16+

Агроном Ганичкина уңышны кыраулардан ничек коткарырга икәнен аңлаткан

Урамда суык, кырау төшү куркынычы зур.

Урамда суык, кырау төшү куркынычы зур.

Агроном Октябрина Ганичкина “Вечерняя Москва”га уңышны "салкын үлемнән" ничек коткарырга икәнлеген сөйләгән. Аның сүзләренчә, уңышны саклап калу өчен су сибәргә һәм өсләрен тукыма белән ябарга кирәк. “Күпләр инде кишер, яшел тәмләткечләр, салатлар, борчак, чөгендер утырттылар. Бу үсемлекләрнең барысы да инде җирдә утыра. Әгәр бакчачылар үсентеләрне тизрәк тишелсен өчен тукылмаган ак материал белән каплаган булсалар, куркырлык нәрсә юк, - дип ышандыра белгеч. – Әгәр дә түтәлләр ябылмаган икән, су сибәргә һәм аларны капларга кирәк. Үсемлекләр әле тишелмәгән икән, аларга төнге кыраулар куркыныч түгел. 

Бакчачылар берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрне, мәсәлән, космея һәм лаватера утырткан булсалар, бу үсентеләргә шулай ук салкын су сибәргә һәм тукылмаган ак материал белән капларга кирәк, дип киңәш итә белгеч.

“Мин нәкъ шулай эшләдем, бүген иртән тикшердем: чәчәкләр яшел төстә, алар белән бернәрсә дә булмаган”, – дигән Ганичкина. Аның фикеренчә, салкынча һава торышы чәчәк атучы куаклар һәм агачлар өчен куркыныч тудыра. Шуңа да карамастан, аларны да үлемнән коткарырга мөмкин. “Иң куркынычы – төнге бик түбән булмаган минуслы температуралар түгел, ә җил. Ул чәчәк атучы җиләк-җимеш культураларына күбрәк тискәре йогынты ясый. Ләкин бик күп җылы көннәр булды, җир җылынып өлгерде. Әгәр дә сез вакыт-вакыт агачларга һәм куакларга су сибәсез икән, чәчәк атучы чия һәм сливаларны коткарып булачак” дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading