегез. Җылы хатирәләрне искә төшерергә, кызыклы кешеләр белән аралашырга мөмкин. Яхшы ниятләрегез тиздән үзегезгә кире әйләнеп кайта ала. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading