16+

“Черек бәрәңгеле авыр капчык “асып йөрүдән ни мәгънә?”

Кадерле укучым, сине үпкәләтү, чыгырыңнан чыгару җиңелме? Берәрсе урынсызга тәнкыйтьләсә, җитәкчеңә кереп әләкләсә, хезмәттәшләрең алдында шәхесеңне кимсетсә, нишлисең?

“Черек бәрәңгеле авыр капчык “асып йөрүдән ни мәгънә?”

Кадерле укучым, сине үпкәләтү, чыгырыңнан чыгару җиңелме? Берәрсе урынсызга тәнкыйтьләсә, җитәкчеңә кереп әләкләсә, хезмәттәшләрең алдында шәхесеңне кимсетсә, нишлисең?

Кара эчле, мәкерле бәндә, хәләл хатыныңа йә иреңә юкны бар итеп, күрмәгәнне – күрдем, ишетмәгәнне – ишеттем дип сөйләп, арагызны бозарга маташса, ачудан кайнап чыгасыңмы? 

Күрәләтә яла яксалар, абруеңны саклап калу өчен, акланырга керешәсеңме? Әллә ачуыңны китерүчене сугып егасыңмы? Ипи шүрлегенә берне менеп төшәсеңме? Көн иткәндә, безне чыгырдан чыгарырлык төрле четерекле хәлләр булып тора. Калын тиреле бәндәләрнең моның ише вак- төяккә мыек очындагы бер төге дә селкенми сыман. Икенче берәүләр, үзен кимсетергә маташучыга аты-юлы белән сүгенеп, чертләтеп җиргә төкерә. Көчлерәк холыклысы, үзен рәнҗетергә маташучыга үтергеч караш ташлап, мыскыллы елмая һәм горур башын югары тотып, яныннан узып китә. Җимергеч энергияле яман сүзләрне ишетсә дә, ишетмәмешкә салышучылар, колак яныннан гына уздырып җибәрүчеләр бар. Эмоциональ натураларның усалраклары, хисләрен йөгәнли алмыйча, кара-каршы кычкырыша башларга, ут чыгарып талашырга мөмкин.

Тәрбияле, зыялы, нечкә тоемлы, хисчән кешеләр хаксызлыкны бик авыр кичерә. Начар сүзләр ишетүгә, күзләре мөлдерәмә яшькә тула. Кеше алдында кычкырып еламасалар да, аларның күңелләре сыкрый, җаннары бәргәләнә. Чарасызлыктан сулулары каба, йөрәкләре сикерә, кан басымнары күтәрелә. Кайберәүләр тораташтай катып кала, шок халәте кичерә.Үзләренә ягылган яланы, даими кимсетелүне, хаксызга рәнҗетелүне күтәрә алмыйча, авырып урынга егылучыларны, хәтта үз-үзенә кул салучыларны беләм. 

Психофизиологлар фикеренчә, һәр сүзнең энергиясе бар. Начар сүз – кара энергия җимергеч көчкә ия. Аның тәэсиренә бирешмәү өчен, төрле саклану механизмнары бар. Көн буе кәефсез хасталар белән аралашырга мәҗбүр табиблар, эштән кайткач, душта коена, чабына- чабына мунча керә. Чирлеләрне өшкерүчеләр, сеанслардан соң, догалар укып, гәүдәләрен сыпыра.

Күңелең кителгәнне сизсәң, негатив эмоцияләрне тиз арада юып төшерү өчен, суда коенып чыгу, паркта йөреп керү, табигать матурлыклары белән хозурлану, бакчада физик эш эшләү, талгын музыка тыңлау, ритмик бию, гимнастика ясау, кызыклы эчтәлекле китап яки догалар уку, медитация белән шөгыльләнү, позитив фикер йөртүче, шат күңелле дустың белән чәй эчү һ.б.шундый гамәлләр кылу тетрәнү халәтеннән тартып чыгарырга булыша. Иң мөһиме: үз эчеңә бикләнүдән саклан! Шундыйларның хәле яман. Кемнәндер ишеткән яман сүзләрне, тискәре фикерләрне кат-кат күңелдән кичереп, эчтән борчылып йөрү аеруча куркыныч. Ачу саклап, үч алу планы корып, әллә кайчан булып узган күңелсез вакыйгаларны, низагларны кабат-кабат искә төшереп, кара коелып йөрүчеләр, гадәттә, чиргә сабыша. Мондый аянычлы хәлләргә тарымау өчен, нишләргә кирәк соң? – дигән урынлы сорау туа. Тормыштан алынган берничә очрак турында язып үтәм. Нәтиҗәсен үзегез чыгарырсыз, дип өметләнәм.

Беренче очрак. Мәдрәсәдә дәрес барган чакта, бер юньсез исерек бәндә сыйныф бүлмәсенә бәреп кереп, шәкертләре алдында хәлфәгә сүгенеп кычкырына, аңа начар сүзләр әйтеп кимсетә башлый. Ул чыгып киткәч, шәкертләрнең берсе: ”Хөрмәтлем, сез аны пыр туздырып сүгеп, нигә җилтерәтеп чыгарып җибәрмәдегез? Көчегез җитә иде бит. Без дә ярдәмгә килер идек. Нигә тыныч кына читтән карап тордыгыз?”- дип сорый. Хәлфәнең җавабы үтә гади, әмма гыйбрәтле була. “Нәҗескә кагылмадым. Шуңа бер җирем дә буялмады. Бу кызганыч бәндә үз шакшысын миңа яга алмады, үзе белән алып чыгып китте”, – ди. 

Икенче очрак. Мөгаллим янына укучысы килә. “Сез һәрвакыт зирәк, яхшы кәефле, беркайчан да беркемгә дә ачуыгыз чыкмый. Миңа да сезнең кебек сабыр, тыныч холыклы булырга булышсагыз иде. Мондый күркәм сыйфатларга ирешү өчен, нишләргә?” – дип, акыллы киңәш сорый. Укытучы аңа ярдәм итәргә ризалык бирә. Үсмергә өеңнән буш капчык һәм бәрәңге алып килергә куша. “Әгәр кем булса да ачуыңны чыгарса, кулыңа бер бәрәңге ал. Шуның бер ягына начарлык кылучының исемен, икенче ягына үзеңнекен чокып яз да бәрәңгене капчыкка сал. Һәр очракта шулай эшлә. Бер шартны үтәү мәҗбүри: син бу капчыкны һәрдаим аркаңа асып йөрергә тиешсең”, – дип кисәтә.

Төрле конфликтлар туып тора, бәрәңгеләр өстәлә бара. Капчыкны җилкәдән төшерми йөртү, көннәр узган саен кыенлаша. Капчыкка салган бәрәңгеләрнең беренчесе лайлалы тышча белән каплана, икенчеләре үри, борын төртә, озын үсентеләр җибәрә, хәтта чәчәк ата башлый. Иң җайсызы – капчыктан борынны ярып керә торган сасы, укшыткыч ис аңкый. Укучы янәдән укытучысы янына килә. “Бу капчыкны асып йөрү үтә дә кыенлашты: ул нык авырайды, җитмәсә, бәрәңгеләр бозылды. Башка берәр нәрсә тәкъдим итче! – ди. Укытучы, укучысына мөлаем елмаеп, сабыр гына: “Кемгәдер ачуланып, үч саклап йөргән чагыңда, усалланганда, рәнҗегәндә, синең күңелеңдә дә бу капчыктагы кебек, начар якка үзгәрешләр башлана. Әүвәлеге мәлдә син аны сизмисең. Күңелеңдә хасыйл булган авыр ташны йөртү көннән-көн авырая бара.

Тора-бара ташлар күбәя, хәлең кыенлаша. Кылган гамәлләрең гадәткә әйләнә. Гадәтең – яман холыкка әверелә. Ә начар холкың исә сине түбәнлеккә таба сөйри, “сасы исле” бозыклыкка илтеп җиткерә. Бәхетсезлеккә тарымау өчен, җилкәңдә авыр йөк йөртмәү дә җитә, – дип әйтә. -Озаклап бәрәңгеле капчык күтәреп йөрергә мәҗбүр итеп, мин сиңа күңелгә җыелган ачуның нәрсәгә китерәчәген аерым бер тормышчан мисалда аңлатырга тырыштым. Киләчәктә кем булса да хәтереңне калдырырга маташса, яки үзең кемнеңдер ачуын чыгарсаң, тирәнтен уйлап кара. Саф күңелеңне каралту – аңа авыр таш тутыру кирәкме сиңа? “Черек бәрәңгеле авыр капчык “асып йөрүдән ни мәгънә?” 

Ә сез ничек уйлыйсыз, дусларым? Узган гасырда яшәгән мөхтәрәм мөгаллимнәр хаклымы? Киңәшләре бүгенге тормышта кулланырга яраклымы?  

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading