Гимназияне алтын медальгә тәмамлаган Нурзилә, иптәш кызы Айсылу белән бергә КДУның көндезге бүлегенә укырга кереп, киләчәген икътисадчы һөнәренә багышларга хыялланган иде. Кырыс холыклы, кысмыр үги әтисе Рашат: “Балигъ булганчы, минем җилкәне кимереп яттың, инде үзең эшләп ашарга вакыт!” – дип, мизгел эчендә җитү кызның язмышын үзе теләгән якка борып куйды.
Эш табу мәсьәләсе көтмәгәндә уңай хәл ителде. Әнисе Хәтимәнең яңа оешкан район хакимиятендә икътисад бүлеген җитәкләүче Хәкимә апасы зирәк кызны үз канаты астына сыендырды. Җирлек кадрлар кытлыгыннан интеккәнгә күрә, өметле яшьләрне төрле яклардан чакырып кайтарып, төзелеп кенә килгән хакимият органнары структураларында эш белән тәэмин иттеләр. Районга бирелгән квота ярдәмендә, биредә бик кирәкле белгечлекләрне күздә тотып, яңа эшкә керешкән егет-кызларны Казан, Мәскәү вузларының читтән торып уку бүлекләренә урнаштырдылар.
Икетуган апасының ишле гаиләсендә Нурзиләгә җылы почмак табылды. Тырыш, зиһенле кыз районның пенсия фондында эшкә кереште. Кешеләр белән уртак телне тиз тапты, һөнәренең нечкәлекләренә төшенергә тырышты. Яшьлек дәрте ташып торган, зур соры күзле, нечкә билле, сылу гәүдәле, уртача буйлы, оялчан карашлы Казан кызы егетләр күзе төшмәслек түгел иде. Хезмәттәше Алсу белән клубка чыккан кичтә, сөйкемле төс-кыяфәтле, кара мыеклы шофер егет Айзат озата кайтты. Кыз белән ир-егетнең дәртле күңелләрендә дуслык җепләре ялганып килгән мәлдә, туташның әнисе Хәтимә кайтып төште. Табын янында чөкердәшеп чәй эчеп, сөйләшеп-серләшеп утырган чагында, бердәнбер кызының кем белән очрашып йөрүен белеп алганнан соң, аны утлы табада биетте.
“Надан көтүче малаена кияүгә бирергә тәрбияләп үстермәдек без сине! Таңнан торып, кара халат киеп, абзар чистартырга, резин калош сөйрәп, көтү куарга җыенасыңмы? Азгын атасының гомер буе хатыны өстеннән йөргәнен, улының моңарчы өйләнеп аерылуын, ике баласына алимент түләвен беләсеңме соң? Ул әрсез мокытның синең яныңда эзе дә булмасын! Мин әйткәнне генә аңламасаң, атаң кайтып, буран уйнатыр, кемнең кем икәнлеген икегезгә дә әйбәтләп төшендерер”, – дип кырт кисте.Үгиенең дуамаллыгыннан шүрләгән Нурзилә, ялгыз җанына җылылык биреп торучы Айзатны, саф хисләренә каршы килеп, кире кагарга мәҗбүр булды. Тәүге сөю уты кабынган яшь йөрәккә әмер биреп буламы соң? Кыз төннәрен мендәр чылатып чыкты.
Төп эшеннән аерылмыйча укып, диплом яклаган язда, Нурзилә Казанга кайтып, белгечлеге буенча эшкә урнашу бәхетенә тиенде.
Университетның юридик факультетын тәмамлаган, чем кара күзле, өлгергән шомырттай кара чәчле, ачык йөзле, төз нараттай зифа буйлы, күзлекле Ринат белән очраклы рәвештә банкта таныштылар. Ярты ел чамасы очрашкач, егет кызны әти-әнисе белән таныштырырга туган авылына алып кайтып, оятка калды. Хуҗалык рәисе булып эшләүче әтисе Рушан Халикович ул кичтә лыгыр исерек иде.
Өйдә буй җиткезгән уллары, хәтта чит кеше бар дип уңайсызланып тормады, кара тутлы, дулкын чәчле, моңсу йөзле хатыны Зөлфияне кемнәндер көнләп, авыр сүзләр әйтеп рәнҗетүдән, хәтта сугып җибәрүдән тайчынмады. Авылда күргәннәре турында дөресен сөйләп биргән кызына Хәтимәнең җавабы ультиматум булып яңгырады:
– Бәхетсез буласың килмәсә, ул егет белән араңны өз! Анасына карап, кызын, атасына карап, улын коч, – диләр, кызым. Өендә хатын-кызга карата хөрмәт, җылы мөнәсәбәт күрмичә үскән Ринатка кияүгә чыксаң, гомер буе кагылып-сугылып, ачы күз яше түгеп, интегеп яшәрсең. Тәртипсез гаилә белән туганлашырга башыбызга тай типмәгән!
Әнисенең таләбенә буйсынырга кечкенәдән өйрәнеп үскән Нурзилә, икенче мәртәбә сизгер йөрәгеннән сөю гөлен төбе-тамыры белән йолкып атарга, төннәрен кайнар яшькә чыланган ялгыз мендәрен кочаклап ятарга мәҗбүр булды.
Еллар бер-бер артлы узды. Нурзиләгә егерме тугыз яшь тулды. Башы-аягы белән яраткан эшенә чумып, карьера баскычыннан шактый югарыга үрмәләгән директор урынбасары белән танышырга-кавышырга өметләнеп, хезмәттәшләре, танышлары арасында елмаеп сүз кушучылар булгаласа да, кат- кат авызы пешкән туташ, ир-егетләрнең игътибарына әһәмият бирмәде. Ул чын мәхәббәткә ышанмый иде.
Олыгаеп килүче Хәтимә, таныш-белешне, туган-тумачаны эшкә җигеп, сазаган кызларына киләчәге өметле, бай кияү сайлау белән мәшгуль булды. Җирдән эзләгәне күктә табылды. Җирнең җәннәт почмагыдай нурлы, җылы Һинд океаны куенында иркәләнеп ятучы Мальдив утравына сәяхәткә китеп барганда, Хәтимә белән Нурзиләнең алагаем зур очкычтагы урыны башкалада танылган эшкуар Илмасныкы белән янәшә туры килде. Кызгылт керпе чәчле, табак битле, кысыграк яшькелт күзле, карсак буйлы, юантык гәүдәле егетнең тышкы кыяфәте әлләни мактанырлык булмаса да, ап-ак тигез тешләрен җемелдәтеп ихластан елмаюы һушыңны алырлык иде.
Җитмәсә, юмарт, кайгыртучан булып чыкты. Биш йолдызлы отельдә янәшә номерларда яшәделәр. Егет яңа танышларын затлы ресторанга чакырып сыйлады, экскурсияләргә барганда, чыгымнарны үзе күтәрде, кыйммәтле бүләкләргә акчасын кызганмады. Нурзиләдән бигрәк, бердәнбер кызы утырып кала дип борчылган Хәтимәнең күңеле мәтәлчек атты. Егетнең яше кырык ягына авышкан булса да, әлегәчә буйдак икән. Тырышлык куеп, төшемле үз бизнесын булдыруы ни тора! Шәһәр читендәге байлар бистәсендә ике катлы зур йорты, берничә миллион сумлык кәттә машиналары, җыйнак кына яхтасы булуы турында сөйләп кенә калмады, затлы айфоныннан фотоларын күрсәтүне кирәк санады. Әти-әнисе Әлмәттә яши, икесе дә лаеклы ялда икән.
Ун көнлек күңелле ял күз ачып йомган арада узып китте. Егет белән кыз телефон номерларын алмаштылар, Казанга кайткач, очрашырга сүз куештылар. Ана белән кызны лайнерга утыртып, Россиягә озаткач, эшмәкәр егет Италиягә очты. Анда яңа контрактларга кул куеп, эшләрен тиз арада җайлап, шат күңел белән Казанга кайтып төште. Моңарчы өй белән эштән башканы белмәгән Нурзиләнең моңсу йөзенә кот кунды. Уңай үзгәрешләрне сизеп алган якын дусты Айсылу җайлап кына сораштырырга кереште. Нурзилә яңа танышы белән үзара мөнәсәбәтләре хакында бик ачылып китмәсә дә, Айсылу тиздән дускаеның башлы-күзле булырга мөмкинлеген дөрес чамалаган икән. Ике яктан әти-әниләр үзара очрашып, киңәш-табыш итешкәч, тимерне кызуында суктылар. Зурдан кубып уздырылган туй мәшәкатьләрен исән-имин ерып чыккан яшь пар Мәрмәр диңгезгә туй сәяхәтенә барып кайтты.
Иренең болындай иркен коттеджына тулы хокуклы хуҗабикә булып күченгәч, нилектәндер Нурзиләнең күңелендә ямансу бушлык хасил булды. Акыллы хатын хисләрен тышка чыгармады, артыгын сөйләмәде, гаиләдәге серләрне чит-ятларга чәчмәде. Тыштан караганда тормыш көйләнгән иде. Икесе дә яраткан эшләренә йөрделәр, парлашып кунакка бардылар, затлы яңа җиһазлар, модалы кием-салым сатып алдылар. Чираттагы ялларын төрле илләрнең затлы курортларында уздырдылар. Бәйрәмнәрдә дуслары белән җыелышып пикникка чыктылар. Әти-әниләренең хәлен белештеләр, кирәк булганда, ярдәмләштеләр. Бай тормышлы иркен йортта тулы бәхет өчен сабыйларның шат авызлары, чыр-чуы гына җитми иде.
Беркөнне Нурзилә яшьлегендә янып сөйгән егете Ринатны төшендә күреп, ихластан елмаеп уянды. Озын буйлы, алсу битле, ягымлы йөзле, чем кара күзле, тәмле телле, оялчан карашлы сөйгәне, аны җылы кочагына алып, алсу битләреннән, куе керфек очларыннан, сусыл уймак иреннәреннән, көзге алмалардай тулышкан тыгыз күкрәкләреннән назлап үбә, имеш. Татлы төше тәэсиреннән арына алмыйча, наз сорап сулкылдаган тәнен иркәләп, үзенә ләззәтле минутлар бүләк итүенә өметләнгән хатын, янәшәсендә гырлап йоклап яткан иренә сарылды.
Хәләленең үзен бүген дә тупас кына төртеп җибәрүенә хәтере калган бичә, сәерсенеп күзләрен ачкан мәлдә, иренең кызгылтсу сары йон каплаган күкрәген, таудай кабарып торган юан корсагын, коңгырт сипкелле табак битендәге куе саргылт кашларын күреп, ирексездән йөзен чытты. Галәмәт көнче, үтә дә вакчыл, хатын-кызның нәфис тәненә генә түгел, сизгер җанына сак кагылу кирәклеге турында уйлап та карамаучы Илмасны моңарчы да яратмавына, беркайчан да ярата алмаячагына төшенеп, күзләренә ачы яшь бөялгән мәлдә, әнисе карынында яңа гына җан иңгән гөнаһсыз сабые, ризасызлык белдереп, сак кына кыймылдап куйды...
Хәмидә Гарипова.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар