16+

Әниләре дә ялгыш үлем белән бакыйга күчә, кызы да...

Каршы капка ачылып ябылды. Гөлфая, шул капканың ни рәвешле ачылып ябылганыннан күршедә кем йөргәнен тоемлый. “Флүс! Кая җыенды икән, балакай?”

Әниләре дә ялгыш үлем белән бакыйга күчә, кызы да...

Каршы капка ачылып ябылды. Гөлфая, шул капканың ни рәвешле ачылып ябылганыннан күршедә кем йөргәнен тоемлый. “Флүс! Кая җыенды икән, балакай?”

Аш-су тирәсендә әвәләнгәндә бәйли торган алъяпкычын урындык терәгенә ыргытып, тиз генә урамга чыкты. Чәчләрен каплап, чөеп бәйләгән кызыл яулыгы килешеп тора үзенә - әллә яулык шәүләсе бит алмаларына төшеп алсуландырган, әллә кызу мичтән эссе капкан. Гөлфая, күрми калмыйм, дигән сыман, җитез хәрәкәтләр белән, бизәкләп эшләнгән тимер капкасын ачты да, озын урамның уртасына чыгып басты. Кешедән берни яшереп булмый – урман эчендәге бер урамлы авылда барысы да уч төбендә. Әнә бит, Флүс урамның аргы башына җиткән. Җитез дә соң үзе!

- Флү- ү- с! Кая киттең?
Башына ак кепка кигән, җыйнак гәүдәле, урта яшьләрдәге чибәр ир заты ялт итеп борылып карый.
- Монда гына, Гөлфая апа! Хәзер кайтам!
- Бәлешем өлгерә, озак йөрмә!
 Гөлфая, кабат аш бүлмәсенә керде, газ мичендә кызарып, авыз суларын китереп утырган бәлешен барлады. Кызлары, кияүләре, оныклары – барысы да монда җыела җәйләрен. Сыйларга кирәк!

...Балачагы шушы гүзәл авылда, урман эчендә узган ханымның уйлар уйлары, чагыштырыр вакыйгалары күп иде. Әтиләре үлгәч, әле Гөлфая нәни чагында, бирегә килеп урнашканнар алар. Туганнары тирәсенә алып килгән кызларын зирәк әнисе! Күршесе Финзилә белән гел бергә булдылар! Гөлфаяны язмышы башта читтә йөртте. Сату эшендә алдынгылыкны бирмичә хезмәт иткән еллары, үзенчә бер күңеллелек белән узган икән. Ире белән өч кыз үстерделәр. Үзеннән 12 яшь өлкән ире озак яшәп вафат булды. Инде менә кызлары, кияүләре, оныклары белән җәй саен бирегә кайтып мәш килеп яшәп яткан көннәре. Олы юл буйлап, урман эченнән барганда кинәт кенә калкып чыгучы, күкрәп үскән яшеллеккә төренгән авыл үзе оҗмах почмагы – тыныч, чиста һава, йөгерек чишмәләре челтери.

Әмма, шул хозурлыклар арасында сагыш яши! Финзилә белән Гөлфаяның серләре уртак иде - бер-берсенең күңел сызлауларына дару булдылар.   
Башындагы өермә уйлары, каршы күрше булып яшәгән ахирәт дусты – Финзиләнең язмышын актара. Флүс – Финзиләнең улы. Әй, бу гомеркәйләрнең агышы! Янәшәдә ургылган Ык суыдай иркен, гасабилы, дулкынлы. Бер минут эчендә әллә ниләр килеп чыга. Финзиләне генә алсаң да бер роман язып булырлык тормыш юлы узган бит! Бигрәкләр дә сагына Гөлфая дустын...Үзе сыман, бу якларның кабатланмас табигатен яратып, күрше-тирәләр өчен җан атып яшәде бит ул. Үлеме генә көтмәгәндә килеп чыкты... Нәселләрен әллә нинди бәхетсезлекләр урап торган аларның. Инде, моннан соңгы буыннар зыянламасыннар, йә Раббым! Озын җәйге көннәрдә, хәл җыеп капка төбендә утырырга яраталар иде. Берсендә: “Әй, дускаем! Бер дә бәхете булмаган әнкәемнең! Башта яшен сугып йортыбыз янган!

Әти күмерләнгән бүрәнәләргә утырып елаган да акча эшләргә читкә киткән. Дүрт баласын кочаклап калган әнкәем. Янгыннан соң, кем кертә - шуларда төн чыктык, аннары бер иске өйгә урнаштык. Мин үсмер бала идем инде - ул көннәрне бик яхшы хәтерлим! Әти үзе кайтмады, акчасы килгәләде. Апа кыз булып җитешкәндә әниебез үлеп китте! Мескенем, ашказаны авыртып җәфалангач, кемдер аксыргак тамыры сыгынтысын эчәргә киңәш иткән. Соң, агу бит инде ул! Аксыргак ашап атлар үлә торган булган! Әни, аптыраганнандыр инде, шуны ясап эчкән! 39 яшендә, азапланып, җирләр тырмашып җан бирде! Карап торып үтердек әнине!” – дип сөйләде Финзилә бер утырганда. 

Матур, эшчән хатын була Фәрзәнә атлы әниләре. Акча эшлим дип чыгып киткән иркәенең шахтада калып гарипләнгәненә хәбәр килә. Әти кеше кабат гаиләсенә кайтмый, мин кемгә кирәк дип уйлый һәм бөтенләйгә югала. Аны эзләтеп карыйлар, нәтиҗәсе генә күренми. Алай да, күрше авылдан шул якларда эшләп кайткан ирдән сүз килә - үзен-үзе әрәм итте ул, ди. Ирсез калып тормыш көтү, авыр эш Фәрзәнәнең саулыгын кимерә. Дару дигән төнәтмәне эчеп агулангач елый-елый эчен тотып ишегалды тузанында үрмәләп йөри. 

“Каласыз бит, балакайларым! Ничекләр яшәрсе-ез?” – дип балалары өчен ут йота.  
...Мәңге онытылмаслык хәсрәт булып күңелгә бикләнә ул афәтле көн. Интегеп җан биргәч, җирләү мәшәкатьләренә килеп терәләсең. Ләкин, йортта, әниләрен төреп җир куенына иңдерерлек чүпрәк кисәге табылмый. Мәетне сакларга кергән күрше карчыгы хәлне аңлый - өенә чыгып иске күлмәген алып керә. Шуңа төрәләр кадерле әниләрен... Ана китсә барлы-юклы бәрәкәт тә китә инде. Фәрзәнә апа үлгәч, 12 яшьлек Финзиләне, авылның бер кешесе юллап, Казанга бала караучы итеп урнаштыра. Әй, сагына инде туган ягын Финзилә, әй елап карый! Көн саен күз яшенә манчылып, ябык гәүдәсе белән өч яшьлек таза малайны күтәреп елап йөрүче кыз кызганыч була. Хуҗалар, кызны сагыштан үләр, дип куркып, кесәсенә бер сум акча салалар да, үз якларына кайта торган пароходка утыртып җибәрәләр. Коры сөяккә калып, боегып кайтып керә кыз туган ягына. 

 ... Гөлфая, кайнаганын белдереп сызгырган чәчәкле чәйникне сүндерде. Табынга ризыклар тезә-тезә йөгерек уйлары аны янә еракларга алып киттеләр...
Финзилә, туган ягына кайту шатлыгыннан колхоз кырларында кара тир тамызып эшли башлый. Тик кызганыч - бәхете ташка үлчим булып чыкты тырыш кызның – димләп кияүгә барган ире – Фәйзетдиннең холкы бик дуамал булды. Хәтерли, Гөлфая ул ир затын, бик яхшы хәтерли. Эчеп алса бер кешегә дә көн булмады. Күзенә ак-кара күренмәде инде мәрхүмнең. Китүе дә адәмнәрчә булмады – 50 яшьләре тирәсендә мунчага кереп асылынды. Язмышлар кабатланмый дип әйтеп карагыз шуннан соң – Финзиләнең әтисе дә үз-үзенә кул сала бит! Авыл халкы шау иткән иде ул чакта! Бер гаилә сыман яшәгән авылдашлар арасында ирнең мордар китүе белән килешмәүчеләр булды. Икенче яктан Финзиләне кызгандылар. “Әз булса да тынычлап яшәсен!” – диделәр. Әз булды шул Финзиләнең калган гомере, һай әз булды!

Иреннән соң алты ел гына яшәде - газиз балаларын калдырып китте дә барды. Һаман да шул бер сәбәп – тормышны алып барырга кирәклеге башына җитте. Аның ябык иңбашына менмәгән бер йөк тә калмады - малын асрагач азыгын да әзерләргә кирәк. Сыерның сөте – телендә, сенаж ашагач сөте тәмле, куе була. Флүс, апалары янына, Яр Чаллыга кунакка киткән көннәр иде ул. Чатнап торган кышта, капчыклар алып ферма тирәсендәге сенаж базына төшеп китте Финзилә. Тирән иде сенаж чокыры. Финзилә, шул уентыкны тагын да казып эчкәрәк керде - анда кукуруз әйбәт, хуш исле! Ике капчыкны тутырып чыгарып куйды, өченчесенә керде. Кинәт кенә, өстәге карлы-бозлы авыр катлам Финзиләнең өстенә ишелеп төште. Эһ, дип әйтергә өлгерде микән хатын? Бәлкем минутында җан бирмәгәндер дә әле, тилмереп, кычкырып яткандыр... Ичмасам, берәрсен иптәшкә алып бармаган – казып чыгарган булыр иде, диештеләр соңыннан. Тере килеш күмелүдән шикләнеп яши иде Финзилә – шул рәвештә китеп барды. “Ахирәткәем! Бу үлем дигән нәрсә ник килә икән? Кеше тумасын, үлем булмасын иде! Мәрткә китүчеләрне кызганам, тере килеш җирләрләр дип куркам!” – дип әллә ничә тапкыр әйткәне була. Ник шул кадәр үлемнән курыкты икән?

Әллә, Ходай, ятып чирләп үлмәсен, дип шушындый кинәт үлем бирдеме аңа? Финзиләнең юкка чыкканын ул көнне кеше белми дә калды – кышларын бер урамлы авылда йөрүче әз, суыкта өйдә утыралар. Көне буе диярлек шул чокырда ята ул. Ярый әле, колхозда эшләүче бер егет, базга сенажга килгән. Ишелеп төшкән бозлы, балчыклы кантарларны актарып малларга ризык төягәндә, сәнәгенә канлы кызыл яулык эләккән! Аннары, бияләй кигән куллар күренгән!.. Егет, хәле китеп фермадагы ирләрне чакырган. Казып алганда Финзиләнең гәүдәсе тораташ каткан була инде. Үз аяклары белән чыгып киткән Финзиләкәйне ат чанасына салып алып кайталар. Китә елаш, китә уфтану...Янә язмыш кабатлана! Әниләре Фәрзәнә дә ялгыш үлем белән бакыйга күчә, кызы да...

Кар ерып кайтты Гөлфая җан дустының җәсәденә. Күз яшьләре акты да акты. Кем белән серләшер, кем белән җиләк-бөрлегәннәр, дару үләннәре җыярга Ык буе әрәмәләренә төшәр? Финзиләне алыштырырлык кеше юк. Әле дә бик сагына ахирәтен. Ямьле җәйдә, ишегалды тутырып туган көненә кунаклар җыйган хатынны, кышкы бураннарда юк булыр дип кем белгән?! Югыйсә, көз көне генә, Гөлфая белән икесе сенаж базына барганнар иде. Күбрәк алып кайтыр өчен җан тырмашып, капчыкка сенаж дыңгычлаган дустын, авыр күтәргәне өчен, шелтәләп тә алды әле...Менә хәзер берни кирәк түгел...Бер мизгел адәм баласының гомере... 

Әнисен озатканда Флүснең елаулары! Әле өйләнергә дә өлгермәгән иде бит, балакай!  Гөлфая, Финзиләнең төсе итеп, кар астыннан чыккан канлы кызыл яулыгын үзенә алды. Шикләнмәде, җирәнмәде - әйбәтләп юды да башына япты. Шул көнне үк төшенә елмаеп керде ахирәте! Менә шул яулык әле дә башында!
СөбханАллаһ, бәлеше дә матур гына булып пешеп чыкты! Гөлфая, кызлар җитезлеге белән, сырлап ясалган бәлешнең капкачын ачты да кайсыдыр бүлмәләргә, бакчага таралган балакайларына эндәште. Бәлеш исе тиз җыйды аларны! Гөрләшеп, көлешеп өстәл тирәли җайлаштылар. 

Урман эчендәге авылның иң матур йортының капкасы җырлап ачылды. Ак кепкасын кыңгыр салган ир елмаеп, гел гөлләрдән торган ишегалдына узды. Кызыл яулыгын кыйгачлап япкан Гөлфая ишек ачты. Флүс, үзен монда көткәннәрен бик яхшы белә...

Фәридә Ибраһим.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading