Бер егет яраткан кызын шәһәр паркындагы эскәмиядә көтеп утыра. Тамагы ач: авылдан алып килгән күчтәнәчләре беткән, кесәсендәге акчасы да такырайган чак. Ул аллея буйлап атлаучы сөйгәнен каршы ала.
- Синең аякларың - биш килограммга кадәр үскән бройлер ботлары. Чәчләрең - озын токмач. Керфекләрең гүя чәк-чәк. Колакларың - бәрәңгене юка телемләп кыздырылган чипсы. Борының - яңа өлгергән банан. Күзләрең - кара чәй. Битләрең - алма. Иреннәрең - мандарин бөртеге. Тешләрең - ак көнбагыш. Иягең - пилмән. Күкрәкләрең -тулган кәбестә. Кулларың - мәрмәр иттән ясалган казылык. Бармакларың - бавырсак. Арт шәрифең - күркә түшкәсе.
Кыз үзе дә студент, егетнең хәлен аңлый.
- Кадерлем, әти белән әни авылга киткәннәр иде. Безнең фатирга кереп, кичәгедән калган бәрәңгене булса да ашап, чәй эчеп чыгыйк.
Егет күз алдында җанлана.
- Әй җанашым, тавышың - сандугач сайраулары. Күзләреңнең шәфкатьле нуры - күктәге йолдыз. Кулларыңның кагылуы - фәрештә канаты...
Егет белән кыз, җитәкләшеп, чыгу юлына кузгалды. Бу - аларның тук гаилә тормышына тәүге адымнары, ә юләр яшьлек чоры белән, үзләре дә сизмәстән, хушлашу мизгеле иде.
Комментарийлар