16+

«Әллә нигә сине юксынам...» (хикәя)

Мәңге туктамастай булып койган көзге яңгыр түбә калайларын берөзлексез төйде.

«Әллә нигә сине юксынам...»  (хикәя)

Мәңге туктамастай булып койган көзге яңгыр түбә калайларын берөзлексез төйде.

Нурия әле тегеләй, әле болай борылып ятты, я мендәрен рәтләгәндәй итте, әмма күңелгә кереп оялаган пошыну халәтеннән арынып йокыга китә алмый җәфаланды.

Нигә болай борсалана соң ул? Шул тамчыларның бетмәс-төкәнмәс шыбырдашуы нигә шулай эчен пошыра аның? Югыйсә, өйалдындагы бу агач карават элек-электән Нуриянең иң яраткан урыны булды. Салкынча һавада йоклау ошыйрак төшә иде аңа. Яраткан иреңнең җылысына уралып, аның шундый якында, янәшәдә генә булу рәхәтлегеннән оеп, мамык юрганнан борыныңның очын гына күрсәтеп йоклауга ни җитә соң!

Кар сулары агып, көннәр җылына башлауга, алар һәр елны Харис белән шушы караватка күченәләр иде. Кайнанасы Халисә яшьләрнең бу гамәлләрен ошатмыйча, авыз эченнән гел мыгырданып йөрер:

- Дүрт бүлмәгә сыймас кеше була димени? Бүлмә саен – болын хәтле карават. Аларга шул тактасы кадерлерәк... Салкын тидерерсез инде шул суык өйалларында!
...Хатын сулкылдап куйды. Тәнендәге һәр күзәнәккә, һәр чәч бөртегенә тәгаенләгәндәй, берөзлексез тып та тып шыбырдаган яңгыр тавышыннан котылырга теләп, юрганын баштанаяк ябынды. Аның шул тыпылдаулардан арынасы, сагынылган элекке тынлык рәхәтенә чумып иркәләнәсе килеп китте. Бер мәлгә юрган асты дөньясы чынлап та тып-тын булып калды. Уйланырга һәм хыялланырга да, үрсәләнеп үртәлергә дә комачауламастай сәер бер тынлык иде бу. Тик Нуриянең җанына мондый тынычлыкның бер тиенгә дә кирәге юк! Нәрсәгә ди аңа бу тынлык? Булмасын иде ул! Кирәге юк! Шул чакта хатын үзенең ялгышуын, исемен дә әйтергә теләмәгән бөтенләй үзгә бер халәтне тынлык белән бутавын төшенеп алды. Ул халәт... Ул халәт ... “ялгызлык” дип атала иде. Үткәндә калган бәхетле хатирәләр белән дә тутырып булмастай шыксыз бушлык икән бит ул – ялгызлык дигән нәрсә!

Харисның үлеме шундый көтмәгәндә-уйламаганда булды ки, хатын үзенең яңа халәтенә төшенә алмый йөдәде. Йөрәк, диделәр... Йө-рә-ә-әк...
Көннәр, айлар үтте... Ел да тулып узды... Нурия шактый озак Хариссыз тормышка күнегә алмыйча, күңеле дә, җаны да Хариссыз дөньяны танырга теләми изаланды. Ире элек тә командировкаларга еш йөргәнлектән, Харисның юклыгын ул баштарак вакытлыча бер халәт дип кабул итеп, үзен шуңа ышандырырга тырышты бугай...

“Әллә нигә сине юксынам...”- дип пышылдады ул җәйге иртәләрдә...
“Әллә нигә сине сагынам...”- дип көйләде буранлы таңнарда...

Нурия кинәт үзенең юрган астында җырлап ятуын искәреп дертләп куйды. Туктале, нигә шулай үрсәләнә соң ул? Югыйса, бүген дә, нәкъ башка көннәрдәй бер көн – Хариссыз көн үтте түгелме соң? Дөньяның инде Харистан башка гына агышына күңеле белән ризалашып, шул чарасызлыкка күнегеп киләм дигәндә генә! Җан түреннән ниндидер бер аваз: “Түгел! Түгел!” – дип пышылдады.

Бүген гадәти көн түгел иде шул! Нәкъ менә бүген Хариссыз дөнья үзенең шыксызлыгы һәм җанөшеткеч шәрәлеге белән аларның йортына бәреп керде. Улы Раил үзенең сөйгән кызы белән кайткач! “Кыз күрсәтергә” дип атала мондый кайтулар. Харисы да янда булса, чып-чын бәйрәмгә әвереләсе көн, ләбаса. Бүген күр инде: йорттагы биш кеше, бишесе дә борсаланып, йокыга китә алмый изалана: кайнана белән кайната, Раил үзе, Рәмзия атлы теге кыз бала...

“Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...”
“Карале, бу җырның күңелгә кереп оялавын күрче! Әллә кайдан, җан түреннән үк калкып чыга да аваз сала, калкый да аваз сала... Яңгырын әйтер идем, туктый да белмәде, ичмасам! Шык та шык итеп, бәгыренә тама да тора...”

“Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...”
Ниндидер үзгә бер тавыштан Нурия кинәт сискәнеп китте.
“Әллә капка ачылды инде? Их, ачылсын иде дә... ”
“Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...”

Кемдер ишек шакыды. Ниндидер таныш түгел бер зат аларның төн йокысын бүләргә җөрьәт иткән. Белгән-күргән таныш кеше булса, кыңгырауга басар иде дә, ә бу – кага, берөзлексез “дык” та “дык” ишек дөбердәтә.
Нурия, сискәнеп, аягүрә басты, чыгарга да, чыкмаска да белми, бер урында таптанып торды. Караңгы төшкәч, ишек ачарга ир-ат чыгу гадәткә кергән иде. Бүген, никтер, кайнанасы аякка баскан.

-... Кем соң син?
- Рүзилә мин... Наил хатыны...
Нурия шым булды. Башын гел бер сорау бораулады:
“Наил хатыны? Рүзилә? Гомер-гомергә бу йортка аяк басмаган хатынга ни кирәк?”

Кинәт хәтер түрен ертып, беркөнне ишеткән хәбәр калкып чыкты:
-Наилгә Казан бальнисында операция ясаганнар... Ачып кына япканнар, ди...
“Ачып кына япканнар?”

Бу – иң куркыныч, шомлы диагноз. Моннан да яманрагы була алмый. Димәк, Наилдә дә яман чир икән...
Кайнанасы инде тышкы ишекне ачкан, Рүзилә белән ни турындадыр бәхәсләшеп маташуы:

-Илдә булмаган хәл! Юкны сөйләмә!
-Мин нишли алам соң?
Хатын мышык-мышык борын тартты.

- Нурияне күрәсем килә, ди бит! Атна-ун көннән артык тормас, ди табиблар... Күпме гомере калгандыр...
Нурия тораташтай катып калды.

“Наилнең аны күрәсе килә! Күпме вакытлар узгач... Инде барысы да үткәндә калды, онытылды, дигәндә... Шул Наил аркасында бит инде Харис белән тормышлары әздән генә җимерелми калды. Ярый әле, ул чакта кайнатасы акыллы булып чыкты. Бөтен кызган җаннарны бер сүзе белән суытты да куйды.
Хатын, калтырап, стенага сыенды...

... Нәкъ егерме биш ел элек юллама буенча килде Нурия бу авылга. Яңа гына педучилище бетергән унтугыз яшьлек кыз иде ул чакта. Фатирга Шәмсиягә керттеләр үзен.
-Бик чиста, тәртипле хатын. Өе дә зур, малае белән генә тора, - диделәр.
Шәмсияне ул бер күрүдә үк ошатты. Ике сүзнең берендә “И-и-и җаныем”ны кыстырып сөйләүче бу хатынның, инде алтмыш бишне узуга карамастан, һаман да хат ташучы булып эшләп йөргән көннәре. Үзе түм-түгәрәк, юантык, үзе гаҗәеп җитез бер карчык иде ул.

“Малае” дигәне - шул Наил булып чыкты: кечкенә генә буйлы, сипкелле генә бер үсмер. Шәмсия үзенең улын әллә нинди сәер бер мәхәббәт белән ярата иде. Инде “мыек чыгып килгән” Наилне, кеше бар дип тә тормый, кочаклап алып, шапылдатып сөюләр, бит уртасыннан чупылдатып үбеп алулар дисеңме... Үзе гел бер сүзне кабатлар:
-И-и-и җаныем, кырык тугызда тапкан улым бит ул минем!

Шәмсиянең башка балалары, барысы да кызлар булып, инде күптән әниләре кебек түм-түгәрәк юантык хатыннарга әйләнеп беткәннәр. Ял җитте исә, әле берсе, әле икенчесе, килеп, ярдәм итеп, хәл белеп китәргә гадәтләнгәннәр. Дөрес, йорт эшләренә Наил үзе дә кызларга биргесез, көянтә-чиләкләп су ташырга, идән-сайгакларны юарга да тартынып тормый. Күрше авылга йөреп, сигезенче классны бетергән дә, колхоздагы машина паркында эшләп йөрүе.

Нурия белән Наил беренче көннән үк дуслашып алдылар, энеседәй якын күрде ул бу малайны. Мәктәптә укулар башлангач, бу дуслык тагын да ныгый төште. Авылда башлангыч мәктәп кенә булып, Нурияне беренче класска билгеләгәннәр иде. Тик көтмәгәндә-уйламаганда, тагын бер йөкләмә тагып куйдылар үзенә: күрше авылда кичке мәктәпкә тарих-география укытучылары җитешми икән.

-Минем әлегә бер тәҗрибәм дә юк, институтка да быел гына читтән торып укырга кердем, - дип тартышып карады кыз.
Аны кем тыңлап торсын, ди: “Укытырга тек - укытырга!” Мәктәбе - күрше авылда шул, ике араны – төгәл бер чакрым, диләр. Ризалашмый да ярамый.
Мәсьәләне, Нурия урынына, Шәмсия хәл итте дә куйды:
-И-и-и җаныем, яшь кешегә бер чакрым – нәрсә ул! Барыр, барыр, бармый ни, имә, җаныем? Гимнастика булыр үзеңә...

Менә шул. Дәресләр саны әллә ни күп түгел икән, атнага өч көн күрше авылга тәпиләргә тиеш булып чыкты Нурия.
-Апаңа иптәш булырсың - син дә бар! Ничу монда шалтай-балтай йөрергә, - дип, улы Наилгә дә приказны биреп куйды Шәмсия.
Әни сүзенә каршы әйтү гадәте юк иде бу йортта.

Әллә ни сүзчән булмаса да, шактый төпле үсмер икән бу Шәмсиянең “кырык тугызда тапкан” малае. Ике авыл арасын бергә-бергә күп таптадылар алар. Әнә шунда Нурия искитмәле бер яңалык ачты: Наил шигырьләр яза икән! Баштарак ул аны Нуриядән яшерергә тырышты:

-Каяндыр күчереп алган идем, авторын белмим, - дип, алдап та маташты әле...
“Мин сине яраткан шикелле,
Яратмам беркемне беркайчан,
Синең күзләрең шикелле
Күзләрне очратмам һичкайчан”...

Дәвамы бар

Гүзәл Әдһәм
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

16

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading