16+

Дәүләт Думасында шашлык амнистиясе үткәрергә тәкьдим ителгән

Дәүләт Думасында россиялеләргә дачада шашлык кыздырган өчен штраф салмаска тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт Думасында россиялеләргә дачада шашлык кыздырган өчен штраф салмаска тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков ("Новые люди" партиясеннән) россиялеләргә дачада күчереп йөртелә торган мангалларда ризык әзерләгәне өчен штраф салмаска, шулай ук «шашлык амнистиясе» кысаларында элек ачылган административ эшләрне ябарга тәкъдим иткән. Мондый инициатива белән депутат гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренковка мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә «Москва» мшгьлүмат агентлыгы.

«Гражданнарның бакча яки бакча җир участокларында ябык күчереп йөртелә торган мангаллар кулланып пешергән өчен штрафларны гамәлдән чыгару мөмкинлеген карарга кирәк дип саныйм», — диелә мөрәҗәгатьтә. Бу штрафларны гамәлдән чыгару россиялеләргә һич курыкмыйча гаилә белән вакыт үткәрергә мөмкинлек бирер иде, дип өстәгән ул.

Инициативаны тормышка ашыру өчен Россия Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертергә кирәк, алар гражданнарны янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килгән ябык күчереп йөртелә торган мангаллар куллану өчен җаваплылыкка тарту мөмкинлеген булдырмас иде.

Автор шулай ук ябык мангалаларда ризык әзерләгән өчен административ җаваплылыкка хөкем ителгән Россия гражданнарын җәзадан азат итәргә һәм моңа охшаш эшләр буенча элек түләнгән штрафларны капларга тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта Россиядә ачык ут кулланганда һәм мангалларда, кыздыру урыннарында учаклар кабызганда шашлык әзерләгән өчен 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Шул ук вакытта хәзер күп кенә россиялеләр ябык күчереп йөртелә торган мангаллар кулланалар, аларның утлары тиз янучы әйберләргә эләгә алмый. Аларны куллану кагыйдәләрен парламентарий карарда аерып куярга тәкъдим итә.

Бу хакта кычкырып әйтмәсәләр дә, интернет челтәрендә әйләнә-тирәгә зарар китерми генә шашлык кыздыру ысуллары турында файдалы киңәшләр бар. Мисал өчен, учак якмый гына, алдан әзерләнгән күмердән файдаланырга, аны да махсус ял итү урыннарында гына кулланырга була диелгән. Ял итү урыны су буендагы комлык булса тагы да яхшы. Әлбәттә инде, кыздыру урынын комлыкны бераз казып, тирәнгәрәк урнаштыру кулай булачак. Янында һәрвакыт кеше торса, шулай ук алдан әзерләнгән су торса тагы да әйбәтрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading